Андрей Платонов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Андрей Платонов
Андрей Платонов.jpg
Андрей Платонов
Псевдонимнар: Платонов
Туу датасы: 28 август 1899(1899-08-28)
Туу урыны: Воронеж, Русия империясе
Үлем датасы: 5 гыйнвар 1951(1951-01-05) (51 яшь)
Үлем урыны: Мәскәү, ССРБ
Ватандашлык: Русия империясе, ССРБ
Эшчәнлек төре: прозаик
Иҗат итү еллары: 1919-1951
Жанр: романнар, повестьләр, хикәяләр
Иҗат итү теле: Урыс теле
Дебют: 1921

Андрей Платонов (чын исеме Андрей Платон улы Климентов; 1899 елның 28 августы, Воронеж1951 елның 5 гыйнвары, Мәскәү) — урыс совет язучысы һәм прозаигы.

Биография[үзгәртү]

Балачак һәм яшьлек[үзгәртү]

Андрей Платон улы 1899 елның яңа стиль буенча 28 августында Воронеж шәһәренең Ям бистәсендә туа.

Әтисе — Климентов Платон Фирс улы (1870-1952) паровоз машинисты һәм Воронеж тимер юл һөнәрханәләрендә слесарь булып эшли. Аңа ике тапкыр (1920 һәм 1922 елларда) Хезмәт Батыры исемен бирәләр, ә 1928 елда ул партиягә керә. Әнисе — Лобочихина Мария Василий кызы (1874/75-1928/29) — сәгать остасы кызы, унбер бала анасы. Андрей гаиләдә иң өлкән бала булган, ә Мария Васильевна һәр ел диярлек бала тапкан. Шуңа күрә Андрей энекәш һәм сеңелкәшләрен тәрияләүдә, соңрак аларны туендыру, өс-башын карауда катнаша. Климентов-Платоновның ата-аналары Воронежның Чугун зиратына күмеләләр.

1906 елда Андрей чиркәү-мәхәллә мәктәбенә укырга керә. 1909 елдан алып 1913 елга кадәр шәһәрнең 4-сыйныфлы мәктәбендә белем ала. 1913 елдан (төгәл билгеле түгел, 1914 елның язы булырга мөмкин) 1915 елгача ялчы, «Россия» саклау җәмгыяте конторасында «малай»; полковник Бек-Мармарчевның Усть имениесендә локомобиль машинисты ярдәмчесе булып хезмәт куя. 1915 елда трубка заводында литейщик булып эшләве мәгълүм. 1915 елның көзеннән алып 1918 елның язына кадәр исә ул Воронежның төрле һөнәрханәләрендә эшче була.

Кызыл Армиядә хезмәт. Үз һөнәре буенча эш. Әдәби эшчәнлек башлануы[үзгәртү]

1918 елда Андрей Климентов Воронеж политехника институтының электротехника бүлегенә укырга керә; Көньяк-Көнчыгыш тимер юлларының төп революцион комитетында, «Тимер юл» журналы редакциясендә хезмәт итә. Ул гражданнар сугышында фронт корреспонденты сыйфатында катнаша. 1919 елда берничә газетада шагыйрь, публицист һәм тәнкыйтьче буларак, үзенең әсәрләрен нәшер итә. 1919 елның җәендә «Воронеж ныгытылган районының Саклык Шурасы Хәбәрләре» газетасының корреспонденты булып, Новохоперскта була, шуннан соң Эшче-Крестьяннарның Кызыл Армиясенә алына. Көзгә кадәр хәрби паровозда машинист ярдәмчесе булып эшли; аннары Махсус Билгеләнешле Частьта (рус. Часть Особого Назначения-ЧОН үз теләге буенча тимер юлчылар отрядында рядовой укчы булып хезмәт итә. Воронеж астында ике тапкыр генерал Шкуро белән бәрелештә катнаша.

1920 елның языннан 1921 ел ахырына кадәр Андрей Платонов РКП (б) әгъзасы була, әмма 1921 ел ахырында фиркадан чыга. 1920 һәм 1921 елларда Воронежның Пролетар Язучылар Берлеге идарәсенең вакыты составында була. 1921 елның җәендә еллык губерний партия мәктәбен тәмамлый. Шушы ук елда аның иң беренче китабы — «Электрификация» брошюрасы чыга, шулай ук «Шигырьләр» коллектив җыентыгында аның шигырьләре нәшер ителә. 1922 елда язучының улы Платон туа. 1922 елда Краснодарда Платоновның шигырьләр китабы — «Зәңгәр төпкел» (рус. "Голубая глубина") басылып чыга. 1923 елда исә Валерий Брюсов бу җыентыгына карата үзенең уңай фикерләрен белдерә. 1922 елда Платонов Җир бүлеге каршындагы гидрофикация буенча губерния Комиссиясе рәисе итеп билгеләнә. 1923 елдан алып 1926 елга кадәр губерниядә инженер-мелиоратор һәм авыл хуҗалыгын электрләштерү буенча оста булып эшли.

1924 елның язында ул Беренче Бөтенрусия гидрологик корылтайда катнаша, ул вакытта язучыда туган ягын гидрофикацияләштерү проектлары барлыкка килә. Шул ук вакытта, 1924 елның язында ул РКП (б) га керү өчен яңадан гариза яза, ләкин фиркага керә алмый.

1925 елның июнь аенда Платоновның В. Б. Шкловский белән беренче очрашуы була. Нәкъ шушы елларда язучы фамилиясен Климентовтан Платоновка үзгәртә.

1926 елда «Елифан шлюзлары», «Эфир тракты», «Градов шәһәре» кебек әсәрләр языла, һәм әкренләп Платоновның революция китергән үзгәрешләргә карашы аларны кабул итмәүгә кадәр үзгәреп бара.

Репрессияләр[үзгәртү]

1931 елда Платоновның «Җитәрлек итеп» (рус. "Впрок") әсәрен Александр Фадеев һәм Иосиф Сталин каты тәнкыйтьлиләр. Моннан соң озак вакыт язучы кыенлыкта була, бары РАПП үзе таратылгач кына күпмедер дәрәҗәдә җиңеллек бирелә. 1934 елда исә Платонов Урта Азияга язучыларның коллектив сәфәрендә була — бу инде аңа ышанмаучылык билгесе булып торган. Төркмәнстаннан язучы «Такыр» хикәясен язып кайта һәм эзәрлекләү тагын башлана: Правдада (1935 ел, 18 гыйнвар) әсәр турында каты мәкалә басыла, моннан соң журналлар Платонов текстларын алмый башлыйлар, кабул ителгәннәрен кире кайтаралар. Ләкин 1936 елда барыбер берничә әсәре — «Фро», «Үлемсезлек», «Өяз бакчасында балчык өй», «Өченче угыл», «Семён» хикәяләре, 1937 елда «Потудань елгасы» повесте басыла.

1937 елның маенда язучының 15-яшьлек улы — Платон кулга алына. Ул 1940 елның көзендә әтисе тырышлыгы аркасында гына кире кайта, әмма туберкулёз белән каты авыру була. 1943 елның гыйнварында Андрей Платоновның улы Платон Платонов-Климентов үлә.

Хәрби корреспондент. Соңгы еллар[үзгәртү]

Бөек Ватан сугышы вакытында язучы капитан дәрәҗәсендә «Кызыл йолдыз» газетасының хәрби корреспонденты булып эшли. Платоновның хәрби хикәяләре матбугатта күренә башлый.

1946 ел ахырында Андрей Платоновның «Кайту» («Ивановлар гаиләсе») хикәясе басыла, аның өчен 1947 елда язучыга нык бәйләнәләр һәм «яла ягу» өчен сүгәләр. Шуннан соң инде Платонов үз әсәрләрен гомумән нәшер итә алмый башлый. 1940 нчы еллар ахырында гына, язучы урыс һәм башкорт әкиятләрен әдәби эшкәртү өстендә хезмәт куя, алар балалар журналларында басылалар.

Вафат булу[үзгәртү]

Платонов авыру улы Платонны тәрбияләгәндә үк туберкулёз эләктерә. Авыруы тора-бара көчәя һәм язучы 1951 елның 5 гыйнварында Мәскәүдә вафат була. Ул Әрмән зиратында күмелгән.

Хәтер[үзгәртү]

Платонов исемен төрле урамнар, китапханә, гимназия, әдәби премия, Воронеждагы электропоезд йөртә, һәйкәл дә куелган.

Әсәрләр[үзгәртү]

  • «Волчек»
  • «Үгезләр»
  • «Серёга һәм мин»
  • «Антисексус»
  • «Градов шәһәре»
  • «Епифан шлюзлары»
  • «Сыер»
  • «Чевенгур» (беренче редакциядә — Ил төзүчеләре»
  • «Дәүләт яшәүчесе»
  • «Шикләнгән Макар»
  • «Останың килеп чыгышы»
  • «Котлован»
  • «Җитәрлек итеп»
  • «Бәхетле Мәскәү»
  • «Потудань елгасы»
  • «Чүп җиле»
  • «Джан»
  • «Ювениль диңгез»
  • «Фро»
  • «Болын осталары»
  • «Семён»
  • «Юшка»
  • «Җанланмаган дошман»
  • «Һәлак булганнарны түләтү»
  • «Мәскәү скрипкәсе»
  • «Гүзәл һәм ярсулы дөньяда»
  • «Морока»
  • «Чираттагы»
  • «Агач үсемлек»
  • «Кадерле кеше»
  • «Зәңгәр төпкеллек»
  • «Драматик әсәрләр»
  • «Туган ил күге астында» (хикәяләр җыентыгы)
  • «Илһамланган кешеләр» (хикәяләр җыентыгы)
  • «Ватан турында хикәяләр» (хикәяләр җыентыгы)
  • «Броня» (хикәяләр җыентыгы)
  • «Кояш батышының бер ягына» (хикәяләр җыентыгы)
  • Җиде урам саклануы
  • «Кайту»
  • «Никита»
  • «Лицей укучысы» (пьеса)

Басмалар[үзгәртү]

  • Платонов А.П. Сайланма = Избранное/Сост. М.А.Платонова. — М.:: Современник, 1977. — бит 445.
  • Платонов А.П. Повестьләр,хикәяләо, мәкалә, хатлардан = Повести, рассказы, статья, из писем/Сост. и подг. текста М.А.Платоновой; Вступ. ст В.А.Свительского.. — Воронеж: Центр.-Чернозем. кн. изд-во, 1982. — бит 453.
  • Платонв А.П. Ювениль диңгез. Повестьләр. Хикәяләр. Публицистика. Пьеса = Ювенильное море. Повести. Рассказы. Публицистика. Пьеса. — Воронеж: Центр.-Чернозем. кн. изд-во, 1988. — бит 431.
  • Платонов А.П. Дәүләт яшәүчесе:Проза, хатлар = Государственный житель: Проза, письма/Сост. М.А.Платонова; Вступ. ст. и коммент. В.А.Чалмаева. — М.:: Сов. писатель, 1988. — бит 608.
  • Платонов А.П. Әсәрләр җыентыгы сигез томда = Собрание сочинений в восьми томах/Сост. Н.В.Корниенко. — М.:: Время, 2009-2011. — Т. 1-8.

Экранизацияләр[үзгәртү]

  • Кешенең ялгыз тавышыАлександр Сокуровның "Потудань елгасы", "Кадерле кеше", "Останың килеп чыгышы" әсәрләре буенча нәфис фильмы.
  • СыерАлександр Петрның мультфильмы
  • Ялгыш караш — "Котлован" повесте буенча.
  • Марияның сөйгәннәре — "Потудань елгасы" повесте буенча фильм. Вакыйгалар АКШка күчерелгән.

Театр куелышлары[үзгәртү]

2007 елның сентябрендә Мәскәүдәге "Драма сәнгате мәктәбе" театрында "Сыер" спектакленең премьерасы була.[1][2]

1987 елның 14 маенда Сарытау академик театры сәхнәсендә А.Платонов пьесасы буенча "14 кызыл ызба" спектакле чыга. Режиссёр-Александр Дзекун.[3]

1999 елда, Кече Драматик театрда Лев Додин "Чевенгур" спектаклен куя.

2011 елның 9 мартында Н.В.Гоголь исемендәге Мәскәү драматик театрында "Периферияда дураклар" спектакленең премьерасы була.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Пресса о спектакле
  2. Информация о спектакле на сайте театра
  3. [http://www.kino-teatr.ru/teatr/activist/47913/bio/ Александр Дзекун — биография — театральные деятели — Кино-Театр. РУ

Сылтамалар[үзгәртү]