Анимациянең халыкара көне

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анимациянең халыкара көне latin yazuında])
Рено анимациясе

Анимациянең халыкара көне (ингл. International Animation Day) — берәр ничек тә анимация һәм мультипликация өлкәсендә эшләгән кешеләр бәйрәме. Ел саен, 28 октябрь көнне билгеләнә.

Нәкъ 28 октябрь көнне 1892 елда Франция рәссамы Эмиль Рено Париж публикасына хәрәкәт итүче рәсемнәрне (ягъни мультфильмны) күрсәтте. 2002 елда «Анимацияле киноның халыкара ассоциациясе» бу бәйрәмне үткәрергә карар кылдылар.