Анимизм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү


Борынгы дин формалары

Aum


Дин формалары

Анимизм  · Антропоморфизм  · Зоолатрия  · Магия  · Полидоксия  · Тотемизм  · Фетишизм  · Шаманизм

Аними́зм (лат. anima, animus - җан, рух) - рухлар һәм җан булуына ышану.

Аның асылы кешедән, хайваннан яки үсемлекләрдән аерым яшәргә сәләтле рухи көч барлыгын танудан гыйбарәт. Ул бер урыннан икенче урынга күчеп йөри, кешегә яки хайванга иңә һәм аларны калдырып китә. Бу рухи көч бөтен Галәмне йоткан чиксез субстанция, яки матди булмаган, үлгән ата-баба буларак күзаллана. Полинезиядә, мәсәлән, рухларга ышанучы кабиләләр яши. Әле хәзер дә күп кенә интеллигент кешеләр, полинезиялеләр кебек, рухларны чакыру белән шөгыльләнәләр. Миллионнарча кешеләр хәзер дә спиритизмга, рухлар белән аралашуга, җаннар күчешенә һ.б. ышаналар. Җанның мөстәкыйль рәвештә яши алуына ышану анимизм үсешенең иң югары формасы булып тора. Җан башка кешеләргә, хайваннарга, үсемлекләргә күчә ала. Үле тәнгә күчкән җан аны терелтә. Кеше үлгәндә аның җаны тәненнән аерыла. Җаны булмагач, ул инде кеше түгел. Соңрак кешеләр җанны конкрет кешенең игезәге, аның икенче «мин»е дип уйлый башлыйлар. Классик һәм хәзерге әдәбиятта без еш кына явыз кеше җанының, бозылмыйча сакланып, эчке намус ролен башкаруы, акылга килеп мәрхәмәтле эшләр кылырга чакыруы белән очрашабыз.

Тотемизм, фетишизм һәм анимизм нәрсәнедер яки кемнедер (хайванны, предметны, рухны) гадәттән тыш югары күтәрүгә, аны бөек, өстен дип уйлауга корылган. Бу юлның алдагы адымы аерым бер предметка баш июне изге әйбер алдында табынуның катлаулы системасына әверелдерүдән гыйбарәт. Бу табынуга бер генә түгел, ә күп гамәлләр, ритуаллар, йолалар керә, аңа үзенчәлекле космик мәгънә салына. Башкача әйткәндә, дини культ барлыкка килә.

Чыганаклар[үзгәртү]

  • Кравченко А.И., Певцов Е.А. Җәмгыять белеме: 9 сыйныф өчен уку ярдәмлеге./Русчадан М.А. Хәйруллин тәрҗ.-Казан: Татарстан Республикасы "Хәтер" нәшрияты, 2005. - 223 б. рәс. б-н. ISBN 5-94113-205-0