Виктор Ан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Виктор Ан latin yazuında])
(Ан Хён Су битеннән юнәлтелде)
Виктор Ан

корейча 안현수
Туган телдә исем Виктор Ан, Ан Хён Су (안현수)
Туган 23 ноябрь 1985(1985-11-23) (38 яшь)
Сеул, Корея Җөмһүрияте
Ватандашлыгы Россия
Әлма-матер Korea National Sport University[d] һәм Shinmok High School[d]
Һөнәре спортчы (шорт-трек)
Бүләк һәм премияләре Алты тапкыр Олимпия чемпионы, "Ватан алдында тәкъдир ителерлек хезмәт өчен" ордены

 Виктор Ан

корейча 안현수
Викиҗыентыкта

Виктор Ан (2011 елдан, аңа кадәр чын исеме — Ан Хён Су (корейча 안현수); 1985, Сеул) — Россия байрагы Россия Федерациясе шорт-трекчысы, 2011 елның декабренә кадәр Корея Җөмһүрияте өчен чыгыш ясый.

Алты тапкыр Олимпия чемпионы, биш мәртәбә абсолют дөнья чемпионы (2003-2005).

Россиянең атказанган спорт остасы (2013).

Ике тапкыр Дөнья кубогы иясе. Европа чемпионы, Россиянең ике тапкыр чемпионы.

2006 елгы Дөнья чемпионатыннан соң Ан ның әтисе һәм Кореяның шорт-трек вице-президенты арасында зур низаг була. Көньяк Корея җыелма командасы ике бер-берсенә каршы торган өлешкә бүленә. Ан га Кореяның спорт федерациясе тарафыннан зур басым ясала башлый, хаттә Ан спорттан китәргә җыенгандыр.

2008 елда Ан каты җәрәхәтләнгәннән соң чыгыш ясый алмый. Булган низаг һәм җәрәхәт сәбәпле Ан Корея җыелма командасы сафларыннан чыгарыла.

Ан шорт-трек белән шөгыльләнүен дәвам итәргә теләп Россия өчен чыгыш ясый башлый. 2011 елда аңа Россия ватандашлыгы һәм Россия паспорты бирелә. Ан Хён Су ССРБда яшәгән иң мәшһүр кореялыларның берсе булган Виктор Цой исемен — Викторны ала һәм Виктор Ан дип атала башлый.

2014 елгы Кышкы Олимпия уеннарында Виктор Ан өч алтын (шорт-трек 1000 м, 500 м, эстафета 5000 м) һәм бер бронза медален яулап ала.

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олимпик мәгълүмат 2009 елның 9 декабрь көнендә архивланган.