Апанай мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Апанай мәчете latin yazuında])
Апанай мәчете
Нигезләнү датасы 1768
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Хуҗасы Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте
Рәсми ачылу датасы 1771
Мирас статусы федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Рәсми веб-сайт apanay.tatar
Карта
 Апанай мәчете Викиҗыентыкта

Апанай мәчетенең яңартылган манарасы, 2007

Апанай мәчете (Икенче җәмигъ, Байлар, Тау тишеге) — Казандагы мәчет, татар дини архитектурасы һәйкәле. Бу бинада рус бароккосы һәм татар декоратив сәнгате элементлары бар. Архитекторы билгесез.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Апанай мәчете Иске Татар бистәсендә урнашкан. Ул Екатерина II Казанда патшабикә Анна Иоанновна боерыгы буенча җимерелгән һәм янган мәчетләр урынына, яңа ике таш мәчет төзергә рөхсәт биргәч, татар сәүдәгәре Якуп Солтангалиевның ярдәме белән 17681771 елларда төзелә.

Беренче вакытта мәчет бер заллы, сигез кырлы манаралы була. 1872 елда архитектор П.И.Романов проекты буенча, мәчеткә төньяктан ике этажлы өстәмә бина кушыла, ул беренчел бина белән бер үк стильдә төзелә. 1882 елда мәчет тирәсендә кирпичтән койма эшләнә, анда бер этажлы лавка төзелә.

Апанай мәчете ТатҮБК Президиумының 1930 елның 6 февральдәге карары нигезендә ябыла. Совет чорында манара, мәчет залларының гөмбәзләре җимерелә, ә эчке як өч этажга бүленә. Декоратив элементларның күбесе юк ителә. Бинада балалар бакчасы урнаштырыла. Министрлар Кабинетының 1995 елның 18 сентябрендәге карары нигезендә мәчет «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә тапшырыла, косметик ремонт эше башлана.

Мәчет 2003 елга кадәр эшләгән, аннары төзекләндерү-торгызу эшләренә ябылган. Бу объект федераль дәрәҗәдәге тарихи һәм мәдәни һәйкәл булып тора, ул тарихи мирасны саклау буенча төрле дәүләт программаларына кертелгән, шуннан соң татар халкының архитектура энҗесе дип саналган мәчетне торгузы эшләре башланган. Апанай мәчете федераль бюджеттан финансларга тиешле һәйкәлләр исемлегенә кертелгән. 2011 елның 2 декабрендә төзекләндерүдән соң Апанай мәчете ачылды.

Мәчетнең имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якупов.

Атама тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Апанай» дигән исем мәчет мәхәлләсендә Апанаевлар — атаклы татар сәүдәгәрләре яшәгәнгә бәйле, чөнки нәкъ шул меценатлар озак вакыт аны карап торганнар. Икенче исем — «Байлар» да Апанаевлардан килә. «Тау тишeге» исеме исә калкулыклы рельеф һәм җимерелүче ярның якын булуына бәйле.

Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 1610059000объект № 1610059000

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Исторические мечети Казани. — Казань, 2005.
  • Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII — начало XX веков). — Казань, 1995.


Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани