Аполлон (күбәләк)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аполлон (күбәләк) latin yazuında])

Аполло́н (Parnassius apollo L.) - күбәләк, җилкәнканатлылар гаиләлегеннән. Карл Линней тарафыннан Аполлон алла исеме белән аталган. Канат җәеме 70-90 мм, ак төстә, алгыларында зур кара таплар, арткы канатларында кара каймалы эре кызыл таплар бар. Европада, Кавказ, Урал, Көнбатыш Себердә киң таралган. ТРда Яшел Үзән, Спас, Лаеш районнарында очрый. Коры наратлыкларда, урман буйларында, ташлы сөзәклекләрдә яши. Июнь-августта оча. Аполлон утрак яшәү рәвеше алып бара. Күбәләк кортлары кара төстә, зәңгәрсу чыгынтылы һәм ян-ягыннан кызгылт сары таплы, озынлыгы 50 мм га кадәр җитә. Кәрләч һәм яшь яфраклар белән тукланалар, көндез кояш яктысында аеруча активлар. Формалашып җиткән күбәләк кортлары күкәй кабыгында кышлый. Курчаклары зәңгәрсу төстә туфракта кузыда үсеш ала. Июнь башында курчактан җитлеккән бөҗәк чыга. Елга бер буын үсә. Август аенда күбәләк үзенең яшәү циклын төгәлли. Аполлоннар саны өзлексез кими бара.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]