Арал диңгезе
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
|
|||||||||
Арал диңгезе (Арал; каз. Арал теңізі, үзб. Orol dengizi, каракалп. Aral ten'izi; арал — утрау) — Урта Азиядә агымсыз тозлы калдык күл-диңгез. Үзбәкстан һәм Казакъстан Республикалары арасында урнашкан. Аңа Амудәрья һәм Сырдәрья елгалары коя.
Арал диңгезе дөнья күләмендә үзенең зур мәйданы югалткан күл булып санала. 1989 елдан ике өлештән тора башлады: Сырдәрья, аерым елларда Амудәрья сулары диңгезгә, гомумән, килеп җитми, чөнки аларның сулары сугару өчен бик күп файдаланыла. Шул сәбәпле экология катастрофасы башланды; балык тоту кимеде, күп торак нокталар диңгездән ераклашты; климат шартлары үзгәрде. Арал диңгезе дөньякүләм суы нык кипкән күлләр исәбенә керә.
| Күрсәткечләр | 1960 | 1990 | 2003 | 2004 | 2007 |
|---|---|---|---|---|---|
| Тирәнлеге, м | 53,4 | 38,2 | 31,0 | ||
| Күләме, км³ | 1083 | 323 | 112,8 | 75 | |
| Мәйданы, мең км² | 68,9 | 36,8 | 18,2 | 17,2 | |
| Тозлылыгы, ‰ | 9,9 | 29 | 78 | 100 | |
| Агым, км³/ел | 63 | 12,5 | 3,2[1] |
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ 2001 елына мәгълүматлар