Аргентина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аргентина latin yazuında])
Аргентина
Байрак
Илтамга
Шигарь Beats to your rhythm Edit this on Wikidata
Башкала Буэнос-Айрес
Халык саны 47 327 407 (2022, ҖанисәпEdit this on Wikidata
Нигезләнгән 9 июль 1816 Edit this on Wikidata
Рәсми тел испан теле
География
Мәйдан 2,780,400 км²
Координатлар 34°S 64°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Аргинтин милли кәнгрисе
Дәүләт башлыгы Xavyer Miley
Хөкүмәт башлыгы Xavyer Miley
Карта
Икътисад
ТЭП 487 227 миллион US$ (2021), 632 770 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Аргинтин писысы
Эшсезлек дәрәҗәсе 8.9% (2009)[1]
Туу күрсәткече 2.322 (2014)[2]
КПҮИ 0.842 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 76.577 ел (2016)[4]
Джини коэффициенты 423 (2020)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң
Челтәр көчәнеше 220 вольт
Телефон коды +54
ISO 3166-1 коды AR
ХОК коды ARG
Интернет домены .ar

Аргенти́на, Арҗентина (исп. Argentina), рәсми атама Аргенти́на Җөмһүрияте́ (исп. República Argentina) – мәйданы буенча Көньяк Америкада Бразилиядән соң икенче урында торган дәүләт.

Башкаласы – Буэнос-Айрес шәһәре.

Бразилия, Парагвай, БоливияЧили һәм Уругвай белән чиктәш. Мәйдан 2 791 810 км². Шуннан тыш, Аргентина Фолкленд утрауларынаКөньяк Георгия һәм Көньяк Сандвич утрауларына һәм Антарктиданың өлешенә (969 464 км²) дәгъва итә.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Салта

Аргентинаның көнчыгышы тигезлекләрдән, ә көнбатышы таулардан гыйбарәт. Дәүләтнең бөтен төньяк-көнчыгышын Ла-Плата түбәнлеге, көньяк-көнчыгышын Патагония яссытаулыгы биләп тора. Көнбатыштагы тау битләүләре биегәя барып, Анд тауларына тоташып китә. Көньяк Американың иң биек ноктасы Аконкагуа (6960 м) да Аргентина территориясендә. Файдалы казылмалары: нефть, газ, тимер, полиметаллар, уран, бакыр, кургаш, вольфрам һ.б. рудалар.

Тигезле өлешенең климаты — тропик һәм субтропик, көньякта — уртача. Иң эссе айның (гыйнвар) уртача температурасы төньякта +28°, көньякта +10°, июльнең уртача температурасы төньякта 18° һәм көньякта +1°С. Тауларда климат уртача суык. Явым-төшемнәр саны: Патагониядә 100–300 мм, төньяк-көнчыгышта 1400–1600 мм, Андның көнчышы тау битләүләрендә 5000 ммгача.

Төп елгалар: Парана, Парагвай, Уругвай, Рио-Саладо, Рио-Колорадо, Чубут, Рио-Негро.

Аргентина күлләренең күпчелеге бозлыклардан пәйда булган (Нау-эль-Уапи, Буэнос-Айрес, Вьедма, Лаго-Арһентино һ.б.).

Милли парклар — Игуасу, Ланин, Науэль-Уапи һ.б.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы заманнарда Аргентина территориясендә күпсанлы индей кабиләләре яшәгән, аларда ыруглык мөнәсәбәтләре хөкем сөргән. Төньяк-көнбатышта диагитлар, чарруа һәм керандиләр иң үскән индей кабиләләре булган; алар утрак тормыш алып барганнар, игенчелек, балыкчылык, аучылык белән шөгыльләнгәннәр, төсле металлар эретүне, тукучылыкны белгәннәр. Төньяк-көнчыгышта һәм үзәктә гуаранилар, тапеслар һ.б. яшәгән, көньякта арауканнар һәм патагоннар күчмә тормыш алып барганнар. 16 гасырның 1 яртысында хәзерге Аргентина испаннар тарафыннан басып алын башлаган. Испанлар бу территориягә Ла-Плата (Рио-де-Ла-Плата елгасы исеменнән, испанча "көмеш елгасы") исемен кушканнар. Колонизаторларга каршы индей кабиләләре берничә мәртәбә гыйсъян күтәргән (1580, 1630, 1657, 1710-11 еллар). 1776 елда хәзрге Аргентина территориясе Рио-де-Ла-Плата вице-кыйраллыгы составына кушылган.

Аргентинада зур феодаль җирбиләүчелек барлыкка килде. Америкадагы испан колонияләрнең 1810—1826 еллардагы мөстәкыйльлек өчен сугышы вакытында креоллар (беренче испан күчеп утыручыларның нәселләре) М. Белграно һәм Х. Сан-Мартин җитәчелеге астында 1810—16 елларда испан колонизаторларга каршы кораллы көрәш алып барганнар. 1816 елда вилаятьләр вәкилләренең Тукуман шәһәрендәге кәнгрисе Ла-Плата Берләшкән вилаятьләрнең мөстәкыйльлеген игълан итте. 1826 елда Аргентина Федератив Җөмһүрияте төзелгән. 19 гасыр дәвамында барлыкка килә башлаган буржуазия мәнәфәгатьләрен яклагане унитарийләр белән җирбиләүчеләр мәнәфәгатләрен химая иткән федерациячеләр арасында көрәш дәвам иткән. 19 гасырның 2 чирегендә Аргентинада Бөекбритания тәэсире көчәя башлый, 1833 елда ул Фолклендларны басып алган. 19 гасырның азагында мәмләкәткә Америка һәм Алмания капиталы үтеп керә башлаган. 

Өстенлек итүче дәүләтләр Аргентинаны сәяси һәм икътисади җиһаттан бәйлелеккә төшереп, аны ит, ашлык һ.б. чимал белән тәэмин итүче дәүләткә әйдәндлергәннәр. 19—20 гасырлар бусагасында Аргентинада сәнәгать үсеш алган. 19 гасыр азагыннан Аргентинада төрле хәрби диктатуралар хөкем сөргән. Икенче бөтендөнья сугышы елларында Аргентина битарафлык игълан итсә дә, асылда исә ул фашистлар яклы булган. 1945 елның мартында генә ул Алманиягә һәм Япониягә каршы сугыш игълан иткән. 1945 елдан Аргентина — БМО әгъзасы.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халкының 97%ны ак тәнлеләр тәшкил итәләр (нигездә, испан колонистларның, испан һәм итальян күчеп утыручыларның нәселләре). Индейлар күбесенчә илнең көньяктагы, төньяктагы һәм төньяк-көнчыгышындагы вилаятьләрдә яшиләр.

Европа мөһаҗирләренең иң зур дулкыннары Аргентинага 19 гасырның азагында — 20 гасырның башында килгәннәр. Патагониядәге Чубут үзәне шактый Велс чыгышлы кешеләр өчен ватан булып тора. Башка мөһаҗирләр төркемнәре Алманиядән, Франциядән (күбесенчә Буйныс-Айрыста утырып калганнар), Скандинавиядән (аеруча Швециядән), Бөекбритания һәм Ирландиядән (Буэнос-Айрес һәм Патагониядә утырып калганнар), Көнчыгыш Европадан (Польша, Россия, Украина, Хорватии, Румыния, Сербия) килгәннәр. Әлеге вакытта мөһаҗирләр күбесенчә күрше илләрдән (Перу, Парагвай, Чили, Боливия) килә. Башкалада Япония, Корея, Кытай, Һиндстан диаспоралары бар.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диндарларның 2019 елда ~80 % ы ― христианнар (~63 % ы католиклар, 15 % ы инҗилчеләр, 1,4 % ы башка христианнар); 18 % ы ― дингә мөнәсәбәт күрсәтмәүчеләр; 1,2 % ы ― башка диннәр тарафдарлары [6].

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Буэнос-Айрес федераль башкаласы
  2.  Буэнос-Айрес
  3.  Катамарка
  4.  Чако
  5.  Чубут
  6.  Кордова
  7.  Корриентес
  8.  Энтре-Риос
  9.  Формоса
  10.  Хухуй
  11.  Ла-Пампа
  12.  Ла-Риоха
  13.  Мендоса
  14.  Мисьонес
  15.  Неукен
  16.  Рио-Негро
  17.  Сальта
  18.  Сан-Хуан
  19.  Сан-Луис
  20.  Санта-Крус
  21.  Санта-Фе
  22.  Сантьяго-дел-Эстеро
  23.  Утлы Җир, Антарктида һәм Көньяк Атлантика утраулары
  24.  Тукуман

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп сәүдә партнёрлары:

  • экспорт — Бразилия (экспортның 21.4%ы), Кытай (7.1%), АКШ (5.5%), Чили (5.1%). Төп экспорт маддәләре: кытай борчагы һәм кытай борчагы мәхсулатлары — 27,7%; автомобилләр һәм запас өлешләре — 12,4%; ашлык, 7,8%; химияви матдәләр — 7,4%; органик ягулык — 6,5%; яшелчә вә җиләк-җимешләр — 3,8%; әлүмин һәм корыч, 3,3%; электр машиналары — 2,8%; алтын — 2,7%; һ.б.
  • импорт — Бразилия (импортның 26.0%ы), Кытай (15.4%), АКШ (10.9%), Алмания (5.3%).[7] Төп импорт маддәләре: ярымфабрикатлар — 28,7%; капитал тауарлар һәм аның өлешләре — 22,8%; автомобилләр һәм запас өлешләре — 16,8%; ягулык һәм майлау материаллары — 16,7%; йөк һәм авыл хуҗалыгы машиналары — 4,8%; озак кулланулы тауарлар (автомобилләрне исәпләмичә) — 3,7%; һ.б.

Акча берәмлеге — Аргентина песосы.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тимер юллар озынлыгы — як. 36 966 км (2008, Көньяк Америкада беренче урын), автомобил юллары озынлыгы — 231 374 км, шул исәптә асфальтлы — 69 412 км. Төп порт — Буйныс-Айрыс. Эсейса (Буйныс-Айрыс янында) халыкара аэропорты аша Аргентина һава траффигының 80%ы үтә.[8]

Дәүләт корылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аргентина — федератив җөмһүрият. Гамәләдәге конституциясе 1994 елда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — президент. Президент һәм вице-президент 4 еллык мөддәткә сайланалар. Канун чыгаручы хакимият — Милли Кәнгрис (парламент). кәнгрис ике пулаттан (синәт һәм депутатлар пулатлары) гыйбарәт. Башкарма хакимият ‍‌— президент һәм хөкүмәт.

Милли гимн[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

”Әй, фани бәндәләр, тыңлагыз!” (испанча ¡Oid mortales!) — Аргентина дәүләт һәм дәүләт гимны. Башта ул сигез шигырьнең тугыз шигыреннән һәм һәрберсенә кушымтадан тора. Текстны Висенте Лопес 1813 елда түбәндәге сүзләр белән язган:


1. Oíd ¡mortales! el grito sagrado:
¡Libertad, Libertad, Libertad!
Oíd el ruido de rotas cadenas:
Ved en trono a la noble Igualdad.
Se levanta la faz de la tierra
Una nueva y gloriosa Nación:
Coronada su sien de laureles
Y a sus plantas rendido un León
Refren:
Sean eternos los laureles
Que supimos conseguir.
Coronados de gloria vivamos
O juremos con gloria morir.

2. De los nuevos campeones los rostros
Marte mismo parece animar;
la grandeza se anida en sus pechos,
A su marcha todo hace temblar.
Se conmueven del Inca las tumbas
Y en sus huesos revive el ardor,
Lo que ve renovando a sus hijos
De el antiguo esplendor.
Refren.

3. Pero sierras y muros se sienten
Retumbar con horrible fragor:
Todo el País se conturba por gritos
De venganza, de guerra y furor.
En los fieros tiranos la envidia
Escupió su pestífera hiel,
Su estandarte sangriento levantan
Provocando a la lid más cruel.
Refren.

4. ¡No lo véis sobre Méjico y Quito
Arrojarse con saña tenaz,
Y cuál lloran bañados en sangre
Potosí, Cochabamba y La Paz !
No lo véis sobre el triste Caracas
Luto y llantos y muerte esparcir!
¡No lo véis devorando cual fieras
Todo pueblo que logran rendir!
Refren.

5. A vosotros se atreve ¡Argentinos!
El orgullo del vil invasor,
Vuestros campos ya pisa contando
Tantas glorias hollar vencedor.
Mas los bravos que unidos juraron
Su feliz libertad sostener,
A esos tigres sedientos de sangre
Fuertes pechos sabrán oponer.
Refren.

6. El valiente argentino a las armas
Corre ardiendo con brío y valor,
El clarín de la guerra cual trueno
En los campos del Sud resonó,
Buenos Aires se pone a la frente
De los pueblos de la ínclita Unión,
Y con brazos robustos desgarran
Al ibérico altivo León.
Refren.

7. San José, San Lorenzo, Suipacha,
Ambas Piedras, Salta y Tucumán,
y las mismas murallas
Del tirano en ;
Son letreros eternos que dicen:
Aquí el brazo argentino triunfó
Aquí el fiero opresor de cerviz orgullosa dobló.
'Refren.

8. La victoria al guerrero argentino
Con sus alas brillantes cubrió
Y azorado a su vista el tirano,
Con infamia a la fuga se dió;
Sus banderas, sus armas se rinden
Por trofeos a la Libertad,
Y sobre alas de gloria alza el pueblo
Trono digno a su gran majestad.
Refren.

9. Desde un polo hasta el otro resuena
De la fama el sonoro clarín,
Y de América el nombre enseñando,
Les repite: ¡Mortales! Oid:
¡Ya su trono dignísimo abrieron
Las provincias unidas del Sud!
Y los libres del mundo responden:
¡Al Gran Pueblo Argentino Salud!
Refren.
гимн турында тулырак мәгълүмат [9] битендә.

1900 елдан алып бүгенге көнгә кадәр түбәндәге версия кулланыла:

¡Oíd, mortales!, el grito sagrado:
¡libertad!, ¡libertad!, ¡libertad!
Oíd el ruido de rotas cadenas;
ved en trono a la noble igualdad.
¡Ya su trono dignísimo abrieron
las Provincias Unidas del Sud!
Y los libres del mundo responden:
¡al gran pueblo argentino, salud! (bis)
Y los libres del mundo responden:
¡al gran pueblo argentino, salud!
Y los libres del mundo responden:
¡al gran pueblo argentino, salud!
Coro
Sean eternos los laureles
que supimos conseguir: (bis)
Coronados de gloria vivamos,
¡o juremos con gloria morir! (tris).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Segunda Encuesta Nacional Sobre Creencias y Actitudes Religiosas en Argentina 2019
  7. архив күчермәсе, archived from the original on 2007-06-12, retrieved 2015-04-11 
  8. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-11-29, retrieved 2015-04-11 
  9. “Аргентина милли гимны”