Арктур

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Арктур Кояш белән чагыштырганда

Аркту́р (бор. грек. Αρκτοῦρος — «аю сакчысы»; Үгезкөтүче α, Үгезкөтүче альфасы, α Boo) — Үгезкөтүче йолдызлыгының иң якты йолдызы, күк йөзендә яктырыш буенча 4 нче урында тора. Аның йолдызча зурлыгы −0,05m тәшкил итә. Бу йолдыз Җирдән 36,7 яктылык елы ераклыкта урнашкан.

Физик хасиятләр[үзгәртү]

Арктур — кызыл зур йолдыз.

Тарих[үзгәртү]

Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» аны гарәп. السماك الرامحәс-симак әр-рамих — «симак сөңгече» дип атады[1]. Моннан аның икенче исем — Әлрамих. Спика йолдызы исә гарәп. السماك الأعزلәс-симак әл-а‘зәл — «симак коралсыз» дип атала. Хәзерге гарәп. Хариселсәма (حارس السماءхарис әс-сәма’ — «күк сакчысы»[2]).

Моны да кара[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 178.
  2. Харис — саклаучы, яклаучы, сакчы; сәма — күк, күк йөзе. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.