Арпа (ыруг)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Hordeum
Hordeum
Өлгергән арпа башаклары
Фәнни классификация
Патшалык: Үсемлекләр
Бүлекчә: Ябыкорлыклылар
Сыйныф: Берөлешлеләр
Тәртип: Кыяклычәчәклеләр
Гаиләлек: Кыяклылар
Асгаиләлек: Pooideae
Триба: Triticeae
Ыруг: Арпа
Латин атамасы
Hordeum L.
Секция һәм төрләре

Wikispecies-logo.svg

Викитөрләрдәге систематика

Commons-logo.svg
Рәсемнәр
Викиҗыентыкта

ITIS 40865
NCBI 4512

Арпа́ (Hordeum), кыяклылар гаиләлегеннән бер һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы; бөртекле ашлык культурасы, якынча 10 төрне берләштерә.

Арпа ыругында Төньяк ярымшарның һәм Көньяк Американың тропик булмаган өлкәләрендә, тропикларның биек тауларында үсә торган 30 лап төре исәпләнә. Арпа, азык һәм терлек азыгы үсемлеге буларак, бик борынгы культура. Башакчыклары бер чәчәкле, алар башак күчәренең һәр буынында өчәрләп урнаша. Кылчыклары озын. Арпа — бөртеклеләр арасында иң тиз өлгерә торган культура, шуңа күрә аны Ерак Көньякта һәм биек тауларда үстерергә мөмкин.[1]

Сыйфатлама[үзгәртү]

Культурада Гордеум сативум (Hordeum sativum) төре генә киң таралган, ә калган төрләре — кыргый үсә торганнар. Арпаның тамыр системасы чуклы, төп массасы сукаланган катламда тарала, аерым тамырлары 1 м тирәнлеккә кадәр китә. Сабагы — куыш эчле салам, биеклеге 30-35 см дан 130-135 см га кадәр. Яфрагы бүтән кыяклыларга караганда киңрәк. Чәчәк оешмасы — башак. Җимеше — бөртек, кабыклы яисә ялангач, сары, коңгырт яки көрән төстә. Арпа — дым яратучан берьеллык үсемлек, уңдырышлы балчыксыл, нейтраль реакцияле һәм туклыклы матдәләре җитәрлек булган туфракта яхшы үсә. Арпа күп рәтле, ике рәтле һәм арадаш рәтле өч төргә бүленә.

Әдәбият[үзгәртү]

  • Бахтеев Ф.Х. Ячмень. М., 1955;
  • Трофимовская А.Я. Ячмень. Л., 1972;
  • Неттевич Э.Д., Сергеев А.В., Лызлов Е.В. Зерновые фуражные культуры. М., 1980;
  • Технология возделывания ярового ячменя. Казань, 2001;
  • Руководство по апробации сортовых посевов. Казань, 2002.

Искәрмәләр[үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү]