Артем Пискунов
Артем Пискунов | |
---|---|
Туган телдә исем | Артем Олег улы Пискунов |
Туган | 5 июнь 1989 (34 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы Яңа Усы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Әлма-матер | Казан театр укуханәсе |
Һөнәре | драма артисты |
Җефет | Резеда Сәләхова, актриса |
Балалар | улы Әскәр |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Дамир Сираҗиев премиясе (2011, 2024) Муса Җәлил премиясе (2017) |
Артем Пискунов, Артем Олег улы Пискунов (1989 елның 5 июне, СССР, РСФСР, ТАССР Мөслим районы Яңа Усы) ― драма актерыы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, «Тантана» (2014), Дамир Сираҗиев (2011, 2024), Муса Җәлил (2017) исемендәге премияләр лауреаты.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1989 елның 5 июнендә Татарстан АССР Мөслим районы Яңа Усы авылында туган. Казан театр укуханәсен (Рәшит Заһидуллин курсы), КФУ татар филологиясе факультетын тәмамлаган.
Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2008 Габдулла Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачылар театрына билгеләнә.
- Шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына күчә.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Айгөл иле» романтик драмасында Ричард Галин ролен башкаруы танылу китерә. Театр белән Россия өлкәләрендә, Төркиядә, Бельгиядә гастрольләрдә була. Уильям Шекспирның «Гамлет»ында Гамлетны уйнау яңа уңыш китерә.
«Татар халкында ике Гамлет хәзер — Мөхтәр Мутин да мин» А. Пискунов
|
Уйнаган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Гамлет — «Гамлет. Күренешләр» У. Шекспир.
- Рөстәм — «Гайфи бабай, өйлән давай!» Г. Зәйнашева.
- Марат — «Бәйрәм белән, кызлар!» Ш. Фәрхетдинов, Р. Заһидуллин.
- Шагыйрь — «Сөй гомерне!» Г. Тукай.
- Рамазан — «Төн яна учакта» Х. Ибраһим.
- Барлас — «Кияүләр» Х.Вахит.
- Артем — «Мәхәббәт баскычы» Ш. Фәрхетдинов, Р. Заһидуллин.
- Хор — «Төш» Т. Миңнуллин.
- Әлтафи — «Без — кырык беренче ел балалары» М. Мәһдиев.
- Гада — «Йосыф — Зөләйха» Н. Хисамов.
- Автор — «Язмышым юллары» Р. Вәлиев.
- Помидор Әфәнде, Мистер Кишер, Профессор Армут — «Чиполлино маҗаралары» Джанни Родари.
- Ильяс — «Назлы кияү» К. Тинчурин.
- Ят кеше — «Без барыбыз да кешеләр» Эрих Мария Ремарк.
- Язучы — «Гашыйклар тавы» И. Юзеев.
- Артист — «Өметсез хыяллар» Федерико Гарсиа Лорка.
- Камыр батыр — «Шүрәле- online» Ш. Фәрхетдинов.
- Рөстәм — «Нәрсә соң ул Яңа ел» Ш. Фәрхетдинов.
- Ричард Галин — «Айгөл иле» М. Кәрим.
- Җәләл — «Хаҗи әфәнде өйләнә» Ш. Камал.
- Илгизәр — «Яшьлегем- юләрлегем» Т. Миңнуллин.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2014 ― «Тантана» премиясе ― «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә ― Тинчурин театры куйган «Гамлет» спектаклендә Гамлет роле өчен.
- 2014, 2024 ― Дамир Сираҗиев премиясе[1]
- 2017 ― Муса Җәлил премиясе — «театр сәнгате өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен»[2]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Министерство культуры Республики Татарстан
- ↑ ТР министрлар кабинеты карары № 420 23.06.2017 (PDF), archived from the original (PDF) on 2021-04-13, retrieved 2017-07-04
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Мәкаләләр
- Фәнзилә Мостафина. Артем белән әңгәмә. «Безнең гәҗит», 11.03.2015
- Максим Шубин. Роль Гамлета на татарском языке принесла молодому актеру престижную премию. «Казанские ведомости», 08.05.2014.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Тинчурин театры рәсми сайты 2015 елның 29 июнь көнендә архивланган.
- Артем Пискунов: «Миңа миллиард доллар бирсәләрме..» 2016 елның 5 март көнендә архивланган.
төркем:
- 5 июнь көнне туганнар
- 1989 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Мөслим районында туганнар
- Тинчурин театры актерлары
- Татар артистлары
- «Тантана» премиясе лауреатлары
- Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар
- Җәлил премиясе лауреатлары
- Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары
- Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаучылар