Артыш (агач)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Артыш битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Артыш (агач)
Үсемлекнең гомуми күренеше
Үсемлекнең гомуми күренеше
Фәнни классификация
Халыкара фәнни атамасы

Juniperus communis L., 1753

Охранный статус
Wikispecies-logo.svg
Викитөрләрдәге
систематика
Commons-logo.svg
Commons
ITIS   194820
NCBI   58039
EOL   1061674
GRIN   20821
IPNI   262182

Артыш, яки гади артыш (лат. Juníperus commúnis, рус. Можжеве́льник обыкнове́нный) — мәңге яшел ылыслы агач, Juniperus ыругының Cupressaceae гаиләлекнең бер төре.

Сыйфатлама[үзгәртү]

Артыш – кечерәк агач яки куак, аның өч метрга кадәр җиткәннәре дә бар. Кытыршы кайрысы соры яки кызгылт төстә, ул кәүсәне салкын яңгырлардан, гарасат җилләрдән, чатнаган суыклардан саклый. Яфраклары – чәнечкеле ылыс-энәләр, өчәр-өчәр булып утырып, шәмәхә-кара җиләкләрне саклыйлар. Ир чәчәкләр – озынча сары алкалар, ә хатын чәчәкләр исә яшел. Җәй көне яшел җиләкләре барлыкка килә. Көзгә алар, каралып, өлгерә. Кышкы суык көннәрдә салкыннан бераз балланып киткән җиләк һәм сусыл ылыслары белән кошлар һәм аюлар, пошилар һәм кабан дуңгызлары сыйлана. Артышның җиләген җыйганда, ботакларны кисәргә кирәкми, чөнки зыян күргән куак еш кына корый. Артыш бик авыр үрчи һәм икенче урынга күчереп утыртуны начар кичерә. Ә менә корткыч бөҗәкләр артышны күралмыйлар: аларның аңа «тешләре» үтми.

Гади артыш
Артышның җимешләре

Файдасы һәм кулланылуы[үзгәртү]

Артыш кеше өчен искитмәле файдалы. Элегрәк заманнарда ботаклары белән идән ышкыганнар, сәламәтлек өчен мунча эченә элә торган булганнар, ә кайберәүләр хәтта артыш себеркесе белән чабынган да. Озынборын һәм чебенгә каршы да артыш кулланылган. Савыт-саба юар өчен ботакларыннан мунчала ясаганнар. Кәбестә һәм гөмбәне артыш ботаклары белән парлаган мичкәдә тозлаганнар, бу аларга үзенә бер аерым хуш ис биргән. Артыш төтене белән азык-төлек амбарларын, мунча һәм өйләрне төтәсләгәннәр. Яшелчә уңышын әлеге уникаль куакның ботаклары белән аралаштырып куя торган булганнар, бу кимерүчеләрне куркыткан. Сугышчы галлар – нимесләрнең борынгы бабалары артыш җиләгеннән, ылыс һәм ботакларыннан, тамырыннан май ясап, яраларына япканнар. Америка индеецлары авыру кешеләрне артыш куаклыклары арасына күчереп, терелеп җиткәнче шунда тотканнар. Артышның дәва үзлекләре күптәннән билгеле. Ылысын һәм ботакларын үпкә, бөер, бавыр һәм ашказаны авыруларын дәвалаганда кулланалар. Әмма дәва өчен гади артыш кына яраклы, ә себер артышы һәм кәрлә артыш дигәннәре бу эшкә ярамый. Җиләгеннән һәм энәсеннән май гына түгел, спирт та, артыш аракысы да ясыйлар. Болар эчке әгъзаларны гына түгел, ә бәлки подагра, радикулит, ревматизм, пеләшләнүне һәм зыянлы бөҗәк тешләгән җирләрне дә дәвалый. Артыш белән арчан медицинада киң кулланыла. Ләкин докторлар дару буларак бик кечкенә дозаларны гына куллана, чөнки җиләкнең согы һәм кайрысын, ботагын, тамырын кайнаткан су зур дозаларда куркыныч санала. Борынгы мисырлылар һәм греклар чирләрне куучы артыш себеркесенә мәдхия укыганнар. Рим шагыйрьләренең артыш үсемлегенең могҗизалы көченә багышланган шаян шигырьләре дә сакланып калган: «... чыгарыр йонны кирәк җиргә дә, кирәкмәгән җиргә дә...»

Артыш мае

Көмешсыман төстәге агачы һәм гаять каты тамыры остакуллар өчен бер дигән материал. Болардан бик чыдам һәм матур җиһаз: тирбәлгеч креслодыр, ширма, бизәкле диван, бала караваты, дача өстәл-урындыклары, рамнар, кәрзиндер-тартмадыр ише әйберләр ясыйлар. Болар торакка ямь кертеп җибәрә, күңелне җылыта. Артыш ботагыннан ясалган икебаналар музейларны, концерт залларын, театр һәм картина галереяларын бизи.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү]