Асуан гидротөене

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Асуан гидротөене latin yazuında])

Асуан гидротөенеНил елгасының беренче бусагасындагы, Асуан шәһәре тирәсендәге дөньяда иң зур гидротехник корылмалар системасы. Бу урында елганы ике буа тоткарлый: яңа «Югары Асуан буасы» (гарәп. السد العالي‎‎) һәм иске, яки «Түбән Асуан буасы».

Асуан һәм Насыйр күле күрсәтелгән Мисыр картасы

Төзелү сәбәпләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сусаклыгыч төзелгәнче Көнчыгыш Африка суын җыйган Нил җәен, ел да ярларыннан чыгып ташый. Су басу туфракта уңдырышлы ләм һәм минераллар калдыра. Шуңа күрә Нил буендагы җирләр – игенчелек өчен менә дигән урын. Елга буендагы халык саны һаман арта тору сәбәпле, иген басуларын һәм мамык кырларын саклау өчен су ташкыннары белән идарә итү ихтыяҗы туа. Аерым вакытларда су ташкыны кырларны тулысы белән юып чыгара. Су кимәле түбән елларны корылык килә, күп халык ачка интегә.

Әлеге архитектура проектының максаты – тугай җирләрен су басудан коткару, Мисыр электр энергиясе белән тәэмин итү һәм авыл хуҗалыгы максатлары өчен сугару каналлары челтерән барлыкка китерү.

Төзелеш тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инглизләр беренче буаны 1899 елны төзи башлыйлар. Проект авторлары - Уильям Виллкокс, Бенджамин Бейкр һәм Джон Эрд. Төп подрядчы - Джон Эрд фирмасы. Буаның буе – 1900 м, биеклеге – 54 м. Әмма әүвәлге проект дөрес булып чыкмаган, шуңа күрә буаны ике тапкыр (1907—1912 һәм 1929—1933 елларда) күтәрергә туры килгән.

1946 елны су буаның өске ноктасы биеклегенә күтәрелә, шуңа күрә 6 км югарырак җирдә икенче буа төзергә карар кылынган. Аны проектлау эшләре 1952 елда башланган. АКШ һәм Бөекбритания Халыкара банктан төзелешкә 300 млн доллар ссуда тәкъдим иткәннәр, ә үзләреннән тагын 200 млн биреп торырга әзер булганнар. Ләкин алмашка алар Мисыр халкына икътисади һәм сәяси кабала шартларын тагалар.[1]. 1956 елда АКШ белән Бөекбритания үз тәкъдимнәреннән баш тарталар. Моның сәбәпләре - Мисырның Совет блогы илләре белән якынаюы: Мисыр хөкүмәте Кытай халык республикасын дипломатик яктан таный һәм Совет блогына керүче Чехословакиядән корал сатып ала.

Җамал Габдел-Насыйр (Мисыр президенты) Югары буа төзү максаты белән Сүәеш каналыннан узучы караплардан салым җыю өчен аны чит ил акционерларыннан Мисыр файдасына тартып ала. Бөекбритания, Франция һәм Исраил моның белән килешмичә, хәрби низаг оештыралар һәм Сүәеш каналын басып алалар. Ләкин БМО һәм ССРБ басымы астында, АКШның низагка кысылмавы сәбәпле, өч ил баскыннары китәргә мәҗбүр ителә.

Совет-Мисыр дуслыгы һәйкәле

1958 елны ССРБ Мисырга инглизләр яллаган көнбатыш алманнар проектына каршы Мәскәүдәге Гидропроект институты ясаган сызымны тәкъдим итәләр. Мисыр хөкүмәте соңгы проектны отышлы дип таба, чөнки ул чыгымнарны 15%ка киметергә мөмкинлек биргән. 1960 елны подряд ССРБ ягына бирелә, аны ашырырга совет белгечләре җәлеп ителә. Килешү буенча Мисырга 400 млн долларлык кредит бирелә, аның шартлары буенча ярдәмнең өчтән бер өлеше кичерелә.

1970 елның 21 июлендә Югары буа әзер була, әмма инде 1964 елда буа тутырыла башлый. 1964 елда бу уңайдан төзелешкә КПСС Беренче секретаре Никита Хрущев килә. Сусаклыгыч кайбер археология истәлекләрен юкка чыгару белән яный, шуңа да ЮНЕСКО башлангычы белән 24 төп истәлек башка урыннарга күчерелә.

1971 елның 15 гыйнварында Асуан гидротехник корылмасы тантаналы рәвештә ачыла. Тантанада президент Әнвәр Сәдат белән ССРБ Югары Шурасы Президиумы Рәисе Н.В. Подгорный катнашалар.

Гидротөеннең сыйфатламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Югары Асуан Буасының озынлыгы 3600 м, киңлеге: нигезе буенча 980 м, тарагы буенча 40 м, биеклеге 111 м. Ул 43 млн м³ грунт материалыннан тора. Суның максималь чыгымы (барлык суүткәргечләр аша) - 16000 м³/с.

Тошка (рус. точка) каналы сусаклагычны Тошка күле белән бәйли. Сусаклагыч Насыйр күле буларак билгеле. Күлнең озынлыгы 550 км, иң киң урыны 35 км. Су өстенең мәйданы 5250 км², тулы күләме 132 км³.

Һәрберсе 175 МВт-лы 12 генераторның егәрлеге 2,1 ГВт электр энергиясе. 1967 елда, ГЭСның эшләнеше проектланган куәтенә чыгарылгач, ул Мисырдагы ярты элект энергиясен чыгара башлый.

Югары буа панорамасы

Асуан гидротөенен төзү белән 1964 һәм 1973 елларда су басу куркынычы, 1972—1973 һәм 1983—1984 елларда корылык кәсафәтләре кисәтелгән. Насыйр күле буенда күпсанлы балыкчылык хуҗалыклары барлыкка килгән.

Бүген Асуан гидротөене мамык һәм кукуруз басуларын сугару өчен су куа. Сугару каналлары челтәре чүлне геометрик яктан дөрес туропочмакларга бүлгән. Ком-Омбо өлкәсендәге җирләрне сугара башлау белән Мисырда игенчелек өчен яраклы җирләр сигез йөз мең гектарга арткан.[2]

Экологик кәсафәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Нилның каптажы экологик яктан зыянлы нәтиҗәләргә китергән. Сусаклагыч төзелгәндә Суданның 60 000 гаиләсе үз өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр була.[3]
  • Уңдырышлы ләм элек су буйлап утырган булса, хәзер ул сусаклагыч төбендә җыела. Ләм Насыйр күленең кимәлен күтәрә.
  • Нил тамагында су биеклеге төшү сәбәпле аның дөге басулары урнашкан төнъяк өлешенә тозлы диңгез суы үтеп керә. Нил тамагы элекке уңдырышлыгын югалта башлаган.

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]