Асыйм Баляев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Асыйм Баляев latin yazuında])
Асыйм Баляев
Туган телдә исем Асыйм Айзатулла улы Баляев
Туган 15 февраль 1923(1923-02-15)
Мордовия, Ләмбрә районы, Пензятка авылы
Үлгән 25 сентябрь 1983(1983-09-25)
Мәскәү өлкәсе, Ногинск
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы
Һөнәре хәрби, рядовой
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1944)
Ленин ордены — 1944 Ленин ордены
Хәрби дәрәҗә рядовой[d]

Баля́ев Асыйм Айзатулла улы (Алексей Андреевич) (1923 – 1983). Советлар Союзы Герое (19.3.1944), гвардия рядовое.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Асыйм Айзатулла улы Баляев хәзерге Мордовия Республикасының Ләмберә районы Пензятка авылында дөньяга килә.Сугышка кадәр «Волгострой» (Калинин өлкәсе) оешмасында эшли.

Сугышчан юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елдан Кызыл Армиядә, Бөек Ватан сугышы фронтларында 78 нче гвардияче укчылар полкы укчысы булып катнаша. Ул хезмәт иткән төркем дошманның 2 нче линия окопларына бәреп керә. Көнбатыш, Воронеж, Көньяк-Көнбатыш, II һәм III Украина фронтларында сугышып, 3 тапкыр яралана. 78 нче гвардия укчылар полкының десант отряды составында Көньяк-көнбатыш фронты гаскәрләре составында 1943 елның 26 сентябрендә Днепропетровск өлкәсенең Солонянский районы Войсковый авылы янында беренчеләрдән булып Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Дошманның нык каршылык күрсәтүен җиңә килеп һәм эскарпын алып, сугышчылар фашист траншеяларына бәреп керәләр. 130,3 биеклегендәге позицияләрен ташлап, дошман качып китә, Баляев шушы биеклектә иптәшләре белән ныгып урнаша. Иртән фашистлар, мөһим тактик позицияләрен кире кайтару өчен, танклар һәм үзйөрешле орудиеләре ярдәме белән 5 тапкыр ярсулы һөҗүм ясый. Гвардиячеләр, биеклекнең әһәмиятен яхшы аңлый, шуңа күрә бер адым да артка чигенми. Алар дошманның 4 танкын һәм ике батальон диярлек пехотасын кырып сала. Пулемётчы Баляев бер взвод тирәсе гитлерчыны юк итүне «үз исәбенә язып куя». Чираттагы атаканы кире кайтарганда ул каты яралана.

Сугышчыны иң югары дәүләт бүләгенә III Украина фронты гаскәрләре командующие армия генералы Малиновский тәкъдим итә. Уңъяр Украинаны, Румынияне, Венгрияне азат итә.

Бөек Җиңү көнен Чехословакиядә каршылый.

1946 елда демобилизацияләнә. 1946 дан Мәскәү өлкәсе Ногинскида яши, 1983 елда вафат була. Ногинск шәһәренең Глухово зиратында күмелгән. Яшәгән йортына (Ногински шәһәре) мемориаль такта куела.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]