Ахирнәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Ахирнәр (гарәп. آخر النهرахир ән-нәһр — «елганың ахыры»[1]; Эридан α, Эридан альфасы, α Eri) — Эридан йолдызлыгының +0,5 йолдызча зурлыктагы иң якты йолдызы һәм яктырыш буенча күк йөзендә тугызынчы урында тора. Йолдызлыкның көньяк кырыенда урнаша.

Физик хасиятләр[үзгәртү]

Ахирнәрнең үз күчәре тирәсендә тиз әйләнүе аркасында котып яньчеклеге

Ахирнәр — якты күк йолдыз, аның массасы 6–8 Кояшныкына тигез. Ул Кояштан меңәр тапкыр яктырак һәм Кояш системасыннан якынча 144 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Якты йолдызлардан Ахирнәр — иң аз йомры. Ул үз күчәре тирәсендә бик тиз әйләнә, шуңа күрә аны ямьшәйтә һәм аның экватор диаметры котып диаметрыннан 50 % артыграк.

Тарих[үзгәртү]

Клавдий Птолемей дәверендә Эридан θ «Елганың» иң ахыргы йолдыз булган, чөнки калган йолдызлар офыктан калкмаганнар һәм грек утрауларында күзәтә алмаганнар. Хәзерге вакытта исә «Елганың ахыры» Эридан α йолдызында урнаша, ә Эридан θ Акамәр (гарәп. آخر النهرахир ән-нәһр; рус. Акамар) исемене йөртелә.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Ахир — ахыр; нәһер — елга. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.