Ашбула

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ашбула latin yazuında])

Ашбула́ елгасыКөнчыгыш Кама аръягындагы елга. Минзәлә елгасының сул кушылдыгы. Озынлыгы 13,2 км, бассейнының мәйданы 36 км². Минзәлә районы территориясеннән ага. Елга башы Бакчасарай авылыннан көнбатыштарак, тамагы Белопахотный посёлогыннан 1,6км көньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 170 м, тамагыныкы — 61 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 34%. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,29 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,26-0,5 л/с•км². Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 138 мм, ташу агымы катламы 90 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры — апрельнең беренче көннәрендә башлана. Кагыйдә буларак, Ашбула ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,06 м³/с. Язын суы каты (6-9мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л. Елгада 452 мең м³ күләмле буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]