Ашыт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Ашыт
Тасвир
Озынлыгы 89 км
Бассейн мәйданы 1.065 км²
Елгалар бассейны (Югары) Идел Куйбышев сусаклагычына кадәр (Ука бассейныннан тыш)
Елга тамагы Илләт елгасы
Урнашкан урыны
Ил Русия
Төбәк Мари Ил, Чуашстан, Киров өлкәсе, Татарстан

Ашыт елгасыКөнбатыш Кама алды төбәгендә. Илләт елгасының сул кушылдыгы. Озынлыгы 83 км, бассейнының мәйданы 1087 км². Елга башы Арча районының Ашытбаш авылыннан 2,5 км көньяктарак, Әтнә һәм Биектау районнары территориясеннән ага, тамагы Мари Республикасы территориясендә. Елга башының абсолют биеклеге 155 м, тамагыныкы — 81 м. Елганың су җыелу мәйданы елга үзәнлекләре белән киң сөзәк тау тезмәләренә бүлгәләнгән калкулыклы тигезлектән гыйбарәт. Елга үзәне асимметрияле (уң яктагы сөзәклекләре беркадәр текәрәк), шуның аркасында эрозия шактый тирән уелган. Елга тугае ачык беленә, түбән агымдагы үзәне сазланган. Елга юлы бормалы. 19 кушылдыгы бар, уң кушылдыкларыннан иң зурлары: Оры (14,2 км), Шашы (14,8 км), Үртәм (17,8 км), Өлә (17 км); сул кушылдыгы — Симет (24,1 км). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,38 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Елга режимы 1932-35 елда Потаниха авылы янындагы гидрологик постта өйрәнелә. Режимда җәйге һәм кышкы саегулар һәм ташу вакытлары (еллык су агымының 80-90% ы шушы чорга туры килә) билгеләнә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 180 мм, ташу агымы катламы 140 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ун көнлегендә башлана. Җәйге саегулар тотрыклы, кайвакыт яңгырлар ташкыны белән үзгәрә. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,575 м³/с. Кышкы саегулар боз ката башлау вакытына, гадәттә, ноябрьдә башларына туры килә. Кыш азагына бозның калынлыгы 65 см га җитә. Суы гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы; язын чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 450 мг/л ка кадәр (елга тамагында 1100 мг/л га кадәр). Елгада гомуми күләме 4,9 млн. м³ булган 11 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла. Әтнә районында Ашыт бассейнында аеруча саклана торган территория — Ашыт комплекслы табигать тыюлыгы (1997) урнашкан.

Чыганаклар[үзгәртү]