Бавария

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бавария latin yazuında])
Бавария
алман. Freistaat Bayern
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 12 гыйнвар 1919
Сурәт
Рәсми исем Freistaat Bayern, État libre de Bavière, Free State of Bavaria, Stato Libero di Baviera һәм Freistoot Boarn
Кыскача исем Bayern, Boarn, Bavaria, Baviera, Bavière, Beieren һәм Beieren
ХФӘ билгесе ˈbaɪ̯ɐn
... хөрмәтенә аталган бавары[d]
Демоним баварец, баварка, баварцы, Bayer, Bayerin, Bayerinnen, Bayern, bajor, bavarese һәм bavaresi
Архивлары саклана Bavarian Hauptstaatsarchiv[d]
Рәсми тел Литературный немецкий язык[d] һәм австро-баварский язык[d]
Гимн Байар җире һимны[d]
Дөнья кисәге Европа
Дәүләт  Алмания[1]
Башкала Мүнхен
Административ-территориаль берәмлек Алмания
Сәгать поясы Үзәк Аурупа вакыты[d]
Иң көнчыгыш ноктасы 48°42′02″ т. к. 13°50′15″ кч. о.
Иң төньяк ноктасы 50°33′19″ т. к. 10°11′44″ кч. о.
Иң көньяк ноктасы 47°16′12″ т. к. 10°10′42″ кч. о.
Иң көнбатыш ноктасы 50°03′01″ т. к. 8°58′35″ кч. о.
Геомәгълүматлар Data:Bayern.map
Иң югары ноктасы Цугшпитце[d]
Иң түбән ноктасы Каль-ам-Майн
Идарә итү формасы парламентская республика[d]
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы премьер-министр Баварии[d]
Хөкүмәт башлыгы Маркус Зёдер[d]
Башкарма хакимият Government of Bavaria[d]
Канунбирү органы Баварский ландтаг[d]
Югары мәхкәмә органы Bavarian Constitutional Court[d]
Әгъзалык IT Planning Council[d]
Рәсми бәйрәм Богоявление[d], Праздник Тела и Крови Христовых[d], Собор всех святых[d], День Реформации[d], Взятие Пресвятой Девы Марии в небесную славу[d], Яңа ел, Великая пятница[d], Пасхальный понедельник[d], Беренче май, Вознесеньев день[d], Духов день[d], Раштуа һәм День подарков[d]
Обязательное образование (минимальный возраст) 6 яшь[2]
Мәҗбүри белем алуның максималь яше 18 яшь[2]
Халык саны 13 124 737 (31 декабрь 2019)
Административ бүленеше Югары Бавария[d], Түбән Бавария[d], Югары Пфальц[d], Югары Франкония[d], Урта Франкония[d], Нижняя Франкония[d] һәм Швабия[d]
Су өслеге өлеше 2 процент
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 503 метр[3]
Эшсезлек дәрәҗәсе 3 процент
Кардәш шәһәр Шаньдун[d], Квебек, Западно-Капская провинция[d], Гаутенг[d], Сан-Паулу (штат), Гуандун[d], Карнатака һәм Джорджия
Нәрсә белән чиктәш Баден-Вүртемберг, Һессен, Саксония ирекле дәүләте, Түрингия, Зальцбург[d], Форарльберг[d], Югары Австрия[d], Тироль[d], Санкт-Галлен[d], Карловарский край[d], Пльзен төбәге[d] һәм Көньяк Чехия төбәге[d]
Әүвәлгесе Королевство Бавария[d]
Кулланылган тел алман теле, австро-баварский язык[d], восточнофранкские диалекты[d], Швабский диалект[d] һәм Майнфранкские диалекты[d]
Бүләкләр
Бюджет 71 424 666 800 €[5]
Тәртипне билгеләүче төп текст Конституция Свободного государства Бавария[d]
Мәйдан 70 551 км²
E-mail mailto:direkt@bayern.de[6]
Харита сурәте
Позиционная карта
Рельефная позиционная карта
Подробная карта
Югары дәрәҗәле Интернет домены .bayern[d]
Яклаучы изге Изге Ана
Ачык мәгълүматлар порталы open bydata[d]
Феноменның икътисады экономика Баварии[d]
Значок
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 24 100 ± 99[7]
Рәсми веб-сайт bayern.de(алм.)
Каналның URL-лы bayern.de/rss/pm.php(алм.), bayern.de/rss/newsletter.php(алм.) һәм bayern.de/rss/pm_alle.php(алм.)
Куллану шартларына сылтама bayern.de/impressum/(алм.)
Яшеренлек сәясәте URL-ы bayern.de/datenschutz/(алм.)
Элемтәгә керү бите bayern.de/buergerservice/kontakt/(алм.)
Ссылка на выходные данные bayern.de/impressum/(алм.)
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме [d]
Объектның күренешләре өчен төркем [d]
Карта
 Бавария Викиҗыентыкта

Бавария (алман. Bayern, рәсми аталышы Freistaat Bayern) - Федераль Алмания Республикасының көньяк һәм көньяк-көнчыгышындагы Федераль җир, АФРда зурлыгы ягыннан иң борынгы федераль җир булып исәпләнә. Административ бүленеше: җиде административ округ - Югары Франкония, Урта Франкония, Түбән Франкония, Югары Пфальц, Түбән Бавария, Югары Бавария, Швабия. Башкаласы - Мюнхен. Төп халык - баварлар, франконнар һәм шваблар.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бавария территориясеннән үткән Дунай елгасы

Ландшафт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бавариянең төп шәһәрләре - Мюнхен, Нюрнберг, Аугсбург, Вюрцбург һәм Регенсбург. Бавариянең көнчыгышында Франкон Урманы, Фихтель таулары, Оберпфальцер һәм Бёмервальд таулары, көньягында Альп таулары, көнбатышында шваб Штуфенланд җире һәм төньягында Шпессартпен Рен урнашкан.

Бавариядә борынгы герман ландшафтың өч бүлеге урнашкан: төньяк Калькальпен һәм Альп таулары күл-үзәннәре белән Бавария калкулыклары Дунай елгасына кадәр сузылган.

Бавариядә күпсанлы елгалар бар, аның күбесе Дунай белән бәйләнешеп тора. Бавариянең төньяк-көнбатышында Майн елгасы ага, Франкон урманының һәм Фихтельгебирге урманына янәшә Заале елгасы башлана. Рейн һәм Дунай бассейны 1992 елда Рейн-Майн-Дунай каналы белән берләштерелгән.

Дунай - Европада күләме буенча Иделдән соң икенче урын тота. Елга кайбер җирләрдән буалар белән буылган.

Бавария - күлләр иле. Чама белән 1600 күл Альп тауларында. Иң зурлары - Кимзее, Аммерзее, Штарнберг, Тегернзее, Конингсзее үзәне, иң тирәне - Вальхензее (192 м.).

Франкон Альп һәм Бавар Альпының көньягында күпсанлы шахталар бар. Бавариянең иң борынгы шахтасы - Зальцграбенһөле (Salzgrabenhöhle, 7800 м).

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баден-Вюртемберг 829 км
Гессен 262 км
Тюрингия 381 км
Саксония 41 км
Чехия 357 км
Австрия 816 км
Боден күле 19 км — Боден күле Бавария белән Швейцария чиге буйлап урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бавария территоиясендә алманнарның бавар кабиләсе яшәгән. 1070—1180 елларда Баварияда Вельф династиясе хакимлек кылган. 1180—1918 елларда Виттельсбахлар династиясе идарә иткән. 1806 елда кыйраллык вә Рейн иттифагы әгъзасы. 1871 елдан Алмания империясе составында. 1945 елдан АКШ оккупация зонасы, 1949 елдан исә Федератив Алмания Җөмһүриятеның тәркиби өлеше.

Борынгы тарих күзлегеннән караганда, Алманиянең бу төбәген Байар җире (иле) дип атау дөресрәк булыр иде. Алман телендәге үзатамасы да моны раслый. Ләкин әлегә татар телендә русча әйтелеш кенә канунлаштырылган.

Байар җире гимны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

BAYERNLIED

Gott mit dir, du Land der Bayern, 
deutsche Erde, Vaterland!
Über deinen weiten Gauen
ruhe seine Segenshand!

Er behüte deine Fluren,
schirme deiner Städte Bau
und erhalte dir die Farben
seines Himmels, weiss und blau!

Gott mit dir, dem Bayernvolke,

dass wir, uns’rer Väter wert,

fest in Eintracht und in Frieden

bauen uns’res Glückes Herd!

Dass mit Deutschlands Bruderstämmen
einig’ uns, ein jeder schau’,
und den alten Ruhm bewähre
unser Banner, weiss und blau!

БАЙАРЛАР ҖЫРЫ

(беренче ике куплетының тәрҗемәсе)

Ходай Байар илен яклый,

Алман нәселе Ватанын,

Киң җирләребез сагында –

Аның кодрәт калканы!

Иминлектә ил-көнебез,
Шәһәрләр төзелеше,
Безнең ак-зәңгәр байракта –
Изге күкләрнең төсе.

Ходай Байар халкын саклый,

Без – бабалар мирасын,

Бердәмлектә, татулыкта

Корып бәхет оясын.

Байар халкы, алман нәселе!
Ходай биргән байлыгың:
Борынгы даның сурәте – 
Ак-зәңгәр төс байрагың!

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бавария — индустриаль-аграр район. Электр энергиясенең яртысын ГЭСлар бирә. Сугыштан соңгы елларда нефтьне эшкәртү (Ингольштадт, Нойштадт) вә нефть химиясе сәнәгате барлыкка килгән (нефть Марсель, Генуя, Триест портларыннан торбалар аркылы китерелә). Бавария Алманиянең әлүмин продукциясенең 1/3 өлешен бирә. Сәнәгатьнең алдынгы тармагы — машиналар төзү: электротехника, (Мүнхен, Нүрнберг, Эрланген), гомуми машиналар төзү (Аугсбург, Ашаффенбург), транспорт машиналар төзү, шул исәптән автомобилләр төзү (Мүнхен, Аугсбург, Ингольштадт) һәм очкычлар төзү (Аугсбург), төгәл механика (Нюрнберг). Тукымачылык (Хоф, Аугсбург) вә тегүчелек, азык-төлек сәнәгате дә мөһим урын тота. Альп тауларының Бавариядәге күренеше


  1. archINFORM — 1994.
  2. 2,0 2,1 https://www.km.bayern.de/ministerium/institutionen/schulberatung/schullaufbahnberatung/schulpflicht.html
  3. GeoNames — 2005.
  4. https://bigbrotherawards.de/2003
  5. Freistaat Bayern – Haushaltsplan 2023 / Hrsg.: Bayerisches Staatsministerium der Finanzen und für Heimat — 2023.
  6. https://www.bayern.de/buergerservice/kontakt/
  7. YouTube Application Programming Interface