Бадәмсыман бизләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бадәмсыман бизләр latin yazuında])

Бадәмсыман (миндальсыман) бизләркеше вә умырткалы хайваннар лимфа системасының әгъзалары, лимфоид тукымалар тупламы. Авыз куышлыгы вә тамакның лайлалы тышчасында урнашкан. аңкау, тел (телның арткы ягында), борын-йотыклык гөмбәзендә һәм торбасыман (ишетү тобаларның тишекләрендә) бадәмсыман бизләре бар. Алар бугазда урнашкан лимфа фолликуллары белән бергәлектә химая итә торган киртә — лимфаденоид бугаз боҗрасын хасил итә. аңкау бадәмсыман бизләре шәкеле бадәмгә охшаш (аны гланда дип тә атыйлар) һәм аңкауның һәр ике ягында урнашкан. аңкау бадәмсыман бизләрендә бик күп очрый торган хроник ялкынсыну (тонзиллит, ангина) җәрәянендә (процессында) аларның химая итү хосусыяте бозыла һәм алар организм өчен хәвефле эрен хасил итә торган микроблар учагына әйләнә. Бадәмсыман бизләрнең зурлыгы аларның функциональ халәтенә бәйле түгел. Бадәмсыман бизләрдә лимфоцитлар хасил була һәм бу җирдә өлешчә лимфа агымына, өлешчә авыл белән бугаз куышлыгына чыга. Бадәмсыман бизләр организмны авыруны тудыручы микроорганизмнардан химаялау һәм иммунитет хасил итүдә катнаша.