Балаково

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
шәһәр (1911 елдан)
Балаково
Герб
Герб
Ил Русия
Төбәк Сарытау өлкәсе
Район Балаково районы
Координаталар 52°00′00″т.к. 47°48′00″кч.о. / (G)
Нигезләнде 1762
Мәйдан 79 км²
Мәркәз биеклеге 25 м
Халык саны 199 573 кеше (2010)
UTC UTC+4
Телефон коды +7 8453
Почта индексы 413840
Автомобиль коды 64, 164
Рәсми сайт http://www.mo-balakovo.ru/
Балаково (Русия)
Red pog.png
Балаково (Сарытау өлкәсе)
Red pog.png


Балаково (рус. Балаково) — Русия шәһәре, Балаково районының административ үзәге.

Халык саны — 199 573 кеше буйсындырылган торак пунктлары белән — 200 862 кеше.[1]

География[үзгәртү]

Балаково Идел елгасының сул ярында, Сарытаудан 161 километр төньяк-көнчыгыштарак урнаша.

Идел буе тимер юлының Балаково станциясе. Елга порты. Шәһәр аша Р226 (ВолгоградСарытауСамара) автоюл бара.

Сәгать поясы[үзгәртү]

Map of Russia - Moscow time zone.svg

Сарытау халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.

Климат[үзгәртү]

  • Елның урта температурасы — +6,4 °C
  • Елның урта җил тизлеге — 4,1 м/с
  • Елның урта һава дымлылыгы — 65,3%
Сарытау климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 8 8 17 31 34 40 41 41 38 25 16 11 41
Уртача максимум, °C −5,6 −5,2 1,0 12,9 21,3 25,9 27,7 26,0 19,4 10,7 1,0 −4,3 10,9
Уртача температура, °C −8,8 −8,9 −2,9 7,6 15,3 20,1 22,1 20,1 13,9 6,5 −1,6 −7,2 6,4
Уртача минимум, °C −11,7 −11,9 −6,2 3,3 10,1 15,0 17,0 15,1 9,5 3,3 −3,8 −9,8 2,5
Абсолют минимум, °C −37 −35 −27 −17 −3 2 6 4 −2 −12 −23 −33 −37
Явым-төшем нормасы, мм 52 36 34 32 35 49 53 45 42 44 52 57 531
Чыганак: [1] [2]

Исемнең килеп чыгышы[үзгәртү]

Өч версия бар:[2]

  1. рус. балакать сүзеннән.
  2. бурлак сүзеннән
  3. тат. балык сүзеннән

Тарих[үзгәртү]

Мальцев йорты

XVIII гасырның башында Балаков-Юрт казаклар кордоны телгә алына.[2]

Балаково авылы 1762 елда староверлар тарафыннан нигезләнә.

1856 елда Балаковода 2 чиркәү һәм 357 йорт булган.

XIX гасырның ахырында Балаково Самара губернасының халык саны буенча икенче торак пункт булган.[3]; 1911 елда аңа шәһәр статусы бирелә.

19191924 елларда — Самара губернасы Балаково өязе үзәге. 19281934 елларда Түбән Идел крае, 19341936Сарытау крае, 1936 елдан — Сарытау өлкәсе составында.

1956—1970 елларда Сарытау ГЭСы төзелә, 1985 елда Балаково АЭСның беренче энергоблокы эксплуатациягә тапшырыла.

Халык[үзгәртү]

1856[4] 1897[5] 1926[4] 1931[4] 1939[4] 1959[6] 1970[7] 1979[8] 1989[9] 2002[10] 2010[1]
2 715 18 926 ~13 000 ~19 900 ~23 000 36 428 103 495 151 560 197 391 200 470 200 470

Милли состав (2010): руслар — 91,0%, украиннар — 2,2%, татарлар — 1,7%.

Икътисад[үзгәртү]

Теплоэлектроцентраль, Сарытау ГЭСы, атом электростанциясе.

Сүс әйберләр заводы, вагоннар төзү заводы, «Балаковорезинотехника» заводы, суднолар ремонтлау заводы, металлургия комбинаты, һ. б.

Мәдәният[үзгәртү]

Василий Чпапевның музей-йорты; Сарытау Алесандр Радищев исемле сәнгать музее филиалы, Сарытау өлкәне өйрәнү музее филиалы.

Югары уку йортлары[үзгәртү]

  • Юрий Гагарин исемле Сарытау дәүләт техника университетының филиалы
  • Сарытау дәүләт иҗтмагый-икътисади университетының филиалы
  • Сарытау дәүләт хокук академиясенең филиалы
  • Пётр Столыпин исемле Идел буе дәүләткә хезмәт итү академиясенең филиалы
  • Заманча һуманитар академиясенең филиалы

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү]

Танылган шәхесләр[үзгәртү]

Галерея[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]