Банан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Банан
Musa JPG01.jpg
Фәнни классификация
Патшалык: Үсемлекләр
Өсбүлекчә: Ачыкорлыклылар
Сыйныф: Берөлешлеләр
Тәртип: Имбирчәчәклеләр
Гаиләлек: Бананлылар
Ыруг: Банан
Латин атамасы
Musa L.
Төрләре

Wikispecies-logo.svg

Викитөрләрдәге систематика

Commons-logo.svg
Рәсемнәр
Викиҗыентыкта

ITIS 42388
NCBI 4640

Бана́н (лат. Músa) — күпъеллык үләннәрнең бананлылар (Musaceae) гаиләсенең ыругы. Банан – ул пальма агачына охшаган үлән. Банан дип башлыча, аның яшарга яраклы җимешен атыйлар. Бананның 500гә якын төре бар. Банан үләненең сабагы кайчакта 10 метрга, ә диаметры 40 сантиметра җитә. Бер сабакта уртача, авырлыгы 500 килограммга җиткән 300 банан үсеп утыра.[1] Җиләк-җимеш һәм яшелчә хикмәтләре Банан туклыклы да, аның составында организмыны энергия белән тәэмин итеп торган сахароза, фруктоза һәм глюкоза бар.

Тумышы белән Малайзиядән булган бананны башта Һиндстанга керткәннәр. Безнең эрага 200 елда инде Көньяк Кытайда банан плантацияләре булган. Анда ул экзотик җимеш итеп саналган. Риваятьләргә караганда, Һиндстанга баргач, Александр Зөлкарнәйн бананның тәмен татып карый һәм ошатып, үзе белән Көнбатышка алып кайта.

Банан плантациясе

Азык-төлек һәм дәва сыйфатлары[үзгәртү]

Бананны эчәклек эшчәнлеге бозылганда диета сыйфатында да кулланалар. Ул ашказаны җәрәхәте вакытында ашарга яраклы бердәнбер җимеш булып тора. Ул ашказаны согының ачылыгын бетерә һәм, ашказаны тышчасын йомшак текстура белән каплап, авыртуны баса. Диарея вакытында да банан бик ярап куя. Әйткәнебезчә, ул юан эчәклек эшчәнлеген җайлый, аңа, эчәклекне тулы куәтенә эшләтеп китәр өчен, суны күп итеп сеңдерергә ярдәм итә. Бу аның составындагы пектинга бәйле. Банан шулай ук эчәклектәге зарарлы бактерияләрне дә бетерә. Бананнан ясалган баллы-сөтле коктейль махмырдан менә дигән чара. Банан ашказанын тынычландыра, магний, калий, А1, В6, В12 һәм С витаминнарына бай булуы белән ул организмнан никотинны чыгарырга да сәләтле. Тикшеренүчеләр фикеренчә, бананны даими ашаган кешедә инсульт булу куркынычы кырык процентка кими икән. Әле тагын бер файдалы ягы: банан баш мие эшчәнлеген дә яхшырта. Азканлылык вакытында да банан ашарга киңәш ителә, ни өчен дигәндә, банан кандагы гемоглобин эшләнеп чыгуга булыша. Теге яки бу продуктка аллергия булганнарга да әлеге җимешне ашарга кирәк. Чөнки банан аллергия барлыкка китерми торган аминокислоталардан гына тора.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү]