Бараба татарлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бараба татарлары latin yazuında])
Бараба татарлары
Үз аталышы

параба, бараба, барама

гомуми сан

8000

яшәү җире

Россия: Көнбатыш Себер

Теле

Себер татар теленең бараба диалекты

Дине

мөселманнар

Бүтән халыкка керүе

Татарлар

Бараба татарлары, парабалар (шулай ук, параба, бараба, барама) — Об белән Иртеш елгалары арасында яшәүче татарлар, Себер татарларының бер төркеме[1].

Саннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1897 елда 4 433 кеше барабалы булып саналган. 1926 елда — 7 528. Калган елларны татарлар белән исәпләнгәннәр. 1971 елга этнографлар тарафыннан саннары якынча — 8 380 кеше дип уйланылган[2]. 2012 елга Новосибирск өлкәсендә саннары 8000ләп кеше дип уйланыла.[3]

Этнографик төркемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бараба татарлары составында 3 этнографик төркемне аералар: бараба – тураҗ, лүбәй – тунус һәм теренин-чой татарларын.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Корусенко С. Н., Кулешова Н. В. Генеалогия и этническая история барабинских и курдакско-саргатских татар. — Новосибирск, 1999. — С.6.
  2. Селезнёв А. Г. Барабинские татары: Истоки этноса и культуры. — Новосибирск, 1994. — С.6.
  3. http://news.ngs.ru/more/361037/ В Новосибирской области осталось два коренных народа
  4. Онлайн - энциклопедия Tatarica

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]