Баскетбол

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Баскетбол
Basketball at the 1988 Summer Olympics - URS vs. USA.JPEG
1988 ел Олимпия уеннарында ярымфиналда ССРБ АКШ такымын туктата
Халыкара федерация FIBA, фр. Fédération Internationale de Basketball
Беренче тапкыр искә алына 1891 ел
Теркәлгән уенчылар 5
Сыйфатламасы
Категория такымлы туплы уен
Үткәрелү урыны баскетбол мәйданчыгы 15Х28
Уйналу вакыты чиста вакыт белән 40 яки 48 минут
Олимпия уеннарында 1936

Баскетбо́л (инг. basket — кәрзин, ball — туп) баскетбол тубы белән такымлы спорт уен төре. Баскетболны биш кешедән торган ике төркем уйный. Һәрбер такым уенчыларының максаты – ятьмәле боҗрага тупны кертү һәм көндәш уенчыларга тупны үз кулларына күчерүләренә һәм үз боҗраларына тупны кертүләренә комачаулау. Боҗра җирдән 3,05 метр (10 фут) биеклектә урнашкан. Якын һәм урта ераклыктан кертелгән туп өчен ике, ерактан (3 очко сызыгыннан арырак ноктадан) кертелгән туп өчен өч очко бирелә. Штраф ыргытуы өчен 1 очко бирелә.

Баскетбол тарихы 1891 елда башлана. Уенны Спрингфилд көллияте мөгаллиме, профессор Джеймс Нейсмит уйлап чыгара.

Олимпия уеннары программасына баскетбол 1936 елда Берлинда узган Олимпия уеннары вакытында кертелә. Джеймс Нейсмит заманыннан бирле баскетбол бик күп үзгәрешләр кичерә. Бүген бу уен дөньяда иң популярларның берсе булып тора.

Галерея[үзгәртү]


Чыганаклар[үзгәртү]