Баск теле
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| Баск теле | |
|---|---|
| Илләр: | |
| Төбәкләр: | Басклар иле, Наварра |
| Тел гаиләсе: | Син-кавказ макрогаиләсе (гипотеза) |
| Язу: | латин әлифбасы |
| Рәсми халәт | |
| Күзәтүдә тора: | Euskaltzaindia |
| Тел кодлары | |
| ISO 639-1 | eu |
| ISO 639-2 | baq (B); eus (T) |
| Проект:Телләр | |
Баск теле (үзатамасы Euskara) — басклар теле, Басклар иле һәм Наварраның рәсми теле. Башка Аурупа телләреннән аермалы буларак баск теле һинд-аурупа яки башка телләр гаиләләренә керми, ул изолят тел дип санала. Гомуми сөйләшүчеләр саны — якынча 700 мең кеше. Күпчелек басктеллеләр Басклар илендә, калганнары Аурупа, Америка һәм Австралиянең төрле регионнарында яши.
Баск телендә беренче китап — Linguae Vasconum Primitiae, ул 1545 елда чыга. 1982 елдан бирле баск теле Басклар иленең рәсми теле.
Эчтәлек |
Язу[үзгәртү]
Баск теле латин әлифбасына нигезләнә. Аның әлифбасы 22 хәрефтән тора: а, b, d, e, f, g, h, i, j, k, l, m, n, ñ, o, p, r, s, t, u, x, z. Басым сүз башыннан икенче иҗеккә куела.
Шулай ук карагыз[үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү]
- ↑ IV. Inkesta Soziolinguistikoa Gobierno Vasco, Servicio Central de Publicaciones del Gobierno Vasco 2008, ISBN 978-84-457-2775-1
Сылтамалар[үзгәртү]