Баулы (елга)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баулы (елга) latin yazuında])
(Баулы (Ык кушылдыгы) битеннән юнәлтелде)
Баулы (Ык кушылдыгы)
География
АТБ Татарстан
Ил Россия
Координатлар 54°25'59.9"тн, 53°12'39.2"кнч, 54°24'42.8"тн, 53°23'41.3"кнч
РДСР 10010101312111100028084
Нинди сулыкка коя Ык Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 102 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 16 километр Edit this on Wikidata
Карта

Баулы́ елгасыКөнчыгыш Кама аръягындагы елга. Ыкның сул кушылдыгы. Озынлыгы 15,9 км, бассейнының мәйданы 101,5 км². Баулы районы территориясеннән ага. Елга башы Якты Күл авылының төньяк читендә, тамагы Кызылъяр авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 270 м, тамагыныкы — 106 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 28%. Баулы елгасының 1 дән алып 7 км га кадәр озынлыктагы 4 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,19 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена.

Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 84 мм, ташу агымы катламы 70 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрьнең беренче ун көне эчендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,05м³/с. Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400-500 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла. Елга буенда шул исемдәге шәһәр урнашкан.

Су реестры мәгълүматы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия дәүләт су реестры мәгълүматы буенча елга Чулман бассейн округында урнашкан. Кече елга бассейны — Чулман кушылдыклары бассейны Агыйдел кушылганчы, елга бассейны — Чулман.[1]

Су ресурсларының федераль агентлыгы мәгълүматы буенча:[1]

  • Дәүләт су реестрында су объектының коды — 10010101312111100028084
  • Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 111102808
  • Бассейн коды — 10.01.01.013
  • ГӨ буенча саны — 11
  • ГӨ буенча чыгарылышы — 1

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]