Башкортстан Корылтае

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкортстан Корылтае latin yazuında])

Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы - Корылтай [1] (баш. Башҡортостан Республикаһының Дәүләт Йыйылышы — Ҡоролтай) — Башкортстан Республикасының югары кануннар кабул итү органы, парламент. Россия Федерациясе субъектлары арасында Башкортстан парламенты иң зуры (110 депутат).

1938-1995 елларда Башкорт АССР Югары Шурасы.

1995 елда Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы - Корылтай нигезләнә.

1995-2003 елларда ике палатадан торган. 2003 елдан бер палаталы.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елда I, II һәм III Бөтен башкорт королтайлары үтә. 1917 елның 10 декабрендә дәүләтчелекне булдыралар III Башкорт корылтаенда башлангыч парламент — Кече корылтай сайлана.

1920 елдан 1937 елгача Советларның Бөтен Башкортстан 1 - 10 съезлары үтә, алар барышында Башкортстан үзәк башкарма комитеты сайлана.

1938 елдан 1995 елгача— 1 - 12-се чакырылыш Башкорт АССР ы Югары Советының ( 1993 елдан — Башкортстан Югары Советы) сессияләр.

1994 елның 2 мартында "Башкортстан Дәүләт җыелышы — Корылтай турында законы кабул ителә, аңа ярашлы парламент ике палатадан — Вәкиллек палатасы һәм Законнар чыгару палатасына тора.

2002 елның 30 декабрендә яңа "Башкортстан Дәүләт җыелышы — Корылтай турында" законы кабул ителә.

1995 елдан 2013 елгача— 1 - 4-се чакырылыш Башкортстан Дәүләт җыелышы — Корылтай сессияләр .

Кануннар кабул итү органы җитәкчеләре [2][үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкорт АССР Югары Шурасы җитәкчеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1 Мортазин Муса Лот улы (1891-1937) БашЦИК Рәисе (1920-1921).
2 Шәһит Ходайбирдин (1896-1924) БашЦИК Рәисе (1921-1922).
3 Кушаев Хафиз Кушай улы (1888-1937) БашЦИК Рәисе (1922-1929)
4 Шафиков Таймас Шафик улы (1899-1937) БашЦИК Рәисе (1929-1931).
5 Афзал Таһиров (1890-1937) БашЦИК Рәисе (1931-1937).
6 Ибраһимов Рәхим Кирәй улы (1904-1971) БашЦИК Рәисе вазифаcын башкаручы (1937-1838).
7 Нигъмәтҗанов Гыйльман Вилдан улы (1911-1989) БАССР Югары Советы Президиумы Рәисе (1946-1950).
8 Зәгафуранов Фәйзрахман Зәгафуран улы (1913-1975) БАССР Югары Советы Президиумы Рәисе (1950-1967).
9 Солтанов Фәйзулла Вәли улы (1922-1992) БАССР Югары Советы Президиумы Рәисе (1967-1990).

Корылтай җитәкчеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

10 Рәхимов Мортаза Гобәйдулла улы(1934) Башкортстан Республикасы Югары Советы Рәисе (1990-1993).
11 Демин Юрий Сергеевич (1940-2009) Рәис вазифасын башкаручы, Башкортстан Республикасы Югары Советы Рәисе (1994-1995).
12 Зайцев Михаил Алексеевич (1938-2010) Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы - Корылтай Рәисе (1995-1999)
13 Толкачев Константин Борисович (1953) Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы - Корылтай Рәисе (1999 елдан алып).

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Закон Республики Башкортостан «О Государственном Собрании – Курултае Республики Башкортостан»
  2. Башҡортостан Парламенты етәкселәре