Башкорт дәүләт университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкорт дәүләт университеты latin yazuında])
Башкорт дәүләт университеты
Эшләү еллары 1957 ел
Ректор Николай Морозкин (1953)[d]
Тел рус теле
Сайт bashedu.ru

Башкорт дәүләт университеты (БДУ, рус. Башкирский государственный университет, баш. Башҡорт дәүләт университеты) — Уфадагы классик төрдәге югары уку йорты.

2021 елның гыйнварыннан, Башкортстан хакимияте ике мөстәкыйль югары уку йортын — БДУ белән УДАТУ (Уфа дәүләт авиация техник университеты) берләштереп, яңа югары уку йорты — Уфа фән һәм технологияләр университеты (рус. Уфимский университет науки и технологий, баш. Өфө фән һәм технологиялар университеты) оештыру фикерен алга куя, дигән мәгълүмат бар[1].

2022 елның 8 июлендә Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков БДУ һәм УДАТУ (Уфа дәүләт авиация техник университеты) базасында яңа вуз – Уфа фән һәм технологияләр университеты төзү турында боерыкка кул куйган. БДУ белән УДАТУ рәсми рәвештә кушыла [2].

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1909 елның 2 июлендә Россия империясенең халык мәгарифе министры Александр Шварц Уфада 1909 елның 1 июленнән, ягъни финанслау башланган көннән өчьеллык укытучылар институты ачарга рөхсәт итү турында киңәш бирә. 1912 елда институтның беренче чыгарылышы була. Аны, тулы уку курсы үтеп, 24 кеше белем ала.

1929 елда укытучылар институты базасында К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институты] оештырыла.

1957 елда ССРБ Министрлар Шурасының 1957 елның 20 июлендәге карары белән педагогия институты «Башкорт дәүләт университеты» дип үзгәртелә. 6 ноябрьдә университетны ачу тантанасы үткәрелә. Илдә ул 37 нче уку йорты була. Аны оештыручы һәм университетның беренче ректоры итеп Шәйхулла Чанбарисов тәгаенләнә.

Башкорт дәүләт университеты белем көченең көчле чагылышына һәм бик күп кешеләр өчен аларның туган йортларына әйләнгән.

Фактлар шуны сөйли: башлангыч эшлекле гуманитар дисциплиналар белгечләре әзерләүдә яуланган.

Тарих факультетында да зур уңышларга ирешә. Беренче чиратта XVIII гасырдагы башкорт күтәрелешләренең идеологик, социаль, милли эчтәлеген яңадан карап бәяләгән һәм Зәки Вәлидинең иҗтимагый-сәяси, гыйльми һәм әдәби-публицистик эшмәкәрлеген яңадан тергезгән хезмәтләрне әйтергә кирәк. Шул ук факультетта иң борынгы вакытлардан алып хәзерге көнгә кадәр чорны үз эченә алган, ике кисәктән торган «Башкортстан тарихы» басылып чыга.

Университет Башкортстан, шулай ук бөтен ил белән бергә үсә. Нефть чыгаручы, нефть эшкәртү сәнәгате һәм машиналар җитештерүнең үсеше физика-математика, химия, биология һәм геология-география фәннәренең үсешенә дә көчле йогынты ясый. Бу җәһәттән профессорлар Дмитрий Ожиганов, Валентин Иванов, Миркаши Фартдинов, Фәнил Сәяхов, Алексей Леонтьев, Карл Минскер, Евгений Журавлев, Григорий Заблуда, Юрий Кулагин, Камил Вәлиевларның исемнәрен атап үтәргә кирәк.

Бу елларда Башкорт дәүләт университеты иҗтимагый, дөньяга караш өлкәсендә чын фәнни караш формалашу үзәгенә әйләнгән. Гуманитар фәннәр өлкәсендә профессорлар Әхнәф Кирәев, Мидхәт Гайнуллин, Лев Бараг, Игорь Распопов, Ромен Нәзировлар зур абруй яуладылар. Егерме елдан артык университет белән Шәйхулла Чанбарисов җитәкчелек итә. Ул университетның матди базасын булдыру, уку бинасын педагогик кадрлар белән ныгыту, яңа белгечлекләр ачу өстендә каты эшләде. Аның ССРБ-да университет белеме үсеше турындагы гыйльми хезмәте тәүгеләрдән булып басылып чыкты, бу хезмәт югары белем буенча белгечләрнең югары бәясен алды.

Бүген Башкорт дәүләт университетының штатында 1000-дән артык югары квалификацияле укытучылар эшли, 27 меңгә якын студент укый.

2012 елда Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының югары уку йортларны киметү һәм эреләштерү планнары буенча БДУ га Бөре дәүләт социаль-педагогия институты һәм Зәйнәб Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясе кертелде.

БДУ-ның Стәрлетамак филиалы һәм Зәйнәб Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия «БДУ-ның Стәрлетамак филиалы» булып эшли башлады.

2012 елда Рөстәм Хәмитов РФ Мәгариф һәм фән министры белән очрашуда БДУ, М. Акмулла исемендәге БДПУ һәм Уфа дәүләт икътисад һәм сервис университеты нигезендә «Уфа федераль университеты» оештырырга тәкъдим итә.

2017 елның мартында Өфенең Тукай урамында Башкорт дәүләт университетының тугыз катлы яңа уку корпусы ачылды, аның мәйданы – 14395,20 квадрат метр. Биредә география, тарих, фәлсәфә һәм социология факультетлары, шулай ук Икътисад, финанс һәм бизнес институты урнаша.

2023 елның 10 маенда Башкорт дәүләт университетының төп корпусы (Зәки Вәлиди урамы, 32) төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип танылган.[3]

Ректорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Структура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университет 12 факультет, 2 институт һәм 1 академядән тора. Сибай, Стәрлетамак, Нефтекамада филиаллар, Учалыда факультет эшли. Уку-укыту процессын 105 кафедра алып бара.

Институтлар

  • Физика-техника институты
  • Хокук институты

Факультетлар

  • Математика һәм мәгълүмат технологияләр
  • Химия
  • Биология
  • География
  • Тарих
  • Икътисад
  • Филология
  • Романо-герман филологиясе
  • Башкорт әдәбияты һәм журналистика
  • Инженерлар әзерли торган
  • Философия һәм социология
  • Психология
  • Эшкуарлыкның гомуми иминлеге Академиясе.

Бүген вузда 27 меңнән ким талиб укый. Аларга меңнән артык укытучы белем бирә. Шулар исәбендә 161 фән докторы, 477 фәннәр кандидаты, 111 профессор, 283 доцент.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]