Башкорт дәүләт университеты
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| Башкорт дәүләт университеты | |
|---|---|
| (БДУ) | |
| Оештырылган | 1957 ел |
| Ректор | Әхәт Мостафин |
| Урнашу | Уфа, Зәки Вәлиди ур, 32 |
| Сайт | http://www.bashedu.ru |
Башкорт дәүләт университеты (БДУ, рус. Башкирский государственный университет — Уфадагы классик төрдәге югары уку йорты.
1957 елда, ССРБ Министрлар Шурасы карары белән Тимирязев ис. Башкорт дәүләт педагогика университеты Башкорт дәүләт университеты итеп үзгәртелә. Беренче ректор итеп Шәйхулла Чанбарисов тәгаенләнә.
[үзгәртү] Ректорлар
- Шәйхулла Чанбарисов (1957-1981)
- Рәгыйб Гыймаев (1981-1999)
- Мөхәммәт Харрасов (2000-2010)
- Әхәт Мостафин (2010)
[үзгәртү] Структура
Университет 12 факультет, 2 институт һәм 1 академядән тора. Сибай, Стәрлетамак, Нефтекамада филиаллар, Учалыда факультет эшли. Уку-укыту процессын 105 кафедра алып бара.
Институтлар
- Физика-техника институты
- Хокук институты
Факультетлар
- Математика һәм мәгълүмат технологияләр
- Химия
- Биология
- География
- Тарих
- Икътисад
- Филология
- Романо-герман филологиясе
- Башкорт әдәбияты һәм журналистика
- Инженерлар әзерли торган
- Философия һәм социология
- Психология
- Эшкуарлыкның гомуми иминлеге Академиясе.
Бүген вузда 27 меңнән ким талиб укый. Аларга меңнән артык укытучы белем бирә. Шулар исәбендә 161 фән докторы, 477 фәннәр кандидаты, 111 профессор, 283 доцент.
[үзгәртү] Сылтамалар
- Рәсми сайт (рус.) (башк.)
|
|
|
|---|---|
| Оештыручы әгъзалар | АлтДУ · БашДУ · ВолДУ · ВДУ · ДДУ · ИрДУ · КБДУ · КДУ · КемДУ · КрасДУ (СФУ) · КубДУ · МДУ · ННДУ · НДУ · ПДУ · ПетрДУ · РДУ (КФУ) · СПбДУ · СДУ · ТДУ · УдДУ · УрДУ · ЧелДУ · ЧДУ |
| Әгъзалар | БелДУ · БДУ · ДВДУ · ИвДУ · ИнДУ · КосДУ · МарДУ · МордДУ · НовДУ · ОмДУ · ОДУ · РосДУ · СамДУ · СтавДУ · ТверДУ · УлДУ · ЯрДУ |