Башкорт күтәрелеше (1681–1684)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкорт күтәрелеше (1681–1684) latin yazuında])
(Башкорт күтәрелеше (1681-1684) битеннән юнәлтелде)

1681—1684 еллардагы башкорт күтәрелеше  — 17 гасырның икенче яртысындагы Россиядә булган иң зур күтәрелешләрнең берсе.

Күтәрелеш сәбәпләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күтәрелешнең төп сәбәбе —патша хөкүмәтенең 1681 елның 16 маендагы указы[1]. нигезенде татарларны көчләп христианлаштыру сәясәтенә җавап.

Күтәрелеш урыны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күтәрелешнең көнчыгыш чиге Исәт елгасының урта өлеше, көнбатыш чиге Иделгә тиклем, көньяк чиге —Җаек елгасының башы, төньяктан Чусовая елгасы[2]/

Хәрби көрәш барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баш күтәрүчеләрнең җитәкчесе мөселман дин әһеле Сәет батыр булган. Беренче һөҗумне баш күтәрүчеләр Нугай һәм Себер даругаларында башлый. 1681 елның җәендә дөем отрятка берлешәләр.

1682 елның язында көрәш киң колач ала: Казан даругасындагы күтәрелештә катнашучылар Кама аръягындагы ныгытмаларга ябрыла, Уса дарусында төп һөҗум Көңгер шәһәренә һәм башкорт җирләрендә Строгановлар нигезләгән ныгытмаларга юнәлтелә.[3]

Апрель башында башкорт әтрәтләре Минзәлә, Зәй һәм башка ныгытмаларга ябрала. Алар Камага кадәр барып җитә. Башкорт җирләрендә салынган монастырь һәм чиркәүләргә ут салына.

Баш күтәрүчеләрнең күп санлы әтрәде Уфа, Красный Яр, Ловашное, көнбатышта Пәнҗәр, Каракүл һәм башка авылларны камап ала. Май аенда күтәрелеш бөтен крайны чолгап ала.

Борчуга калган хакимият баш күтәрүчеләргә каршы дворян Ф. Волков җитәкчелегендәге ике мең кешелек әтрәт җибәргән.

Көч кулланып күтәрелешне бастыру уңышсыз булгач, хөкүмәт башкортларны көчләп христиан диненә күчерү сәясәтеннән баш тарткан, күтәрелешдә катнашучыларның гаебен кичерү һәм башка төрле мәрхәмәтлек вәгъдә иткән.

Көчек Юлаев җитәкчелегендәге баш күтәрүчеләр көрәшне туктата, ә Сәет батыр җитәкчелегендәге икенче төркем хакимият белән килешүгә риза булмаган һәм көрәшне девам итә.

Баш күтәрүчеләр ярдәм сорап калмык Аюханга мөрәҗәгать итә.

1682 елның июлендә калмык әтрәтләре Башкортостанга килеп җитә. Күтәрелеш яңадан күтәрелә. Башкортлар һәм калмыклар Уфа һәм Минзәләне камап ала, башкорт җирлерендә төзелгән ныгытмаларга һөҗүм итә.

1982 елның август ахырында — сентябрь башында Җаек елгасының үрге агымында каты алыш барган. Халык хәрәкәтенең активлашуы, калмык әтрәтләренең катнашуы хакимиятнең хәлен катмарлаштыра. Урындага хакимиятнең баш күтәрүчеләрне кыйратырлык көче булмый. Башкортлар һәм калмыклар арасындагы союзны бозу өчен патша хөкумете Аюкай паша белән сөйләшүләр башлый һәм 1683 елның башында калмыклырны көрәштәр читләтүгә ирешә.

Әммә көрәш дәвам итә. 1683 елнын яз-җәй айларында баш күтәрүчеләр Кама аръягындагы ныгытмаларга һөҗум итте. Күккә ашу монастыры яндырыла, солевар, Минзәлә шәһәрләре камап алына. Күтәрелешне бастыру өчен Ю. С. Урусов җитәкчелегендә гәскәр туплана. 40 меңлек калмык тайшасы Башкортстанны Россиядән аерып үз власын урнаштыру өчен каты сугыш башлый. Калмакларның яуызлыга баш күтәрүчеләрне Россия дәүләтенә каршы көрәшне туктатырга мәҗбүр итә. Бу карага Россия дәүләтенең мөселманнарны көчләп чукындыру указы булмавы турында белдерүе булышлык итә.[4]

Күтәрелеш нәтиҗәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортларга яңа ташламалар вәгьдә ителә. 1682 елның октябрендәге патша грамотасында хөкүмәт башкорт җирләрен тартып алу сәясәтен рәсми рәвештә гаепли. Баш күтәрүчеләрнең басымы Россия хөкүметен башкорт җирләрен басып алу һәм көчләп чукындыру сәясәтенән баш тартырга, җиргә хокукларын танырга мәҗбүр иткән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтанмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Акманов И. Г. Башкирские восстания XVII — начала XVIII вв. — Уфа: Китап, 1993—224 с.(рус.)
  • Акманов И. Г. Башкирия в составе Российского государства во второй половине XVII — первой половине XVIII века. 1991 г.(рус.)