Башкорт теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Башкорт теле
Илләр: Рәсәй (Башкортстан), Казакъстан.


Тел гаиләсе: Алтай телләре
Кыпчак төркеме
Рәсми халәт
Рәсми тел санала: Башкортстан
Тел кодлары
ISO 639-1 ba
ISO 639-2 bak
Проект:Телләр
Википедия

Википедиянең
башкорт телендә бүлеге бар!
ba:Баш бит

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.
Башкорт теле (башҡорт теле  [bɑʂ.ˌqʊ̞rt.tɪ̞ˈlɪ̞]) — башкортларның милли теле. Төрки телләренең кыпчак төркеменең кыпчак-болгар төркөмчәсенә карый. Морфологик төре буенча агглютинатив телләр исәбенә керә. Башкорт теленең диалектлары: көнчыгыш, көньяк һәм көнбатыш.

Башкорт теле, урыс теле белән, Башкортстан Республикасының дәүләт теле булып тора[1]. Башкорт теле дәүләт теле дәрәҗәсендә беренче тапкыр Башкорт ҮБК 1921 елдың 6 июль карары белән билгеләнә[2].

Башкорт алфавиты[үзгәртү]

Next.svg Төп мәкалә: Башкорт алфавиты

Ислам динен кабул иткәнгә кадәр башкортлар борыңгы төрки рун язмасын куллана.[3]

Ислам дине белән бергә гарәп язмасы тарала башлый.

1928 елда латиница нигезендә яңа башкорт алфавиты кабул ителә.

1940 елда латин алфавиты урынына кириллица кабул ителә. 1950 алфавитка Ё хәрефе өстәлә һәм нәкъ шундый вариант әлеге вакытта кулланыла. Шулай итеп, гамәлдәге башкорт алфавитында 42 хәреф, шуларның тугыз телнең үзенчәлекле авазларын билгели – Ә ә, Ө ө, Ү ү, Ғ ғ, Ҡ ҡ, Ң ң, Ҙ ҙ, Ҫ ҫ, Һ һ хәрефләре. Шунысы тагы да игътибарга лаек – Ҡҡ, Ҙҙ хәрефләре башка бер төрки телдә дә очрамый.[4][5]

А а Б б В в Г г Ғ г Д д Ҙ ҙ Е е
Ё ё Ж ж З з И и Й й К к Ҡ к Л л
М м Н н Ң ң О о Ө ө П п Р р С с
Ҫ ҫ Т т У у Ү ү Ф ф Х х Һ һ Ц ц
Ч ч Ш ш Щ щ Ъ ъ Ы ы Ь ь Э э Ә ә
Ю ю Я я

Алфавиттагы хәрефләрнең бүленеше[үзгәртү]

Сузыклар: а, е, ё, и, о, ө, у, ү, ы, э, ә, ю, я.

Тартыклар: а) яңгырау: б, в, г, г, д, ҙ, ж, з, й, л, м, н, ң, р; б) саңгырау: к, к, п, с, ҫ, т, ф, х, һ, ц, ч, ш, щ.

Махсус билгеләр: ъ, ь.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]