Башкыбаш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башкыбаш latin yazuında])
Башкыбаш
Халык саны 252 (2010) Edit this on Wikidata
География
Ил Россия
Координатлар 56°7'1"тн, 55°41'40"кнч
Почта индексы 452845 Edit this on Wikidata
Карта

Башкыбаш - Тәтешле районы үзәгеннән еракта урнашкан авылларның берсе һәм бердәнбер мари авылы. Аңа 1742 елда күченеп килгән чирмешләр нигез салган.

Башкибаш елгасы буенда барлыкка килгән бу авыл зур үсеш ала. 1920 елда үткән җанисәп документларыннан күрененгәнчә, ул чакта монда 121 хуҗалыкта мари милләтеннән булган 602 кеше яшәгән.

Гражданнар сугышы, утызынчы еллардагы күмәк хуҗалыклар төзү чоры авыл халкына зур кыенлыклар китерсә дә, мондагы чирмешләр ата-бабалары сайлап алган төбәкне ташлап китмәгән. Бөек Ватан сугышына башкыбашлар 85 ир-егет озаткан, аларны 30ына гына туган төбәгенә әйләнеп кайту насыйп булган.

Әле монда 250ләп кеше яши (Кызыл таң битләреннән).

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфадан 153 километр еракта урнашкан.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
2010[1]
252

Авыл белән бәйле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]