Баян Дәүләтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баян Дәүләтов latin yazuında])
Баян Дәүләтов
Туган телдә исем Баян Еркәй улы Дәүләтов
Туган 8 март 1924(1924-03-08)
Татар Әҗбие, Минзәлә кантоны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 21 октябрь 1943(1943-10-21) (19 яшь)
Лоев районы[d], Һомел өлкәсе, Беларус Совет Социалистик Республикасы, СССР
Күмү урыны Лоев районы[d]
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1943)

Ленин ордены (Ленин ордены)
Хәрби дәрәҗә лейтенант

Баян Еркәй улы Дәүләтов (1924 елның 8 марты, Татар АССРы1943 елның 21 октябре, Лоевск районы, Гомель өлкәсе) — Бөек Ватан сугышы ветераны, Үзәк фронтның 65 нче армиясенең 60 нчы укчы дивизиясенең 1281 нче укчы полкы взводы командиры, лейтенант. Советлар Союзы герое (1943, үлгәннән соң).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1924 елның 8 мартында Татар Әҗби авылында крестьян гаиләсендә туа. Татар.

Тулы булмаган урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Колхозда эшли.

1942 елда Кызыл Армия сафларына алына. Хәрби училищены тәмамлый. Бөек Ватан сугышы сугышларында — 1943 елның маеннан. Үзәк фронтта сугыша. Курск сугышында катнаша.

1281-нче укчы полкының взводы командиры, Комсомол лейтенанты Баян Дәүләтов беренче взвод белән Днепрны үтеп чыга. 1943 елның 17 октябрендә Гомель өлкәсенең Лоевск районы Бывалки авылы өчен каты көрәш алып бара, дошманның пулеметларын юк итә, бу исә батальонның уңышлы хөңүм итүенә ярдәм итә.

1943 елның 21 октябрендә сугышта һәлак була. Бывалки авылында җирләнгән.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 30 октябрендәге указы белән Днепрны утеп чыкканда һәм аның уң ярында плацдармны тотып калуда күрсәткән батырлыгы өчен лейтенант Баян Дәүләтовка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Ленин ордены белән бүләкләнгән.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Республикасы Актаныш районының Актаныш авылындагы урам Герой исеме белән аталды.

Б. Е. Дәүләтов исемен Актаныш районы Татар Суксуы урта мәктәбенең пионерлар дружинасы йөртә.

Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]