Беларусия
| Беларусия Җөмһүрияте Рэспубліка Беларусь Республика Беларусь |
|||||
|
|||||
| Гимн: «Мы, беларусы» | |||||
|
Нигезләнде |
25 март 1918 | ||||
|
Бәйсезлеген игълан итү вакыты |
26 декабрь 1991 (ССРБдан) | ||||
| беларус теле, рус теле | |||||
| Минск | |||||
| Президент республикасы | |||||
| Александр Лукашенко | |||||
|
Хөкүмәт Рәисе |
Михаил Мясникович | ||||
| 84-нче | |||||
|
- Барлыгы |
|||||
|
- Барлыгы |
9 465 400 кеше (2012), бәя[2] 45,6 кеше/км² |
||||
|
- Барлык, агымдагы бәядә (2010) |
131,201 млрд $ [3] 13 909 $ |
||||
|
Тулаем эчке продукт (номинал) |
|||||
|
- Барлык, агымдагы бәядә (2010) |
54,713 млрд $ [3] 5 800 $ |
||||
| Беларус сумы | |||||
| .by | |||||
| BLR | |||||
|
Телефон коды |
+375 | ||||
| UTC +3 | |||||
Белоруссия Җөмһүрияте (Белоруссия, белор. Рэспубліка Беларусь) – Көнчыгыш Аурупада урнашкан дәүләт. 1991 елга кадәр – Белорусс Совет Социалистик Республикасы. Күршеләре: Русия, Латвия, Литва, Польша, Украина.
Эчтәлек |
География [үзгәртү]
Чиктәшлек [үзгәртү]
| Як | Ил |
|---|---|
| Төньяк | Латвия (чик озынлыгы — 143 км), Русия |
| Көнчыгыш | Русия (чик озынлыгы — 990 км) |
| Төньяк-көнчыгыш | Литва (чик озынлыгы — 462 км) |
| Көнбатыш | Польша (чик озынлыгы — 399 км) |
| Көньяк | Украина (чик озынлыгы — 975 км) |
Кырый ноктлалар [үзгәртү]
- төньякта — Освейское күле тирәсендә, Витебск өлкәсе (56˚10′ т. к.).
- көньякта — Комарин шәһәр тибындагы бистәсе тирәсендә, Гомель өлкәсе (51˚16′ т. к.).
- көнбатышта — Высокое шәһәре тирәсендә, Брест өлкәсе (23˚11′ кч. о.).
- көнчыгышта — Хотимск шәһәр тибындагы бистәсе тирәсендә, Могилёв өлкәсе (32˚47′ кч. о.).
Белорусиянең Витебск өлкәсендә Аурупаның географик үзәге урнаша.
Рельеф [үзгәртү]
Белорусия Көчыгыш Аурупа тигезлегендә урнаша, илнең иң калку өлеше үзәк өлеше була — шунда Белорус таулар тезмәсе урнаша; Белорус таулар тезмәсененең Минск калкулыгында Белорусиянең иң биек ноктасы — Дзержинский тавы (345 м) урнаша. Белорусиянең иң биек ноктасы — Дзержинский тавы (345 м) урнаша. Белорусиянең иң түбән ноктасы — Неман елгасы (Литва белән чиге янында) (90 м).
Климат [үзгәртү]
Белорусия климаты — континенталь климатыннан диңгез климатына күчә торган уртача климаты. Иң җылы ае — июнь (урта температурасы — 17°С…19°С), иң салкын ае — гыйнвар (урта температурасы — -4,4°С…-8°С). Уртача еллык явым-төшем күләме — 600-700 мм.
Гидрография [үзгәртү]
Төп елгалар — Днепр, Көнбатыш Двина, Неман, Припять. Иң зур күл — Нарочь күле (80 км²). Белорусия территорянең 1/3 өлешен сазлыклар биләп торалар, алар күбесенчә Полесьеда урнашалар.
Тарих [үзгәртү]
Борынгы тарих [үзгәртү]
Беренче сәяси берләшмәләр хәзрге Белорусия территориясендә VI—IX гасырларда оешалар.[5] Славяннар һәм балтлар мәдәниятләре кушылу нәтиҗәсендә кривич, дрегович, радимич, ятвяг, литва кабиләләре барлыкка киләләр.
Киев Русе составында [үзгәртү]
IX гасырның ахырында Киев Русе барлыкка килә, аның составына акрынлап Белорусия территориясе дә керә.
Борынгы Русьның таркалу процессы вакытында XI гасырның ахырында — XII гасырның башында Полоцк, Смоленск һәм Туров кенәзлекләре аерып чыгалар; XII гасырда Гродно, Слуцк, Орша, Мстиславль, Новогрудок, Логойск, Друцк һ. б. кенәзлекләр барлыкка киләләр.
Монгол-татар ябырылуыннан соң хәзерге Белорусия җирләре акрынлап Бөек Литва кенәзлеге составына кертеләләр.
Бөек Литва кенәзлеге составында [үзгәртү]
Речь Посполитая составында [үзгәртү]
Русия империясе составында [үзгәртү]
XVIII гасырның ахырында, Речь Посполитаяның өч бүленешләре һәм Тильзит солыхы нәтиҗәсендә Белорусия территориясе Русия империясе составына кертелә.
1812 елгы сугышы вакытында Белорусия территориясенә зур зыян китерелә, күп кеше һәлак була.
1862—1863 елларда Белорусия, Польша һәм Литва җирләрендә Поляк күтәрелеше була.
1871 елда Белорусия территориясендәге беренче тимер юлы (Мәскәү —Смоленск—Брест) төзелә.
1917 елның революциягә кадәр хәзерге Белорусия җирләре Витебск, Могилев, Минск, Гродно, Житомир (өлешчә) һәм Вильно (өлешчә) губерналары составында булганнар.
1914—1918 елларда Белорусия — Беренче бөтендөнья сугышы хәрәкәтләре мәйданы. 1915 елда Горлица-Тарново арасындагы рус фронтын өзү нәтиҗәсендә Алмания Двинск—Поставы—Барановичи—Пинск сызыгы кадәр көнбатыш җирләрен басып ала, ә 1918 елның Брест солыхы нәтиҗәсендә — бөтен территориясен диярлек басып ала.
Ватандашлар сугышы вакытында [үзгәртү]
Моны да карагыз: Русия ватандашлар сугышы
1918 елның 25 мартында алман оккупациясе астындагы территорияләрдә Белорусия Халык Республикасы игълан ителә. Алманнар китүдән соң БХР территориясе зур каршылыксыз Кызыл Армия тарафыннан басып алына. Смоленскида узган 1918 елның 30-31 декабрьдагы Русия империясе Төньяк-Көнбатыш өлкәләренең РСДРП (б) оешмалары конференциясендә Белорусиянең совет хөкүмәте оештырыла; 1919 елның 1 гыйнварында Совет Социалистик Белорусия Республикасы игълан ителә. 8 гыйнварда ССБР хөкүмәте Смоленскидан Минскига күчә. 31 гыйнварда ССРБ РСФСР составыннан чыгарыла, аның бәйсезлеген Совет Русиянең хөкүмәте таный.
27 февральдә Совет Социалистик Белорусия Республикасы Литва Совет Социалистик Республикасы белән Литва-Белорус Совет Социалистик Республикасына (кыскача Литбел) берләшә.
1919 елның яз-җәй эчендә Литбел территориясе Польша гаскәрләре тарафыннан басыла. Кызыл Армиянең 1920 елның яз-җәйге каршы һөҗүме нәтиҗәсендә Белорусиянең зур өлешен кире ала һәм яңабаштан анда Белорус Совет Социалистик Республиканы игълан итә. 1921 елгы ССРБ һәм Польша арасындагы Рига килешүе нәтиҗәсендә, Көнбатыш Белорусия Польша составына күчә.
Белорус Совет Социалистик Республикасы [үзгәртү]
1924 һәм 1926 елларда БССР составына Витебск (Витебск белән), Смоленск (Орша белән) һәм Гомель (Гомель белән) губерналары өлешләре кертеләләр. 1936 елга кадәр БССРда дүрт рәсми тел булган — белорус, рус, поляк һәм идиш.
1939 елда БССР составына Көнбатыш Белорусия кертелә.[6]
1941 елның 22 июньдә Алмания Совет Берлегенә һөҗүм итә. БССР территориясе алман гаскәрләре тарафыннан 1941 елның җәй-кыш эчендә тулысынча басыла. Оккупация чорында Белорусия территориясендә Аурупада иң зур партизан хәрәкәте җәелә. Белорусия территориясе 1943—1944 елларда «Багратион» операциясе нәтиҗәсендә азат ителә. 1945 елда Белорус Совет Социалистик Республикасы Берләшкән Милләтләр Оешмасының дәүләт-нигезләүчеләрнең берсе була.
1986 елның 26 апрельдә Чернобыль атом электростанциясендә һәлакәте була, аның нәтиҗәсендә Белорусия территорясенең зур өлеше радиацион агуына дучар була.
1990 елның 27 июнендә Белорус ССРы Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителә.
Бәйсезлек периоды [үзгәртү]
1994 елда Белорусия Конституциясе кабул ителә.
1995 елда Александр Лукашенко тәкъдиме буенча үткәрелгән референдумы буенча Белорусиядә рус теленә дә дәүләт теле статусын бирелә, яңа флаг һәм герб кабул ителәләр.
Халык [үзгәртү]
Белоруссия татарлары [үзгәртү]
Моны да карагыз: Польша-Литва татарлары
Административ бүленеш [үзгәртү]
Белоруссия — унитар республика, административ берәмлек — өлкә. Белоруссия 6 өлкәгә бүленә:
- Брест өлкәсе (үзәге – Брест),
- Витебск өлкәсе (үзәге – Витебск)
- Гомель өлкәсе (үзәге – Гомель),
- Гродно өлкәсе (үзәге – Гродно),
- Могилев өлкәсе (үзәге – Могилев),
- Минск өлкәсе (үзәге – Минск).
Икътисад [үзгәртү]
Транспорт [үзгәртү]
Тимер юл транспорты [үзгәртү]
Белорусия тимер юлларның гомум озынлыгы — 5 512 километр, шул исәптә электрлаштырылган тимер юллар — 897 километр.
Һава транспорты [үзгәртү]
Халыкара аэропортлар Минскида, Брестта, Витебскида, Гомельдә, Гроднода һәм Могилёвда урнашалар.
Мәдәният [үзгәртү]
Символика [үзгәртү]
Моны да карагыз [үзгәртү]
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 http://gki.gov.by/upload/new%20structure/press%20service/GZK_2011.doc
- ↑ http://belstat.gov.by/homep/ru/indicators/pressrel/demographics.php
- ↑ 3,0 3,1 [1]
- ↑ http://hdrstats.undp.org/en/countries/profiles/MDA.html
- ↑ http://www.mfa.gov.by/upload.old/mag/bf2009r.pdf
- ↑ Закон СССР от 2.11.1939 о включении Западной Белоруссии в состав СССР и воссоединении её с БССР
|
|
||
|---|---|---|
| БДБ әгъзаләре | ||
| Ассоциацияләүче БДБ әгъзаләре | ||
| Фактик БДБ әгъзаләре | ||
| Элеккеге әгъзаләр | ||
|
|
|
|---|---|
Буйсынган территориялар: Акротири һәм Декелия • Аланд утраулары • Гернси • Гибралтар • Җерси • Мэн утравы • Фарер утраулары • Шпицберген • Ян-Майен |
|
