Белград
| Шәһәр
Белград
|
Белград (серб. Бео́град, Beógrad) — Сербиянең башкаласы һәм иң зур шәһәре. Монда 1 281 801[2] кеше яши (теркәлмәгән затларны да исәпләгәч, 2 млн арта). 1403 елдан Сербиянең башкаласы, 1918 елдан 2003 елгача Югославиянең, 2003 елдан 2006 елгача Сербия һәм Черногориянең башкаласы була. Сербиянең эре икътисади, сәнәгый һәм мәдәни үзәге. Шәһәр дәүләтнең үзәк өлешендә, Сава елгасының Дунайга койган җирендә урнашкан. Белград шәһәре округының мәйданы 3227 км²[1]. Шәһәрдән көнбатышта Никола Тесла аэропорты урнашкан. Шәһәр 1999 елда НАТО гаскәрләренең вәхшиләрчә бомбалавыннан бик нык зыян күрә.
Эчтәлек |
География [үзгәртү]
Белград ике елгада, Савада һәм Дунайда урнашкан. Сава нәкъ менә Белградта Дунайга коя. Шәһәр диңгез өсте дәрәҗәсеннән 116, 75 метр биеклегендә урнашкан. Белградның тарихи үзәге дә Савада.
Шәһәр бер юлы Балканнарда һәм Үзәк Аурупада ята, чөнки Нови-Белград һәм Земун районннары географик яктан Сремда урнашканнар, һәм аның җирләренә керәләр (бер үк вакытта бу ике район Белградның өлешләре булып торалар). Палилула районының бер өлеше Банатта урнашкан, ләкин аның җирләрен керми. Срем һәм Банат – ул Үзәк Аурупа, ә көньяктарак булган җирләр – Балканнар. Чыннан да, Балкан ярымутравының һәм Үзәк Аурупаның чикләре нәкъ Белград аша уза.
Фотогалерея [үзгәртү]
Искәрмәләр һәм чыганаклар [үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 Републички завод за статистику Србије (серб.) (ингл.)
- ↑ 2,0 2,1 Statistical yearbook of Belgrade (pdf, link IE only). Zavod za informatiku i statistiku Grada Beograda (2009).
Сылтамалар [үзгәртү]
- Град Београд (серб.) (ингл.) (алм.)
- serbija.info: Белград (рус.)
- Портал о странах: Свидетели исторических событий — дворцы Белграда (Мемориал Тито, королевские дворцы, скупщина) (рус.)
- Postcards of the Past: Belgrade, Serbia (ингл.)
- Белград Wikitravel'да (рус.)
- Белградның электрон харитасы (рус.)
|
|
|---|
| БМО әгъза-дәүләтләренең башкалалары:
Амстердам • Андорра-ла-Велья • Афина • Бакы • Белград • Берлин • Берн • Братислава • Брюссель • Будапешт • Бухарест • Вадуц • Валлетта • Варшава • Ватикан • Вена • Вильнюс • Дублин • Загреб • Киев • Кишинев • Копенгаген • Лиссабон • Лондон • Любляна • Люксембург • Мадрид • Минск • Монако • Мәскәү • Никосия • Осло • Париж • Прага • Рейкьявик • Рига • Рим • Сан-Марино • Сараево • Скопье • София • Стокгольм • Таллин • Тирана • Хельсинки • Цетине |