Белем көне
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Белем көне — һәр ел 1 сентябрь көнне билгеләнгән бәйрәм. 1984 елдан бирле билгеләп үтелә[1].
Беренче сыйныф укучылары өчен бу Беренче кыңгырау бәйрәме, ә, гомумән, бу бәйрәм — уку елы башлануы тантанасы. Элек бәйрәм уку көне булган, хәзер исә тантаналы җыелыш һәм бәйрәм чаралары үткәрелә.
[үзгәртү] Белем көне җырлары
- «Өйрәтәләр мәктәпләрдә» (Владимир Шаинский көе)
-
- Каләм тотып кулларга,
- Хәрефләрне тезәргә.
- Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
- Тапкырларга, бүләргә,
- Нәниләрне сөяргә.
- Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
- Тапкырларга, бүләргә,
- Нәниләрне сөяргә.
- Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
-
- Бишне бишкә кушарга,
- Иҗектән сүз ясарга.
- Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
- Белер өчен бик күпне,
- Яратырга китапны.
- Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
-
- Таңнар ничек атканны,
- Кояш ничек батканны.
- Аңлаталар мәктәпләрдә,мәктәпләрдә
- Табарга утрауларны,
- Биек – биек тауларны.
- Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
- Табарга утрауларны,
- Биек – биек тауларны.
- Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
-
- Өтер белән ноктаны,
- Кайчан – кайда куйганны.
- Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
- Дуслык кадерен белергә,
- Сузылсын дип гомергә.
- Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
- Дуслык кадерен белергә,
- Сузылсын дип гомергә.
- Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә
[үзгәртү] Сылтамалар
Викиҗыентыкта әлеге темага бәйле медиа бар: