Беларусия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Беларусия latin yazuında])
(Белорусия битеннән юнәлтелде)
Беларусь
Байрак
Илтамга
Шигарь Hospitality Beyond Borders Edit this on Wikidata
Башкала Минск
Халык саны 9 200 617 (1 гыйнвар 2023, бәя) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 25 август 1991, 19 сентябрь 1991 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+03:00
Рәсми тел беларус теле, рус теле
География
Мәйдан 207,595 км²
Координатлар 53.5283°N 28.0467°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Беларус Җөмһүриятенең милли җыелышы
Дәүләт башлыгы Александр Лукашенко
Башлык исеме Беларусның баш министры
Хөкүмәт башлыгы Роман Головченко
Карта
Икътисад
ТЭП 69 674 миллион US$ (2021), 72 793 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Беларус сумы
Эшсезлек дәрәҗәсе 6% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.62 (2014)[2]
КПҮИ 0.808 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 73.82683 ел (2016)[4]
Джини коэффициенты 24.4 (2020)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы уң[6]
Челтәр көчәнеше 220 вольт
Телефон коды +375
ISO 3166-1 коды BY
ХОК коды BLR
Интернет домены .by, .бел


Беларусь (белар. Беларусь), рәсми атамасы Беларусь Республикасы (белар. Рэспубліка Беларусь) – Көнчыгыш Европада урнашкан дәүләт. 1991 елга кадәр – Беларус Совет Социалистик Республикасы. Күршеләре: Россия, Латвия, Литва, Польша, Украина.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиктәшлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Як Ил
Төньяк Латвия (чик озынлыгы — 143 км), Россия
Көнчыгыш Россия (чик озынлыгы — 990 км)
Төньяк-көнчыгыш Литва (чик озынлыгы — 462 км)
Көнбатыш Польша (чик озынлыгы — 399 км)
Көньяк Украина (чик озынлыгы — 975 км)

Кырый ноктлалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беларусьның Витебск өлкәсендә Европаның географик үзәге урнаша.

Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беларусь Көчыгыш Европа тигезлегендә урнаша, илнең иң калку өлеше үзәк өлеше була — шунда Беларус таулар тезмәсе урнаша; Беларус таулар тезмәсененең Минск калкулыгында Беларусьның иң биек ноктасы — Дзержинский тавы (345 м) урнаша. Беларусьның иң түбән ноктасы — Неман елгасы (Литва белән чиге янында) (90 м).

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беларусь климаты — континенталь климатыннан диңгез климатына күчә торган уртача климат. Иң җылы ай — июнь (урта температурасы — 17°С…19°С), иң салкын ай — гыйнвар (уртача температура — -4,4°С…-8°С). Уртача еллык явым-төшем күләме — 600-700 мм.

Гидрография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп елгалар — Днепр, Көнбатыш Двина, Неман, Припять. Иң зур күл — Нарочь күле (80 км²). Беларусь территорянең 1/3 өлешен сазлыклар биләп тора, алар күбесенчә Полесьеда урнаша.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче сәяси берләшмәләр хәзреге Беларусь территориясендә VI—IX гасырларда барлыкка килә.[7] Славяннар һәм балтлар мәдәниятләре кушылу нәтиҗәсендә кривич, дрегович, радимич, ятвяг, литва кабиләләре барлыкка килә.

Киев Русе эчендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XI гасыр Киев Русе

IX гасырның ахырында Киев Русе барлыкка килә, аның составына акрынлап Беларусь территориясе дә керә.

Борынгы Русьның таркалу процессы вакытында XI гасырның ахырында — XII гасырның башында Полоцк, Смоленск һәм Туров кенәзлекләре аерылып чыга; XII гасырда Гродно, Слуцк, Орша, Мстиславль, Новогрудок, Логойск, Друцк һ. б. кенәзлекләр барлыкка килә.

Монгол-татар ябырылуыннан соң хәзерге Беларусь җирләре акрынлап Бөек Литва кенәзлеге составына кертеләләр.

Бөек Литва кенәзлеге эчендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Речь Посполитая эчендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россия империясе эчендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

XVIII гасырның ахырында, Речь Посполитаяның бүлүләре һәм Тилзит солыхы нәтиҗәсендә Беларусь территориясе Россия империясе составына кертелә.

1812 елгы сугышы вакытында Беларусь территориясенә зур зыян китерелә, күп кеше һәлак була.

18621863 елларда Беларусь, Польша һәм Литва җирләрендә Поляк күтәрелеше була.

1871 елда Беларусь территориясендәге беренче тимер юл (МәскәүСмоленскБрест) төзелә.

1917 елның революциягә кадәр хәзерге Беларусь җирләре Витебск, Могилев, Минск, Гродно, Житомир (өлешчә) һәм Вильно (өлешчә) губерналары составында булганнар.

19141918 елларда Беларусь — Беренче бөтендөнья сугышы хәрәкәтләре мәйданы. 1915 елда Горлица-Тарново арасындагы рус фронтын өзү нәтиҗәсендә Алмания Двинск—Поставы—Барановичи—Пинск сызыгы кадәр көнбатыш җирләрен, ә 1918 елның Брест солыхы нәтиҗәсендә — бөтен территориясен басып ала.

Ватандашлар сугышы вакытында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз: Россия ватандашлар сугышы

1918 елның 25 мартында алман оккупациясе астындагы территорияләрдә Беларусь Халык Республикасы игълан ителә. Алманнар китүдән соң БХР территориясе зур каршылыксыз Кызыл Армия тарафыннан басып алына. Смоленскида узган 1918 елның 30-31 декабрьдагы Россия империясе Төньяк-Көнбатыш өлкәләренең РСДРП (б) оешмалары конференциясендә Беларусьның совет хөкүмәте оештырыла; 1919 елның 1 гыйнварында Совет Социалистик Беларусь Республикасы игълан ителә. 8 гыйнварда ССБР хөкүмәте Смоленскидан Минскига күчә. 31 гыйнварда ССРБ РСФСР составыннан чыгарыла, аның бәйсезлеген Совет Россиянең хөкүмәте таный.

27 февральдә Совет Социалистик Беларусь Республикасы Литва Совет Социалистик Республикасы белән Литва-Беларус Совет Социалистик Республикасына (кыскача Литбел) берләштерелә.

1919 елның яз-җәй эчендә Литбел территориясе Польша гаскәрләре тарафыннан басыла. Кызыл Армиянең 1920 елның яз-җәйге каршы һөҗүме нәтиҗәсендә Беларусьның зур өлешен кире ала һәм яңабаштан анда Беларус Совет Социалистик Республиканы игълан итә. 1921 елгы ССРБ һәм Польша арасындагы Рига килешүе нәтиҗәсендә Көнбатыш Беларусь Польша составына күчә.

Беларус Совет Социалистик Республикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1924 һәм 1926 елларда БССР составына Витебск (Витебск белән), Смоленск (Орша белән) һәм Гомель (Гомель белән) губерналары өлешләре кертеләләр. 1936 елга кадәр БССРда дүрт рәсми тел булган — беларус, рус, поляк һәм идиш.

Файл:Soviet guerilla.jpg

1939 елда БССР составына Көнбатыш Беларусь кертелә.[8]

1941 елның 22 июньдә Алмания Совет Берлегенә һөҗүм итә. БССР территориясе алман гаскәрләре тарафыннан 1941 елның җәй-кыш эчендә тулысынча басып алына. Оккупация чорында Беларусь территориясендә киң партизан хәрәкәте җәелеп китә. Беларусь территориясе 19431944 елларда «Багратион» операциясе нәтиҗәсендә азат ителә. 1945 елда Беларус Совет Социалистик Республикасы Берләшкән Милләтләр Оешмасының дәүләт-нигезләүчеләрнең берсе була.

1986 елның 26 апрельдә Чернобыль атом электростанциясендә һәлакәте була, аның нәтиҗәсендә Беларусь территорясенең зур өлеше радиацион агуына дучар була.

1990 елның 27 июнендә Беларус ССРы Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителә.

Бәйсезлек периоды[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1994 елда Беларусь Конституциясе кабул ителә.

1995 елда Александр Лукашенко тәкъдиме буенча үткәрелгән референдумы буенча Беларусьда рус теленә дә дәүләт теле статусын бирелә, яңа флаг һәм герб кабул ителә.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Торак пунктлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз: Беларус шәһәрләре исемлеге
2009 елның җанисәбе буенча Беларусьда 112 шәһәр, 94 шәһәр тибындагы бистә[9] һәм 23 549 авыл торак пункт[10] исәпләнә.

Файл:Belarus-Minsk-House of Government and Vladimir Lenin Monument (perspective corrected).jpg
Минск

Гомель

Могилёв

Витебск

Урын Шәһәр Беларус исеме Халык саны


Гродно

Брест

Бобруйск

Барановичи

1 Минск Мінск 1 836 808
2 Гомель Гомель 482 652
3 Могилёв Магілёў 347 928
4 Витебск Віцебск 347 928
5 Гродно Гродна 327 540
6 Брест Брэст 309 764
7 Бобруйск Бабруйск 215 092
8 Барановичи Баранавічы 168 240
9 Борисов Барысаў 147 381
10 Пинск Пінск 130 355
11 Орша Орша 117 225
12 Мозырь Мазыр 108 792
13 Солигорск Салігорск 102 297
14 Новополоцк Наваполацк 98 138
15 Лида Ліда 97 629
16 Молодечно Маладзечна 94 282
17 Полоцк Полацк 82 547
18 Жлобин Жлобін 75 866
19 Светлогорск Светлагорск 69 995
20 Речица Рэчыца 64 731
2009 ел җанисәбе буенча


Белоруссия татарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз: Польша-Литва татарлары

Моны да карагыз: Минск җәмигъ мәчете

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Минск өлкәсеБрест өлкәсеГомель өлкәсеГродно өлкәсеМогилев өлкәсеВитебск өлкәсеМинск
Беларуснең административ бүленеше

Беларусь — унитар республика, административ берәмлек — өлкә. Беларусь 6 өлкәгә бүленә:

Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тимер юл транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беларусь тимер юлларның гомум озынлыгы — 5 512 километр, шул исәптә электрлаштырылган тимер юллар — 897 километр.

Һава транспорты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкара аэропортлар Минскида, Брестта, Витебскида, Гомельдә, Гроднода һәм Могилёвда урнашалар.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1994 елның 15 мартында кабул ителгән Беларус Республикасы Конституциясенең 16 статьясы нигезендә (1996 елның 24 ноябрендә һәм 2004 елның 17 октябрендә Республика референдумнарында кабул ителгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән), «диннәр закон каршында тигез». Ил территориясендә урнашкан иң зур дини оешма — Рус православие чиркәве, дин тотучылар саны буенча икенче Рим католик чиркәве. Күп санлы конфессияләр: протестантлар, яһүд дине, ислам, һинд дине, бәһаи дине һәм башкалар бар. Шул ук вакытта ил халкының күп өлеше динсез булып санала[11].

Символика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2012-01-27, retrieved 2013-01-02 
  8. Закон СССР от 2.11.1939 о включении Западной Белоруссии в состав СССР и воссоединении её с БССР
  9. архив күчермәсе (PDF), archived (PDF) from the original on 2010-10-30, retrieved 2010-10-30 
  10. архив күчермәсе (PDF), archived (PDF) from the original on 2010-10-30, retrieved 2010-10-30 
  11. Количество религиозных общин в Республике Беларусь (по состоянию на 1 января 2012 г.) 2012 елның 6 декабрь көнендә архивланган. (рус.)

Калып:Беларусның административ бүленеше