Бенедикт XV

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бенедикт XV latin yazuında])



Бенедикт XV
Benedictus PP. XV
[[Файл:Бенедикт XV|280px|Бенедикт XV]]
258 нче Рим папасы
3 сентябрь 1914 — 22 гыйнвар 1922
Сайлау: 25 август 1914
Тәхеткә менү: 6 сентябрь 1914
Чиркәү: Рим католик чиркәве
Элгәре: Пий X
Варис: Пий XI
 
Туганда исем: маркиз Джакомо делла Кьеза
Туганда исем
оригиналда:
Giacomo della Chiesa
Туу: 21 ноябрь 1854(1854-11-21)
Генуя, Сардиния корольлеге
Үлем: 22 гыйнвар 1922(1922-01-22) (67 яшь)
Ватикан
Күмелгән: Изге Петр җәмигы
Рухани дәрәҗәсен алу: 21 декабрь 1878
Епископлык хиротониясе: 22 декабрь 1907
Кардинал: 25 май 1914

Бенедикт XV (лат. Benedictus PP. XV, тәхеткә менгәнче – Джакомо, делла Кьеза маркизы, итал. Giacomo della Chiesa; 1854 елның 21 ноябре, Пельи, Сардиния корольлеге1922 елның 22 гыйнвары, Рим) – 19141922 елларда 258 нче Рим папасы, атаклы католик эшлеклесе.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джакомо делла Кьеза Генуяга бик якын урнашкан Пельи җирлегендә, 1854 елның 21 ноябрендә туган. Чыгышы буенча – аксөякләр нәселеннән, бу нәселдән бик күп чиркәү әһелләре чыккан («делла Кьеза» фамилиясе үзе дә, тәрҗемә иткәндә, «чиркәүнеке» дигәнне аңлата). Хокук һәм теологияне өйрәнгән. 1878 елда рухани дәрәҗәсен ала һәм папаның дипломатлар хезмәтенә эшкә керә. Озак вакыт дәвамында кардинал Рамполланың сәркатибе булып эшли. 1907 елда Пий X делла Кьезаны Болонья архиепискобы итеп билгели, ә 1914 елның 25 маенда ул кардинал була.

Пий X 1914 елда вафат була, аның үлеменнән соң, дөнья сугышы башлануга карамастан, 65 кардиналның 60ы конклавка килә. Дүрт көн барган фикер алышудан соң, 1914 елның 25 августында кардинал Джакомо делла Кьеза папа итеп сайлана. Ул Бенедикт XIV хөрмәтенә Бенедикт исемен ала. Өч кенә ай кардинал дәрәҗәсендә йөргән делла Кьезаны понтифик итеп сайлауның төп сәбәбе – аның сугыш шартларында бик тә кирәкле булган дипломатик тәҗрибәсе.

Сугыш чорында, ә бу сугышны папа «Аурупаның үз-үзен үтерүе» дип атый, Ватиканның дипломатик эшчәнлеге чикләнгән була, ләкин понтифик үзе дәүләт җитәкчеләренә тынычлыкка чакырып, Раштуа алдыннан утны туктатуны сорап, һ.б. үтенечләр белән мөрәҗәгать итә, әмма, гадәттә, бу үтенечләр кире кагылган.

Сугыштан соң, 1918 елда папа яңа Каноник хокук кодексын гамәлгә кертә. 1920 елның 5 августында Польшага карата мәрхәмәтле булуны сорап, Ходайга ялварырга өндәмә чыгара (ул вакытта Совет-поляк сугышы бара). Польша бәйсезлек алгач, Изге Тәхет аның белән дипломатик мөнәсәбәтләр кора.

1922 елның 22 гыйнварында папа вафат була. Үлеменең сәбәбе үпкә ялкынсынуы була.

Бенедикт XV католик тарихында тынычлык сөюче һәм тынычлык урнаштыручы папа буларак истә калган; 2005 елда Рим әрхәрәе итеп сайланган кардинал Йозеф Ратцингер, Бенедикт XVI исемен кабул иткәч, алдагы Бенедиктның – «тынычлык апостолы»ның эшенә хөрмәтен белдерде.