Беркетмә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Беркетмә latin yazuında])

Беркетмә — җыелыш, киңәшмә, конференция һ. б. ш. чараларның барышын төгәл итеп язып бара торган документ.

Утырыш барышын яктырту дәрәҗәсенә карап, беркетмә тулы һәм кыска була.

Беркетмә — эш кәгазьләренең иң киң таралган төре. Ул мәктәп тормышында да еш файдаланыла. Анда җыелышның көн тәртибе, тулы барышы, ягъни һәр чыгыш ясаучының төгәл фикере, тәкъдимнәр һәм кабул ителгән карар языла. Беркетмә текстында кеше фикерен бирүдә туры һәм кыек сөйләмле җөмләләр күп кулланыла.

Беркетмә түбәндәге калыпка нигезләнеп языла:

Беркетмә № __
Киңәшмә, утырыш, конференциянең кайда кемнәр тарафыннан үткәрелүе.
                                             Датасы ____________                 
Рәис: _______________________  (фамилиясе, исеме, әтисенең исеме)
Сәркатип: ___________________  (фамилиясе, исеме, әтисенең исеме)
Катнаштылар: _______________  (фамилияләре языла)
Чакырылдылар: _______________  (фамилияләре языла)
Көн тәртибе:
1.
2.
3.
Тыңланды.
(Чыгыш ясаучыларның чыгыш эчтәлекләре языла.)
Карар:
1.
2.
3.
Рәис: __________________________ (имза)
Сәркатип: __________________________ (имза).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]