Биләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Биләр шәһәрлеге (Татарстан)
Green dot.svg
Биләр шәһәрлеге
Бүгенге Татарстан картасында Биләр шәһәренең урнашуы.

Биләр яки Бүләр (шулай ук Олуг шәһәр) - кайчандыр хәзерге Татарстан Республикасының Алексеевск районы Биләр авылы янында урнашкан бик зур Идел буе Болгары шәһәре.

Балчыктан өелгән биек үрләр, тирән чокырлар — хәрби ныгытма эзләре — яшел чирәм белән кап­ланган. Тигез басу өстендә чүлмәк китекләре, хайван сөякләре аунап ята, әллә нинди сәер табылдыклар очрый. Күптән җимерелеп беткән йорт һәм каралты-кура урынна­рында кирпеч ватыклары, балчык катыш көл-күмер өемнәре. Күре­неп тора, кайчандыр тормыш гөр­ләп торган биредә. Бу шәһәрнең даны бөтен дөньяга таралган бул­ган. Борынгы рус елъязмаларында, гарәп сәяхәтчеләре калдырган ис­тәлекләрдә, татар риваятьләрендә Биләр турын­да кызыклы хәбәрләр сакланып калган.

Мәйданы 1 306 000 м² булган. Мәйданы ягын­нан аңа тиң шәһәрләр Аурупада бөтенләй булмаган әле. Борынгы Русьның Киев, Чернигов, Влади­мирлары, Аурупаның Париж, Лон­доннары, Азиянең Дәмәшкъ, Ие­русалим шәһәрләре Биләрдән күп­кә кечерәк булганнар. 15—16 нчы гасырларда да әле 20—30 мең ке­ше яшәгән шәһәрләр бик зур дип саналган. Ә Биләрдә 12—13 нче гасырларда ук инде 70—100 мең­ләп кеше яшәгән.

Монда эчке шәһәр дә булган. Төп казу эшләре шунда алып барыла. Ике катлы ку­әтле ныгытмалар белән уратып алынган. Үзәктә — зур гына кир­печ бина калдыклары. Тышкы шәһәр һәм аның өч рәт ныгытмалары булган. Биләрдән кайчандыр агачтан һәм таш-кирпечтән салын­ган йортларның хәрабәләре, урам эзләре, зират урыннары гына сакланган.

Тарих[үзгәртү]

Идел буе Болгары

Киев Русе белән мөнәсәбәтләре[үзгәртү]

Бүләр хакында тарихи чыганаклардан дөреслеккә якынрак торган мәгълүматлар табарга мөмкин. Мәсәлән, елъязмалар шундый хәбәр җиткерә: Андрей Боголюбский үзенең улы Мстислав һәм Муром кенәзе белән бергә 1164 елда Идел Болгарына яуга чыккан. Анда әйтелгәнчә, руслар болгарларны җиңгәннәр. Тик болгар бие үз гаскәре белән Олуг шәһәргә кереп яшеренгән. Ә бу шәһәрнең кайда булганлыгы анда әйтелмәгән.

Әлеге шәһәрнең урыны шул ук рус елъязмаларында ачыклана төшә: 20 елдан соң, ягъни 1184 елда, тик бу юлы башка рус кенәзе, Андрей Боголюбскийның энесе Всеволод (Всеволод III) җитәкчелегендә руслар кабат яуга чыгалар, һөҗүм алдыннан шундый бер вакыйга булып ала. Мәгълүм булганча, Болгар дәүләте үзенең иң якын күршесе Русь белән күптән сәүдә багланышлары алып барган. Югары Идел һәм Үкә елгасы буендагы рус шәһәрләрендә Болгарның сәүдә кешеләре яшәгән. Ләкин Рязань, Муром һәм кайбер башка шәһәрләрнең ниндидер юлбасарлары болгар сәүдәгәрләрен талыйлар, җитмәсә, Идел буендагы болгар шәһәрләренә һәм авылларына һөҗүм итә башлыйлар.

Болгарлар, мондый талауларны туктатуны сорап, ике тапкыр Всеволодка мөрәҗәгать итәләр, ләкин ул юлбасарларны туктата алмый. Талаулар дәвам итә. Түземлекләре беткән болгарлар Русьның үзенә яу чыгалар, Городец, Муром шәһәрләрен туздыралар, Рязаньга барып җитәләр. Бу вакыйга 1183 елда була.

Всеволод болгарлардан үч алырга уйлый һәм аларга каршы зур яу җибәрә. Анда Русьның башкаласы Владимир шәһәренең төп көчләреннән тыш Киев, Чернигов, Переяславль, Смоленск гаскәрләре дә катнаша. Руслар Олуг шәһәргә, ягъни Бүләргә кадәр килеп җитәләр, аны ун көн буе камап торалар. Тик ала алмый кире кайтып китәләр.

Елъязмалар шушы Олуг шәһәрне («Великий город») Черемисан елгасы буенда итеп күрсәтәләр. Әлеге елга—Кече Чирмешән, ә аның сул ягында бүгенге көнгә кадәр сакланган Биләр шәһәрлеге—Олуг шәһәр дип йөртелгән тарихи Бүләр шәһәре була инде. Аның беренче тапкыр 1164 елда телгә алынуы һич тә очраклы түгел, нәкъ менә шул чакларда халыкара хәлләр киеренкеләнеп китә, көнбатыштан үзсүзле һәм рәхимсез кенәз Андрей Боголюбский җитәкчелегендә яулар башлана.

Андрей Боголюбский — Владимир-Суздаль кенәзе, Төньяк-Көнчыгыш Русьның бөек кенәзе (1157—1174), Юрий Долгорукийның улы, Русьның үзендә дә сугышчанлыгы һәм кансызлыгы белән танылган, рус шәһәрләренә каршы да походлар оештырган кеше; 1169 елда, мәсәлән, Киевне басып алган. 1174 елда боярлар фетнәсе нәтиҗәсендә үтерелгән: фетнәгә Кучковичлар — бояр Кучканың уллары җитәкчелек иткән. Ә Кучканың үзен элек Андрейның атасы Юрий Долгорукий үтерткән булган. Боголюбскийга каршы күтәрелештә аның үз хатыны да катнашкан. Кенәзнең хатыны исә, чыгышы белән болгар кызы, Тверь елъязмасы хәбәр итүенчә, «күп тапкырлар болгар җирен басып алганы һәм болгарларга күп явызлыклар эшләгәне» өчен иренә үч тоткан булган.

1183 елның җәендә Владимир-Суздаль кенәзлеге идарәчесе Всеволод III Зур Оя, үзенә союздаш Киев, Смоленск, Көньяк Переяславль, Рязань, Муром кенәзләре гаскәрләрен берләштереп, зур гаскәр белән Болгар иленә - Биләр шәһәренә һөҗүм итә.

Яңа Идел буе Болгары башкаласы[үзгәртү]

Көнбатыштан һөҗүмнәр ешаю аркасында Идел һәм Кама буйлары куркыныч урыннарга әйләнгән. Болгарның бу ике елга кушылган җирдәге элекке башкаласы илнең эченәрәк—ераграк һәм тынычрак булган Чирмешән буена күчерелгән. Хәер, бу турыда бер генә чыганакта да берни дә язылмаган. Шул чордан башлап Идел Болгары тарихына башкала дәрәҗәсен гәүдәләндереп «Олуг» дип аталган шәһәр килеп өстәлгәнгә күрә фараз кылып әйтү генә бу.

Алтын Урда чоры[үзгәртү]

Идел буе Болгары 13 гасырда

Югарыда китерелгән вакыйгалардан соң рус елъязмаларында Олуг шәһәр тагын берничә тапкыр телгә алынган: 1220 елда кенәз Святославның болгар шәһәре Ашлыга яу чыгуы, монголларның 1232 елда Болгарга беренче тапкыр һөҗүм ясап караулары турында язганда һәм, ниһаять, 1236 елда монгол гаскәренең Идел Болгарына һөҗүм итүен, «шөһрәтле Олуг болгар каласы»ның басып алынуын сурәтләгәндә. Шул вакытта шәһәр җимерелгән, әмма яшәүдән туктамаган. Алтын Урда чорында башка шәһәрләр шикелле торгызылып, акча сугу үзәгенә әверелсә дә, ул инде үзенең электәге куәтен югалткан. Хәзерге Биләр төбәгендә, ягъни Бүләр шәһәре урынында һәм шул тирәләрдә табылган тәңкәләрнең иң соңыннан сугылганы 1431 елга карый.

Буйсындырудан соң[үзгәртү]

Күп еллардан соң, Казан ханлыгы басып алынуга йөз ел чамасы вакыт үткәч, борынгы Бүләр урынына рус укчылары («стрелецлар») килеп утырган. Борынгы шәһәр истәлегенә бераз гына үзгәртелеп Биләр (русча Биляр) дип исемләнгән рус авылы үсеп чыккан. Җөмһүриятебезнең хәзерге Алексеевский районындагы бу авыл борынгы кала урынының бер өлешен биләп тора.

Тикшеренүләр[үзгәртү]

XVIII йөз азагында һәм XIX йөз башында Биләр шәһәрлеге мәйданында археологик күзәтүләр ясау нәтиҗәсендә борынгы архитектура корылмаларының хәрабәләре, алар арасында бер зур мәчет урыны барлыгы ачыкланган. Шул вакытта һәм бераз соңгарак анда бик күп әйберләр: алтын боҗра алкалар, көмеш беләзекләр, җиз көзгеләр, тимердән коелган сугыш балталары һ. б. истәлекләр табылган. Узган гасыр азагында һәм безнең гасырның беренче чирегендә Биләр шәһәрлегендә беренче археологик казулар үткәрелгән, ә 60 нчы еллар азагыннан бирле анда археолог, профессор А. X. Халиков җитәкчелегендә тикшеренүләр алып барылды. Күп кенә гыйбадәтханә һәм торак корылмаларының нигезләре, борынгы шәһәрнең хәрби ныгытмалары өйрәнелде, күп санлы көнкүреш әйберләре һәм керамик материал җыелды.

Чыганаклар[үзгәртү]