Бисмарк архипелагы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бисмарк архипелагы latin yazuında])

Бисмарк архипелагы
ингл. Bismarck Archipelago
3°59′00″ ю. к. 149°44'00" кч. о. (G) (T)
АкваторияТын океан
Иң эре утрауЯңа Британия
Гомуми мәйдан49 700 км²
Иң биек ноктасы2300 м
ИлПапуа — Яңа Гвинея Папуа — Яңа Гвинея
Беренче дәрәҗә АБАйлендс
Бисмарк архипелагы (Океанлык)
Халык саны (2011 ел)900 000 кеше
Халык тыгызлыгы18,109 кеше/км²
 Бисмарк архипелагы Викиҗыентыкта

Бисмарк архипелагы (элек — Яңа Британия, ингл. Bismarck Archipelago) — Тын океанда урнашкан утраулар төркеме. Папуа — Яңа Гвинея составында.

Ике эре утрау (Яңа Британия һәм Яңа Ирландия), Адмираллык утраулары һәм берничә вак утраудан гыйбарәт. Мәйданы 50,5 км²га якын. Эре утрауларның рельефы таулы, кечеләре — вулканик һәм мәрҗән утрауларыдыр; хәрәкәттәге вулканнар бар. Экваториаль климат. Кокс пальмасы, банан, шикәркамыш, тәмәке, пахта, кукуруз үстерелә.

Эре торак пунктлар һәм портлар: Рабаул, Кавиенг, Лоренгау. Бисмарк утрауларын 1616 елда голландлар кәшеф иткән; 1884 елдан (1918гә кадәр) архипелаг Германия колониясе булып киткән һәм аңа Отто фон Бисмарк исеме бирелгән.