Бишкәҗә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бишкәҗә latin yazuında])
Бишкәҗә
Карта
Ил Россия
Җөмһүрият Башкортстан
Район Чишмә районы
Координатлар 54°46'47"тн, 55°15'58"кнч
Беренче телгә алу 1761
Халык саны 285 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселман-сөнниләр
Сәгать кушагы UTC+5, җәен UTC +6
Почта индексы 452157

БишкәҗәБашкортстанның Чишмә районындагы татар авылы. Дмитриевка авыл советына карый.

2010 елына 285 кеше яшәгән.[1]

Тарихи мәгълүматлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Уртакүл елгасының уң ярында урнашкан. Авылны чама белән 1761 елны Ука елгасы буеннан килгән татарлар нигезли. Соңыннан авыл урынын 5 км га күчерегә туры килгән. Алар янына хәзер Уфа районына керә торган Комлыкүл һәм Камышлы дигән татар авыллары кешеләре кушыла.

1773-75 елларда Пугачев сугышында авылдан 38 кеше катнаша. Бөек Ватан сугышында тагын 116 кеше катнаша, 43 кире әйләнеп кайта.[2]

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1795 елда Бишкәзәдә 94 кеше яши,
  • 1870 – 714,
  • 1917 – 133 хуҗалыкта 792 кеше, ш.и. 717 типтәр, 74 мишәр, 1 рус[3]
  • 1989 – 355,
  • 1997 – 383,
  • 1999 – 393
Халык саны
2010[4]
285

Рәсми рәвештә Бишкәҗәдә 85% татарлар, ләкин бу мәгълүмат тулы түгел.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда 1900 елдан мәдрәсә эшли. 1911 елда 4 еллык рус мәктәбе эшли. Укытучылары – Гәрәй Кыдрачев, Фәхри Гайнетдинов (Рәсүлия мәдрәсәсеннән). 1935 елда халыктан җыелган акчага башлангыч мәктәп өчен бина сатып алына.[2]

Хәзер төп урта мәктәп эшли. Шулай ук китапханә, клуб эшли.

Авылның атаклы кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Фәнгали Ганиев – полковник, техник фәннәр докторы
  • Мисбах Гайнетдинов — икътисад фәннәре докторы

Җитештерү тармагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Географик урынлашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • район үзәгенә кадәр (Чишмә): 30 км
  • авыл советы үзәгенә (Дмитриевка): 5 км
  • тимер юл станциясенә (Чишмә): 30 км

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]