Бодай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бодай latin yazuında])
Бодай
Сурәт
Чыганагы T. aestivum[d]
Водный след 1827 cubic metre per ton[1]
Өстәмә тышкы мәгълүматлар чыганагы data.inra.fr/dataverse/root?q=wheat
Викибирелмәләр күрсәтмәсе focus on agriculture here, not on taxonomy
 Бодай Викиҗыентыкта

Бодай (лат. Tríticum) — бөртеклеләр гаиләсеннән гадәттә беръеллык үләнлеләр ыруыннан үсемлек, күп илләрнең төп бөртекле культурасы булып тора. Башакчыклары 2—7 чәчәкле, катлаулы башакчыкның һәр буынында берәрләп урнаша. Үзеннән серкәләнүче бер еллык үсемлек. Сабагы — 30—200 см биеклектәге салам, кыяк яфраклы. Чәчкәлеге — катлаулы башак. Орлыгы — ялангач бөртекчә, июль азагында — август башында өлгерә. 1000 орлыгының авырлыгы 20—50 г. Орлык составы: аксымнар (20% ка кадәр), җилемчә[2] (40% ка кадәр), углеводлар, майлар, минераль матдәләр һ.б.

Бодайның туклыклылыгы бик югары, ул күп хезмәт таләп итми, яхшы килеш озак саклана. Уңышы һәм сыйфаты перспективалы. Дөньяда җитештерелгән барлык ашлыкның 27 процентын бодай тәшкил итә. Бодай - Идел-Урал төбәгендә игелә торган төп азык культураларының берсе.

Этимология[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомум төрки буғдай, монголча буғудай «бодай» сүзеннән. Чыгышы ачык түгел, кытайчадан диючеләр бар.[3]

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кыр бодае («Арарат бодае», Triticum araraticum), Эребуни тыюлыгы}

Культурлашкан бодай Якын көнчыгыш төбәгендә пәйда булган. Культуралы һәм кыр бодаеның генетикасын өйрәнеп тикшергәннән соң, галимнәр культуралы төрнең туу урыны итеп Төркиянең көньяк-көнчыгыш өлешендәге Диярбакыр шәһәрен тирәсен атыйлар.[4].

Бодайның туган җире итеп Әфганстан да санала, төгәлрәк әйткәндә, Кабул елгасының үзәне. Бу урыннан ул Фарсы иленә тарала. Әгәр Әфганстан йомшак бодайның 57 төрен (күбесе кәрлә) бирсә, Фарсы иле аларга бу культураның тагын 52 ботаник төрен өсти.[5] Әмма тиздән ул киңлек һәм меридианнар белән исәпләшми башлый. Әгәр борынгы инк һәм ацтеклар бодай икмәге тәмен белмәсә, хәзер аларның тарихи ватаны — Америка бодайның тулай җыемы буенча беренче урынны тота.

Уртача зурлыктагы бер башак 1,2-1,5 грамм бөртек бирә. Мондый “тулай җыемнан” 1,7 грамм ипи пешерергә мөмкин. Борын-борын заманның кыргый шартларында башакта, күп дигәндә, ике бөртек булган. Моннан якынча 50 мең ел элек кеше шушы “байлык” белән кызыксына башлый. Игенчелек моннан ун мең ел элек башланган дип фараз ителә. Ул вакыттагы, әгәр шулай әйтергә яраса, кырчылык структурасына кергән культураларның иң беренчесе бодайның “ырудашы” борай булган, дип исәплиләр. Ул безнең эрага кадәр дүрт мең ел элек игелә башлаган. Ул Борынгы Мисырда — алты-сигез, безнең якларда биш мең ел элек билгеле була.

Татарстан һәм татар халкы тарихында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Болгар халкы борай һәм бодай белән күчмә хәлдә йөргәндә ук таныш булган. Ибне Фазлан, Ибне Рустә фикерләренә караганда, Идел буе Болгар дәүләтендә 10 йөздә культуралы үсемлекләр арасында бодай алдынгы урын тота.

Элек-электән Казан губернасының кайбер авылларында бодай шактый зур мәйданнарда игелгән, мәсәлән, Зөя өязенең Татар Борнашы авылында 1890 да язгы чәчүгә бирелгән басуның яртысы файдаланылган. 19-20 йөзләрдә, сабан уйлап табылганнан соң, таза хәлле крәстияннәр бодай чәчүлекләрен шактый киңәйтәләр. Бодайның берничә төрле сорты игелә башлый. Губернаның төньяк өлешендә бодайның йомшак сортлары «Русская», «Гирка», «Красноколоска», «Саксонка», «Самарка», «Остистая» һ.б. игелә. Көньяк өязләрдә каты сортларга өстенлек бирелә, мәсәлән, «Арнаутка», «Белотурка», «Белоколоска» һ.б., алар өчен, йомшак сортлардан аермалы буларак, чирәм җирләр кулай санала. Бөгелмә өязенең электән сөрелеп килгән җирләрендә бодайның «Русская» һәм «Саксонка» сортлары, яңа җирләрдә - «Белотурка» сорты игелә.

19 йөз уртасында уңдырышлы чирәм җирләрдә бодай уңышы чәчелгән орлыкка караганда 15 тапкыр артыграк (унбишләтә), ә электән сөрелеп килгән җирләрдә 2-5 кына тәшкил итә. Шуның өчен дә аны Казан губернасының кысыр яткан җирләр сакланып калган көньяк һәм көньяк-көнчыгыш районнарында игәләр. Чирәм җирләрне эшкәртә башлаганнан соң, электән сөрелеп килгән, иске, чүп баскан җирләргә бодай чәчү күпкә киметелә. 19 йөз ахырында Казан губернасында сабан бодаеның тулай җыемы уртача (мең чиректә): 1870-74 тә - 258, 1875-79 да - 155, 1880-84 тә - 176, 1885-90 да 186 мең чирек тәшкил итә. 1909-11 дә ул 46,4-61 мең га җирдә игелә. Уҗым бодае барлык мәйданның 2,5%ын били.

Классификация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бодай төрләре: T.durum - каты бодай, T.spelta - борай, бодайның иң борынгы төре

Дөньяның күп илләрендә таралган якынча 30 кыргый һәм культуралы төре билгеле. Бодайның ике тере: каты бодай (T.durum) һәм йомшак бодай (T.aestivum) аеруча киң таралган. Йомшак бодай туфракка һәм җылыга талымсызрак, аны салкынрак төбәкләрдә үстерергә мөмкин, шуңа күрә ул киңрәк таралган. Аның бөртекчәсе кисемдә ончыл, көпшәк була, башаклары кылчыксыз яки кылчыклар башактан кыскарак һәм ян якка юнәлгән. Каты бодай бөртекчәсенең кисеме пыяласыман, каты, барлык сортлары да диярлек башактан озынрак, параллель өскә юнәлгән кылчыклы. Каты бодайда йомшак бодайга караганда аксымнар (җилемчә) күбрәк була, шуңа күрә каты бодайдан югары сыйфатлы он, макарон, манный ярмасын ясыйлар. Коры континенталь климатта аз дымлы туфракта каты бодайда аксым микъдары тагын да арта, шуңа күрә мондый шартларда үскән сортлар аеруча кыйммәтле. Ике төрнең дә көзге (уҗым) һәм сабан формаларын игәләр.[6]

Россиядә 180 сорт бодай игелә. Икмәккә йогынты ясау сыйфатына карап, аларны йомшак һәм каты төрләргә бүлеп йөртәләр. Мондый аеру Англиядә барлыкка килгән. Бу илнең дымлы һәм салкын һавасы кыяклыларның сыйфатына кире йогынты ясый. Мондый бодай оныннан салынган икмәк ләчтә һәм кара була. Бу хәлдән котылу өчен инглизләр урындагы сортларга 20-30 процент Россия һәм Американың югары сыйфатлы бодаен өсти. Кояшлы далаларда үстерелгән бөртекләр, чыннан да, икмәк чималын күпкә яхшырткан. Бу җәһәттән Идел буе, Көньяк Украина һәм Төньяк Кавказ бодайлары аеруча дан казана. Икмәк сыйфатын кискен күтәрә торган бу сортларны инглизләр “көчле сорт” дип атаган.[5]

Кыяклыларны камилләштерүдә галимнәр биш төрле төп максат куя: алар башакны зур һәм күп бөртекле итүгә, сабакны кыскартып ныгытуга, корылыкка һәм салкынга чыдам, авыруга һәм корткычларга каршы тора алырлык сортлар чыгаруга, ниһаять, ашлыкта җилемсәне баетуга кайтып кала. Бодайның шушы таләпләргә якын торган сортлары ХIХ гасыр башында Англиядә барлыкка килә. Аларның берсе “Скверхед” дип атала.

Гигант башаклы һәм эре бөртекле бу “квадрат баш” яхшы агротехника шартларында гектардан 70 центнерга кадәр уңыш бирә. Канаданың “Маркиз” сорты да бик яхшы — корылыкка бирешми, биредәге җәйнең кыска җылы вакытын бөртекләрне җитлектерүгә тулы файдалана, күгәрек-кисәү-корымбаш кебек гөмбә авыруларына бирешми, коелмый. Бик күркәм бөртеге мичкәгә охшап тора. Бу сорт аны барлыкка китерүче Саундерсенның улы бөртеген чәйнәп карап, анда җилемсәнең күплеген ачыклаганчы күләгәдә кала. Лабораторияләр “тел анализы” нәтиҗәләрен дөрес дип таба. Баксаң, “Маркиз” камырга үзенә бер төрле сулыш бирә икән, ә икмәге ап-ак һәм тәмле була. Һәм сорт тиздән Канадада сабан ашлыклары мәйданының 90 процентын яулап ала, АКШның төньяк җирләренә бәреп керә.[5]

Россиядә кабул ителгән ГОСТ буенча[7] бодай уңышы 6 сортка бүленә, сортка карап сату бәясе куела.

Үстерү технологиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азот куллану графигы
Кыр комбайны башакларны кисеп бара, суга, бодай орлыгын бункерга җыеп бара һәм йөк автомобиленә бушата, кибәген кире кырга сибә
Өлгергән бодай башаклары
Бодай орлыгының буйга киселеше

Җитештерү өчен әһәмиятле 2 төре бар: йомшак яки гади бодай һәм каты бодай. Гибридлаштыру юлы белән күпьеллык бодай сорты уйлап табылган. Уҗым бодае көз көне, сабан бодае яз көне чәчелә һәм югары уңыш бирә (двуручка). Дым яратучы үсемлек. Вегетация чорында уҗым бодае өчен уртача тәүлеклек температуралар суммасы 2100 °C, сабан бодае өчен - 1300 °C тирәсе таләп ителә. Уҗым бодае җитештерүдә аның кышкы шартларга яраклаштырылган һәм корылыкка чыдам булуы мөһим. Сабан бодае корылыкка чыдамрак. Аның вегетация чоры 70-100 тәүлек, ә уҗым бодаеныкы - көзен 45-50, яз һәм җәен 75-100 тәүлеккә сузыла. Бодай үзлегеннән серкәләнә, аны игү өчен уңдырышлы туфрак, чиста басу кирәк. Арыштан аермалы буларак, бодай кара туфракта әйбәтрәк үсә.

Уҗым бодаеның төп элгәрге басудашлары вазифаларын — пар басуы, язгы бодайның — уҗым иген культуралары, кузаклы иген культуралары, кукуруз һ.б. үти. Тар рәтле һәм гади рәт ысуллары белән чәчелә, чәчү нормасы уҗым бодае өчен 1 га 4,5—5,0 млн бөртөк, орлыкны чәчү тирәнлеге 4—6 см, язгы бодай чәчү нормачы — 5—7, чәчү тирәнлеге — 4—7.[8]

Бөртекле культураларның тулай җыемында бодайның чагыштырма өлеше (% ларда): 1913 елда - 2,8, 1920 - 5,2, 1940 - 48,7, 1960 - 69,3, 1980 - 46,8, 1990 - 26,4, 2000 - 32,3, 2006 - 45,6%. 1960 еллар уртасыннан республикада бодай җитештерүнең интенсив технологияләрен кертүгә, яхшылап ашлау, корылыкка, салкынга, табигатьнең башка уңайсыз факторларына чыдам, авыруларга, зарарлы бөҗәкләргә бирешмәүчән, сөрлекмәүчән, югары уңыш бирүчән, озак сакланучан сортлар игүгә зур игътибар бирелә; йомшак уҗым бодае сортларыннан «Казанская 84» (1992), «Мешинская 2» (1993), «Безенчукская 380» (1997), «Казанская 285» (1999), «Казанская 560» (2002), «Волжская-100» (2004); йомшак сабан бодаеның «Памяти Азеева» (2001), «Омская 32» (2002), уртача өлгерешле «Люба» (1988), «Прохоровка» (1997), «Керба» (1998), «Әмир» (2001), «Омская 33» (2002); «Тулайковская 10» (2003), «Дебют» (2003), «МИС» (2003), «Казанская юбилейная» (2004), «Эстер» (2004); каты сабан бодаеның «Безенчукская 182» (1993) сортлары игелә.

Ашлама кертү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Протеин ясау өчен бодай азотлы ашламаларга мохтаҗ була. Алар — составында азот булган һәм үсемлекләрне азот белән тукландыру чыганагы буларак кулланыла торган минераль матдәләр. Азот, аксымнар синтезында катнашып, чәчүлекләрдә үсемлекләрнең үсешен көчәйтә, авыл хуҗалыгы продукциясенең, бигрәк тә кыяклы бөртеклеләрнең һәм күпчелек терлек азыгы культураларының сыйфатын яхшырта. Сәнәгать эшләп чыгарган минераль ашламалар белән беррәттән, составында үсемлекләр туклануы өчен азоттан башка элементлары да булган органик ашламалар (торф, тирес, компост), шулай ук яшел ашламалар (люпин, донник, сераделла һ.б.) азотлылар сыйфатында күптәннән кулланылып килә.Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2016 елның 4 март көнендә архивланган.

Җитештерү һәм куллану күләме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дөньяда иң күп бодай җитештерүчеләр (2012)
Урын Ил Күләм
(Тонналап)
  Урын Ил Күләм
(тонналап)
   1 Кытай байрагы Кытай Халык Җөмһүрияте    120.580.000    13 Казакъстан Казакъстан    13.306.601
   2 Һиндстан байрагы Һиндстан    94.880.000    14 Бөек Британия байрагы Бөекбритания    13.261.000
   3 АКШ байрагы АКШ    61.755.240    15 Аргентина байрагы Аргентина    *11.000.000
   4 Франция байрагы Франция    40.300.800    16 Мисыр байрагы Мисыр    *8.796.000
   5 Россия байрагы Россия Федерациясе    37.719.640    17 Польша байрагы Польша    *8.610.000
   6 Аустралия байрагы Австралия    29.905.009    18 Италия байрагы Италия    *7.430.000
   7 Канада байрагы Канада    27.012.900    19 Үзбәкстан байрагы Үзбәкстан    6.512.400
   8 Пакистан байрагы Пакистан Ислам Җөмһүрияте    23.517.000    20 Румыния байрагы Румыния    5.297.748
   9 Алмания байрагы Алмания    22.432.000    ...
   10 Төркия байрагы Төркия    20.100.000    48 Австрия байрагы Австрия    1.275.498
   11 Украина байрагы Украина    15.762.600    60 Швейцария байрагы Швейцария    516.687
   12 Иран байрагы Иран    *13.800.000     Барлык илләр буенча    674.884.372

* = Рәсми булмаган саннар

Иң күп бодай экспортлаучы илләр (2014, млрд $, дөнья бодай экспортының %-ы): АКШ – 8,0 (15%), Канада – 7,46 (14%), Россия – 7,04 (13%), Австралия – 5,75 (11%), Франция – 5,72 (11%), Украина – 3,31 (6.3%), Алмания – 3,19 (6%), Румыния – 1,96 (3,7%), Һиндстан – 1,25 (2,4%), Казакъстан – 1,08 (2,1%).

Иң күп бодай импортлаучы илләр (2014, млрд $, дөнья бодай импортының %-ы): Мисыр – 5,36 (10%), Әлҗәзаир – 2,3 (4,4%), Италия – 2,3 (4,3%), Индонезия – 2,09 (4%), Иран – 2,0 (3,8%), Ямән – 1,75 (3,3%), Япония – 1,72 (3,3%), Бразилия – 1,96 (2,9%), Нигерия – 1,46 (2,8%), Марокко, Төркия – икесе дә 1,42 (2,7%).[9]

Азык кыйммәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башак
Орлыклар

Йомшак бодай нигездә ипи пешерү комбинатларына җибәрелә торган он җитештерү өчен кулланыла. Ә каты сортлы бодай макарон эшләнмәләре өчен чимал булып санала.

Бодайның барлык йомшак сортлары да көчле, уртача көчле һәм көчсез төрләргә бүленә. Көчле бодай ул – тарткач югары сыйфатлы икмәк пешереп була торган бөртек. Андый бодайдан тарттырылган он үзенә күп микъдарда су сеңдерүгә сәләтле. Андый оннан изелгән камыр үзендә углекислый газны да яхшы саклый. Тагын иң шәп сыйфаты – ул сыгылмалы һәм яхшы сузыла. Мондый камырдан әвәләнгән күмәч күпереп, йомшак булып пешә.

Көчле бодайның башкаларыннан аермасы шунда, аны түбән сыйфатлы онга кушкач, ул тегесен яхшырту сәләтенә ия. Көчле бодайны яхшыртуны безнең илдә генә түгел, АКШ, Канада кебек илләрдә дә кулланалар.

Уртача көчле (кыйммәтле) бодайдан, көчлесен кушмасаң да, стандарт таләпләренә җавап бирә торган югары сыйфатлы икмәк пешереп була.

Ә көчсез бодайдан тарттырылган он икмәк пешерүгә бармый. Аңа көчлесен кушарга кирәк. Мондый он суны әз сеңдерә, ә камыр изгәндә һәм күперү процессында сыгылмалыгын, сузылу сыйфатын тиз югалта. Мондый икмәкнең күләме кечкенә, эче лычтык, ябышкак була, ягъни тиешле таләпләргә җавап бирми.

Йомшак бодай сортларыннан макарон яки токмач ясау өчен аңа йомырка, шикәр комы, башка өстәмәләр кушыла. Каты бодай оныннан ясау өчен су да җитә. Каты сортлы бодай оныннан пешерелгән макарон төргәгенә В билгесе куела. Аны пешергәндә суның төсе үзгәрми, үтә күренмәле саклана. А һәм Б хәрефләре күрсәтелгән макароннар да була. Алар бодайның йомшак төрләреннән әзерләнгән. Пешергәндә су болганчыклана, макарон изелә.

Бодай бөртегенең эндоспермасында җилемчә барлыкка китерүче глиадин һәм глутенин дигән аксымнар бар. Өстәлләребездәге бодай икмәгенең сыйфаты шушы аксымнарның микъдарына бәйле. Ул сортларына карап 11 проценттан 22 процент арасында тирбәлә. Аксым 11 проценттан түбән булса, икмәкнең сыйфаты начар булачак. Андый бодай терлекләр өчен азык итеп файдаланыла. Югары сыйфатлы оннан гына (җилемчә дәрәҗәсе нормага туры килгән) күпереп торган, күзәнәкле күмәч пешереп була.[10]

Бодай ярмасы туклыклылыгы ягыннан карабодай, солы һәм дөге боткаларыннан калыша. Аксым һәм углеводлар микъдары анда әлләни искитәрлек түгел. Аның каравы, бу ярмада йөрәк мускуллары өчен бик тә кирәкле калий тозлары күп. Шуңа күрә бодай ярмасы организмны энергия белән тәэмин итә. Бодайны иң элек юан кешеләргә һәм атеросклероздан интегүчеләргә тәкъдим итәргә була. Чөнки ул организмда май катламы утыруга комачаулый, йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясый. Бодай боткасының бавыр, кан системасы авыруларыннан, шулай ук эч катудан җәфаланучылар өчен файдасы зур. Ашкайнату органнары бигүк “төзек” булмаганнарга, аеруча гастрит белән “дуслашып” киткәннәргә аның белән тукланырга киңәш ителми.[11]

Бодай авырулары, паразитлары һәм корткычлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөртекле культураларны тишелеп чыкканда һәм башак өлгереп килгәндә зарарлый торган 15 төрле корткыч бар. Болар — кыяк чебеннәре, борчалар, кыяк бете, трипс һ.б. Язгы бодайны кыр кандаласы, ашлык коңгызы, бет, трипс кебек бөҗәкләргә каршы эшкәртү кирәк.

Устилягочалар семьялыгына (Ustilaginaceae) керүче устиляго ыругыннан (Ustilago) U. tritici — бодайда тузанлы кисәү авыруын барлыкка китерүче төр. Кисәү споралары чәчәк атучы сәламәт үсемлекнең җимешлек авызчыгына җил белән эләгә. Монда спора дүрт күзәнәкле базидия (фрагмобазидия) барлыкка китереп шыта. Базидиоспоралар формалашмый. Ә бер үк базидиянең яисә төрле базидиянең гаплоидлы күзәнәкләре парлап кушыла, нәтиҗәдә дикарион күзәнәк барлыкка килә. Дикарион күзәнәктән дикарион гөмбәлек үсеш ала. Ул серкә көпшәсе буенча — җимшәнгә, ә аннан соң орлыкбөрегә үтеп керә. Орлыкта гөмбәлек кышлый. Зарарланган орлыктан тышкы күренеше белән сәламәт үсемлеккә охшаш үсемлек үсә, ләкин авыру үсемлекнең тукымаларында күзәнәк аралары буенча гөмбәлек җепселләре тарала һәм күзәнәкләргә гаусторийлар үтеп керә. Гөмбәлек туклыклы матдәләр күп булган чәчәк төркемендә аеруча нык үсеш ала. Монда гөмбәлек кисәү спораларына таркала. Зарарланган башакның үзәк күчәре генә сакланып кала, аның башка өлешләре янган шикелле була һәм тузансыман кара масса белән каплана (кисәү споралары җыелмасы).[12]

Чыпчык көн саен 12-13 грамм бөртек ашый. Комак ашаган еллык ашлык хәтта 37 килограммга җитә. Ашлык, чәчә орлыгы, он, ярма һәм башка шундый продуктларны начар саклау аркасында дөнья аларныњ 10 процентка кадәрен югалта.

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бодайдан җитештерелгән продуктлар

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халиков Н.А. Хозяйство татар Поволжья и Урала (середина XIX - начало XX вв.). Казань, 1995; Зиганшин А.А. Современные технологии и программирование урожайности. Казань, 2001. Слагаемые эффективного агробизнеса: Обобщение опыта и рекомендации. Казань, 2005. Ч. 1.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Hoekstra A. Y., Mekonnen M. M. Table 3 // The green, blue and grey water footprint of crops and derived crop products // Hydrology and Earth System SciencesCopernicus Publications, 2011. — ISSN 1027-5606; 1607-7938doi:10.5194/HESS-15-1577-2011
  2. Җилемчә – бодай онының аксым өлеше, ул камырдан крахмалны су белән юдыртканнан соң кала торган сыгылмалы төердән гыйбарәт.
  3. Рифгать Әхмәтьянов. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. Казан:ТКН, 2001. 47нче бит.
  4. Jorge Dubcovsky and Jan Dvorak, «Genome Plasticity a Key Factor in the Success of Polyploid Wheat Under Domestication», Science 316 [Issue 5833], p. 1862, 29 June 2007
  5. 5,0 5,1 5,2 З. Хәмидуллин. Икмәк турында баллада Кызыл таң, 27.12.2013(үле сылтама)
  6. Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит400, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2013-05-20 
  7. ГОСТ 9353-90 “Пшеница. Требования при заготовках и поставках”, введен в действие с 1 июня 1997 года
  8. Башкорт энциклопедиясе. 2016 елның 5 март көнендә архивланган. (башк.)
  9. http://atlas.media.mit.edu/en/profile/hs92/1001/
  10. Ипиең тәмлеме? / Әңгәмәдәш Эльза ХАММАТОВА / – № 40 (11050), 2 октябрь, 2007, archived from the original on 2015-04-04, retrieved 2013-05-25 
  11. Ботканыћ кайсы файдалырак, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2013-05-24 
  12. Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Суүсемнәр, гөмбәләр һәм лишайниклар систематикасы битләр157-158, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2013-12-27