Бокс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бокс — контактлы спорт төре.

Аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен кайвакыт «инглиз боксы» термины да кулланыла, чөнки кайбер илләрдә боксның аерым төрләре дә гамәлдә. Мисвл өчен Франциядә — сават, Мьянмада — летхвей, Таиландта — муай-тай.

Бокс тарихы[үзгәртү]

Бокска охшаш көрәш төре Борынгы Мисыр һәм Миной чорында ясалган рәсемнәргә төшерелеп калдырылган. Йодрык сугышы буенча турнирлар Борынгы Грециядә үк узган. Йодрык белән сугышу буенча ярышлар безнең эрага кадәр 688 елда узган антик Олимпия уеннары программасына да кертелгән. Бүгенге бокс XVIII гасыр башында Англиядә барлыкка килгән, дип исәпләнелә.

Кагыйдәләр[үзгәртү]

Бу спорт көрәше спортчылар, махсус перчаткалар киеп, йодрыклар белән бер-берсенә сугудан гыйбарәт. 3-әр минутлык раундлардан торган ярышны рефери күзәтеп тора. Җиңүче бөтен раундлар тәмамлангач та, уенның теләсә кайсы мизгелендә дә тәмамланырга мөмкин. Әгәр дә спортчыларның берсе, билгеләнгән раундлар тәмамланганчы егылып, 10 секунд эчендә кире тора алмаса (нокаут) яисә, җәрәхәт алу сәбәпле, көрәшне дәвам иттерә алмаса (техник нокаут), аның көндәше җиңүче, дип билгеләнә, калган раундлар уйналмый. Ике боксчы да бөтен раундларны да ахыргача тәмамлап чыга алган очракта җиңүче хөкемдарлар билгеләре буенча игълан ителә. Кем күбрәк очко җыйган – шул җиңүче.

Татарстанда бокс[үзгәртү]

Татарстан боксының халыкара мәйданга чыгуы 30 ел элек Айрат Хаматов һәм Фоат Гатин чыгышлары белән бәйле. Бу боксчылар Советлар Берлегендә алдынгылар арасында була.

Чыганаклар[үзгәртү]