Борынгы Мисыр дине

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Шулай ук карагыз: Мисыр аллалары исемлеге

Гадәти ышану • Борынгы Мисыр
Борынгы Мисыр
дине
Теге дөнья корабында Хунефер исемле кятибнең йөрәген үлчәү. «Үлгәннәр китабы». Б.ч.к. XIV гасыр Каһин Ра-Атум-Харахути алласына хушбуйлар тапшыра. XX династия. Б.ч.к. якынча 900 ел. Лувр музее.
Осирис, Анубис һәм Хор исемле аллалар. Фиргавен Хоремхеб каберлегенең бизәлешендәге деталь. Б.ч.к. XIII гасыр. Ра алланың (үзәктә) баркасы җир асты дөньясыннан (Дуат) үтә. Рамсес I каберлеге. Б.ч.к. XIII гасыр
Тип политеизм
Үзенчәлекләр хайваннарны иләһиләштерү
зур үсешкә ирешкән мәет күмү йоласы
Мифлар циклы дөньяны яралту
кешеләрне гөнаһлары өчен җәзалау
Ра алланың Апоп белән көрәше
Осирисның үлеме һәм яңадан терелүе
Чор Б.ч.к. якынча 6-4 мең ел
б.ч. 1 меңъеллыгының уртасы
Таралыш Борынгы Мисыр, Синай, өлешчә
Борынгы Либия, Нубия, Фәләстыйн
Commons-logo.svg Борынгы Мисыр дине Викиҗыентыкта

Борынгы Мисыр дине, яки Борынгы мисыр динеБорынгы Мисырда династияләргә кадәрге чордан алып христианлык кабул иткәнче кулланылышта булган дини ышанулар һәм йолалар системасы. Үзенең күп меңъеллыкларга сузылган тарихында борынгы мисыр дине төрле үсеш этапларын үтә: Борынгы, Урта һәм Яңа патшалык вакытыннан алып соңгы дәүләт һәм грек-рим чорларында яши.

Борынгы Мисырда гомуми бер дингә охшаш форма белән бергә, билгеле бер иләһләргә багышланган күпсанлы җирле культлар да яшәп килгән. Аларның күпчелеге генотеистик булган (ягъни бер үк вакытта башка иләһләрне танып, аерым бер иләһкә аеруча көчле итеп табынганнар), шуңа күрә мисырлыларның дине политеистик дип санала[1]. Шулай ук кыска гына вакыт эчендә атонизм культы яшәп ала, аны монотеистик дип карарга мөмкин.

Кайбер египтология белгечләре фикеренчә, Борынгы Мисырда баштан ук монотеистик тенденцияләр булган[2][3]. Мисыр динен алыштырган христианлык исә аны мәҗүсилекнең бер формасы дип сыйфатлый. Кеметизм тарафдарлары да аны шушы истилах[4] белән атый.


Беренче ышанулар[үзгәртү]

Иң борынгы фетишлар:
Имиут (Анубис) фетишы
Имиут
Җед (Осирис) баганасы
Җед баганасы

Нил үзәнлегенең борынгы кабиләләре, башка борынгы мәдәният вәкилләре кебек үк, үзләре аңлый алмаган барча предметларда һәм табигать күренешләрендә кодрәтле һәм яшерен көчләрнең чагылышын күргәннәр. Алар өчен әүвәлге диннең гадәти формасы фетишизм һәм тотемизм була, ләкин халыкның күчмәлектән утрак яшәү рәвешенә күчкән вакытта бу формалар бераз үзгәреш кичерә. Иң билгеле борынгы Мисыр фетишлары – Имиут, Бен-Бен ташы, Иуну баганасы, Җед баганасы; шулай ук, борынгы фетишлардан гомуммисыр дини символлары башлангыч ала, болар: Анх, Уадҗет, Уас.

Әүвәлге мисырлыларның дини ышануларына һәм, гомумән, тормышларына Нил елгасы җитди йогынты ясаган. Аның ел саен була торган ташуы елга буйларына уңдырышлы туфрак китереп салган, бу исә яхшы уңыш җыярга мөмкинлек тудырган (мәрхәмәтле көчләрнең гәүдәләнеше), ә кайвакыт елга бәхетсезлекләр дә китергән – мәсәлән, су басу (бу исә кешегә һәлакәт китерүче көчләрнең гәүдәләнеше). Елга ташуының периодик рәвештә кабатлануы һәм йолдызлы күк артыннан күзәтү җитәрлек дәрәҗәдә төгәл тәкъвим (календарь) төзергә мөмкинлек биргән, аның ярдәмендә мисырлылар астрономия нигезләре белән таныша, бу исә аларның ышануларында чагылыш таба. Мисырлыларның барлыкка килгән беренче тораклык-шәһәрләрендә гадәттә матди фетиш формасында, ләкин ешрак хайван – тотем рәвешендә үз иләһләре була.

Хайван культы[үзгәртү]

Династияләр Мисырында хайваннарны илаһилаштыру күренеше гасырлар дәвамында яши, ул тарихка кадәр чордагы тотемизмнан башлана һәм тотемизм идеясе белән бик якын элемтәне саклый. Номнар һәм шәһәрләр бик еш очракта үзләренең илаһ-хайваннары белән бәйле була, бу исә аларның исемнәрендә чагылыш таба (Борынгы Мисыр номнары исемлеген кара), шулай ук мисыр язуының күп кенә иероглифлары җәнлек, кош, сөйрәлүчеләр, балык һәм бөҗәкләрнең символлары рәвешендә була. Бу иероглифлар – илаһларны белдерүче идеограммалар:

Идеограмма
G39
E15
G14
I3
E21
G26
I10
E34
G5
Хайваннар үрдәк этләр гриф крокодил «Сет җәнлеге» ибис кобра куян лачын
Илаһлар Геб Инпу Мут Себек Сетх Тот Уадҗит Унут Хор

Үгезләр һәм сыерлар[үзгәртү]

Сыер кыяфәтендәге күк-алиһә: Үгез-илаһлар:
Сыер кыяфәтендәге Нут алиһәсе. Уоллис Баджның «Мисыр аллалары» китабыннан рәсем, 1 том, як. 1904 ел
Нут
Мер-Ур (Мневис) исемле үгез-иләһ, антропоморфик кыяфәттз. Бронзадан фигура.
Мер-Ур
Хеп (Апис) исемле үгез-иләһ, антропоморфик кыяфәттә. Мемфис, эллиннар чоры (Б.ч.к. III-II гасырлар)
Хеп

Мөгезле эре терлек, иркенлек, муллык һәм уңдырышлылык символы буларак, аеруча илаһилаштырылган. Терлек культы әкренләп тотемистик ышанулардан антропоморфик аллаларга әверелеш кичерә. Бу аллалар белән үгезнең (сыерның) һәм аңа тиңдәш мифологик алла образы арасында күптөрле бәйләнешләр булган: 1) тулы тиңдәшлек; 2) сыер (үгез) илаһның җирдәге чагылышы; 3) илаһның бер атрибуты. Сыер һәм үгезләргә табынучы төп төбәк – мисырлылар терлекчелек белән күбрәк шөгыльләнгән Түбән Мисыр. Культның төп үзәге Түбән Мисырның Инбу-хеҗ (Мемфис)[5], Иуну (Гелиополь)[6] шәһәрләрендә, шулай ук Югары Мисырдагы Иуни (Гетмонтис)[7].

Гиппопотам[үзгәртү]

  • кайбер мифларда Раның дошманнары, Сетның хезмәтчеләре, гиппопотам кыяфәтендә булган

Елан[үзгәртү]

Амаунет (Амонет) – Мисыр мифологиясендә Амон алланың хатын-кыз формасы (соңрак Амонның пары сыйфатында Мут алиһәсенә алыштырыла). Амаунет елан башлы яки елан рәвешендә сурәтләнгән. Җир астында Ра алланы караңгылык алласы Апоп көтеп тора. Аны мисырлылар елан кыяфәтендә күзаллаган.

Крокодил[үзгәртү]

Борынгы Мисырның төрле өлкәләрендә илаһилаштырылган крокодилларга табыну күзәтелгән. Табыну өчен аерым, «өлкән» җәнлекләр сайлап алынган. Аларга, җирле илаһларга, аерым зур хөрмәт белән караганнар, догалар кылганнар, яши торган гыйбадәтханәләрендә корбан чалганнар.

Югары Мисырда әлеге культның төп үзәкләре – I ном: Ком-Омбо (Небут) шәһәре, IV ном: Уасет шәһәре (Фивалар), XXI ном: Шена-хен шәһәре (Крокодилополь).

  • антропоморф аллалар культы урнашу белән, аларның кайберләре крокодилның зооморф сыйфатларын саклап калдырган. Крокодил бу аллаларның – Себек, Себектетның – җирдәге чагылышы дип саналган;
  • Амимит исемле хәшәрәттә крокодилның зооморфик билгеләре булган;
  • кайбер мифларда Раның дошманнары – Сетның хезмәтчеләре – крокодил рәвешендә сурәтләнә.

Арыслан[үзгәртү]

Мәчесыманнар Мисыр мифологиясендә бик күп иләһләргә якын торган. Ана арысланнарны Сехмет, Тефнут, Мафдет һәм нубияле Шесемтет исемле алиһәләр белән бәйләп караганнар. Аларга табыну билгеле бер җирлектә генә таралган. Ата арысланнар исә алларның һәм фиргавеннең кодрәтен һәм хакимиятен символлаштырган. Күп кенә аллаларны, шул исәптән, Амонны, сфинкс кыяфәтендә сурәтләгәннәр, ә кайберләре – турыдан-туры арыслан рәвешендә чыгыш ясаган (мәсәлән, ике башлы Акер исемле арыслан – офык сызыгының сакчысы, кичнең һәм киләсе көннең алласы). Басет, мәче башлы алиһә, баштагы чорда саклаучы, сугышчан арысланбикә дип саналган. Соңрак аның образы үзгәреш кичерә: ул йортка ияләштерелгән песиләр белән тиңдәшләштерелә.

Арыслан образы белән Ра, Гор һәм башкалар бәйле булган. Борынгы Мисырда арыслан бер-берсенә каршы куелган ике образ – Кичә һәм Бүгеннең эмблемасы булган.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Assmann (2001), p. 11
  2. Simson Najovits. Egypt, trunk of the tree. — Algora Publishing, 2004. — Т. II. — бит 368. — 88—100 с. — ISBN 0875862578 (ингл.)
  3. Гордон А., Зубов А. Б., Кормышева Э. Е. Боги Древнего Египта // Диалоги с Александром Гордоном. Август 2003. Стенограмма. {{{башлык}}} {{{нәшрият}}}.(рус.)
  4. термин
  5. Түбән Мисырның I номы
  6. Түбән Мисырның XIII номы
  7. Югары Мисырның IV номы.

Әдәбият[үзгәртү]

  • Коростовцев М. А. Борынгы Мисырның дине = Религия древнего Египта. — М.: «Наука» нәшриятының көнчыгыш әдәбияты буенча баш мөхәррияте, 1976.
  • Рак И. В. «Мисыр мифологиясе» = «Древнеегипетская мифология». — СПб.: «„Нева“ журналы», Җәйге бакча, 2000. — 3000 экз.
  • Швец Н.Н. «Мисыр мифологиясе сүзлеге» = «Словарь Египетской мифологии». — М.: «Центрполиграф» ЯАҖ, 2008. — бит 251. — ISBN 978-5-95244-3466-0
  • Дөнья халыклары мифлары. 2 томлык энциклопедия = Мифы народов мира. Энциклопедия в 2-х т. / Баш мөх. С. А. Токарев. Авт. коллективы: А. Ф. Лосев, Е. М. Мелетинский, Б. Л. Рифтин, В. Н. Топоров һ.б.. — М.: «Совет энциклопедиясе», 1991-92. — бит Т.1 671 с.; Т.2 719. — ISBN 5-85270-016-9 (1 т.); 5-85270-069-Х; 5-86018-014-4 (1 т.); 5-85270-072-Х (2 т.); 5-86018-015-2 (2 т.);

Сылтамалар[үзгәртү]

Commons-logo.svg
Викиҗыентыкта әлеге темага бәйле медиа бар: