Бронзаклар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бронзаклар latin yazuında])

Бронзакла́р (Cetoniinae, бакыр коңгызлар) - пластинкамыеклылар гаиләлегендәге коңгызлар ассемьялыгы. Дөнья фаунасында 2600 дән артык төре исәпләнә, Татарстанда 5 төре бар.

Төсе ачык, металлсыман. Канат өслекләренең яны уелган, очкан вакытта канатлары шуның эчендә була. Коңгызлары чәчәкләр, агачтан агып чыккан сыекча белән тукланалар, яшь яфраклар һәм җимешләрне кимерәләр. Кортлары «С» сыман, аякларында тырнаклары юк, аркаларында хәрәкәтләнергә сәләтле, черек үзагачта, агач куышларында, туфракта, коелган яфрак түшәлмәсендә, кырмыска ояларында үсә. Татарстанда алтынсыман бронзак (Cetonia aurata) еш очрый. Зурлыгы 15-20 мм. Төсе яшелдән җирән кызылга, зәңгәргә яки карага үзгәрүчән, канат өсләрендә аркылы ак таплары бар.

Йөнтәс бронзак (Epicometis hima), бакыр бронзак (Potosia metallica), сасы бронзак (Oxythyrea funesta), яшел бронзак (P. aeruginosa), төрләре очрый. Соңгы 2 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]