Булат Солтанбәков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Булат Солтанбәков latin yazuında])
Булат Солтанбәков
Туган телдә исем Булат Фәйзрахман улы Солтанбәков
Туган 18 ноябрь 1928(1928-11-18)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Үлгән 20 гыйнвар 2021(2021-01-20) (92 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Гвардия урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре тарихчы
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Булат Фәйзрахман улы Солтанбәков (18.11.1928 — 20.01.2021) — күренекле татар галиме, тарихчы, Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1987), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1995). Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе иясе.

Ул 1928 елның 18 ноябрендә Казан шәһәрендә дөньяга килә. Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап, тарих фәннәре кандидаты исемен ала, профессор дәрәҗәсенә ирешә. 1947 елдан гади урта мәктәптә укытучы булып эшли, 19541961 елда Татар обкомында мәктәп һәм фән оешмаларының инструкторы, 19611981 елда Казан дәүләт педагогика институтында проректор, доцент вазифаларын башкара. 19811989 елларда Казан консерваториясендә җитәкче, 1989—1991 елларда Казан дәүләт университетында доцент, 19911993 елларда – ИПКРОда кафедра җитәкчесе.

2021 елның 20 гыйнварында 92 яшендә Казанда вафат[2] .

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: 1984.
  2. Тарихчы Булат Солтанбәков вафат. Татар-информ, 20.01.2021

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]