Булат Янтимеров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Булат Янтимеров latin yazuında])
Булат Янтимеров
Файл:Янтимеров.jpg
Туу датасы 1915 ел(1915)
Туу урыны Тубыл губернасы
Үлем датасы 26 июнь 1944(1944-06-26)
Үлем урыны Витебск өлкәсе
Иялек мотоукчылар гаскәре
Гаскәр төре кавалерия
Дәрәҗә Калып:ССРБ, капитан
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы Ленин ордены Кызыл Йолдыз ордены
[[commons:Category: Bulat Yantimirov Викиҗыентыкта|Булат Янтимеров]] Викиҗыентыкта

Булат Янбулат улы Янтимеров – Советлар Союзы Герое, капитан.

Исәт районының бердәнбер татар Йегәнле (Югары Ингал) авылында 1915 нче елда игенче гаиләсендә туган. Милләте — татар. Төмән татар педагогия училищесын тәмамлаган, укытучы булып эшләгән.

1937 нче елда Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре сафларына алына. 1939—1940 еллардагы совет-фин сугышында катнашкан. 1941 елда Төмән хәрби пехота училищесын тәмамлаган.

Бөек Ватан сугышы фронтына 1942 елның мартында киткән. 1943 елдан КПСС әгъзасы. 1нче Балтыйк буе фронты составындагы 43нче армиягә кергән 306нчы укчы дивизиянең 938нче укчы полкында батальон командиры урынбасары капитан Янтимеров 1944 елның 24 июнендә Шарипино авылы (Витебск өлкәсенең Бешенковичи районы) янында батальонның Көнбатыш Двина елгасын кичүен оста оештыр¬ган. Яуланган плацдармда батальон дошман¬ның берничә контрһөҗүмен кире кайтарган һәм үзе дә һөҗүмгә күчкән. Шул сугышларда 1944 нче елның 26 нчы июнендә һәлак була Булат Янтимиров. Бешенковичи районының Санники авылында җирләнгән.

Үлгәннән соң Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнгән. Исәт районының Йегәнле тулы булмаган урта мәктәбе Советлар Союзы Герое Булат Янтимиров исемен йөртә. Геройның исеме район үзәгендәге урамга бирелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]