Буркина Фасо

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Буркина Фасо
Burkina Faso
Flag of Burkina Faso.svg Буркина Фасо Илтамгасы
Буркина Фасо байрагы Буркина Фасо Илтамгасы

Координатлар: 12°16′00″ т. к. 2°04′00″ кб. о. / 12.26667° т. к. 2.06667° кб. о. / 12.26667; -2.06667 (G) (O)

Burkina Faso (orthographic projection).svg
Шигарь: «фр. Unité, Progrès, Justice»
Буркина Фасо милли гимны (тыңларга )
Бәйсезлек көне 1960 елның 5 августы (Франциядән)
Рәсми тел француз
Башкала Уагадугу
Зур шәһәрләр Уагадугу
Президент
Премьер-министр
Блэз Компаоре
Терциус Зонго
Мәйдан
• Барлыгы
• % су өслеге
Дөнья буенча 74 урында
273 187 км²
0,1%
Интернет-домен .bf
Телефон коды +226
Сәгать поясы +0

Буркина́ Фасо́ (фр. Burkina Faso [byʁkiˈna faˈso]; 1984 елның августына кадәр — Югары Вольта) — Көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт. Төньякта Мали, көнчыгышта Нигер, көньяк-көнчыгышта Бенин, көньякта Того һәм Гана, көньяк-көнбатышта Кот-д'Ивуар белән чиктәш. Диңгезгә чыгышы юк.

Ил исеме «намуслы кешеләр ватаны» дип тәрҗемә ителә. Башка тәрҗемә версиясе — «лаеклы кешеләр иле».

Дәүләт мәйданы — 274,2 мең км², халык саны — 15,75 млн кеше (2009). Башкаласы — Уагадугу шәһәре.

Административ-территориаль бүленеш[үзгәртү]

Буркина Фасо өлкәләре

Буркина Фасо 13 өлкәгә, 45 провинциягә, 301 департаментка бүленә.

Өлкә Французча Үзәк Провинцияләр саны Мәйдан (км²) Халык саны (2002), кеше
Букле-ду-Мухун Boucle du Mouhoun Дедугу 6 34 153 1 353 607
Каскадлар Cascades Банфора 2 18 406 386 192
Үзәк өлкә Centre Уагадугу 1 2 805 1 211 380
Көнчыгыш-Үзәк өлкә Centre-Est Тенкодого 3 11 811 1 099 515
Төньяк-Үзәк өлкә Centre-Nord Кая 3 19 829 1 058 305
Көнбатыш-Үзәк өлкә Centre-Ouest Кудугу 4 21 537 1 046 088
Көньяк-Үзәк өлкә Centre-Sud Манга 3 11 321 619 489
Көнчыгыш өлкә Est Фада-Нгурма 5 46 256 1 072 793
Югары Бассейннар Hauts-Bassins Бобо-Диуласо 3 25 344 1 232 891
Төньяк өлкә Nord Уахигуя 4 16 207 1 002 526
Үзәк Плато Plateau-Central Зиниаре 3 8 544 656 779
Сахәл Sahel Дори 4 35 350 837 420
Көньяк-көнбатыш өлкә Sud-Ouest Гава 4 16 202 509 994