Бурунди

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Бурунди
Republika y'u Burundi
République du Burundi
Flag of Burundi.svg Илтамгасы
байрагы Илтамгасы

Әлеге объектның координаталары: 3°40′00″к.к. 29°49′00″кч.о. / (G)

LocationBurundi.svg
Шигарь: «Unité, Travail, Progrès
Ubumwe, Ibikorwa, Iterambere
(Бердәмлек, хезмәт, тәрәкыять)»
милли гимны
Бәйсезлек көне 1962 елның 1 июле (Бельгиядән)
Рәсми телләр рунди, француз
Башкала Бужумбура
Зур шәһәрләр Бужумбура, Гитега
Идарә итү формасы Республика
Президент Пьер Нкурунзиза
Мәйдан
• Барлыгы
• % су өслеге
Дөнья буенча 145 урында
27 830 км²
7,8%
Халык
• Тикшерү (2009)
Тыгызлыгы

8 988 091 кеше (89-нч.)
323 кеше/км²
Акча берәмлеге Бурунди франкы
Интернет-домен .bi
Телефон коды +257
Сәгать поясы +2

Буру́нди (Калып:Lang-rn һәм фр. Burundi), Буру́нди Җөмһүрияте (Калып:Lang-rn, фр. République du Burundi) — Үзәк Африкада урнашкан зур булмаган дәүләт, дөньяның иң фәкыйрь илләренең берсе. Төньякта Руанда, көнбатышта Конго Демократик Җөмһүрияте, көнчыгышта һәм көньяк-көнчыгышта Танзания белән чиктәш. Диңгезгә чыгышы юк. Көньяк-көнбатышта Танганьика күле белән чиктәш.

Дәүләтнең бәйсезлеге 1962 елның 1 июлендә игълан ителде. Бәйсезлек көненнән соң илдә күп конфликтлар, граждан сугышы була. Соңгы елларда халыкара көчләрнең илдә булу сәбәпле дәүләттә чагыштырмача тынычлык хасил итә.

Илнең мәйданы 27 830 км² тәшкил итә. Чикләр озынлыгы — 974 км. Климат күбесенчә тропик. Уртача температура 20 °C.

Административ яктан дәүләт 17 провинциягә бүленә. Алар, үз чиратында, 117 коммунага бүленә.

Халык саны — 8 856 000 кеше. 80,9 % — хуту милләтеннән, 15,6 % — тутси, 1,6 % — лингала, 1,0 % — пигмейлар. Халык саны — 323,4 кеше/км². Шәһәрләрдә халыкның 10,0 %-ы яши.

Сылтамалар[үзгәртү]