Бюффон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бюффон latin yazuında])
Жорж-Луи Леклерк де Бюффон
Туган телдә исем фр. Georges-Louis Leclerc Comte de Buffon
Туган 7 сентябрь 1707(1707-09-07)
Монбар, Бургундия
Үлгән 16 апрель 1788(1788-04-16) (80 яшь)
Париж
Яшәгән урын Франция
Милләт францияле
Ватандашлыгы Франция
Әлма-матер Университет Анже[d], Бургундия үнивирситите[d] һәм Collège des Godrans[d]
Һөнәре табигатьне өйрәнүче
Җефет Marie-Françoise de Saint-Belin-Malain[d]

 Жорж-Луи Леклерк де Бюффон Викиҗыентыкта

Жорж-Луи Леклерк, граф де Бюффон (фр. Georges-Louis Leclerc, Comte de Buffon) 1707 елның 7 сентябрь, Бургундия1788 елның 16 апреле, Париж) — XVIII гасыр француз натуралисты, биолог, математик, табигатьне өйрәнүче һәм язучы. Үсемлекләр һәм хайваннар дөньяларының бергәлеге турында фикерен әйтә.

Бюффон килгән нәтиҗәләр иляһи кылуга төп теоретик сылтаманы – табигатьнең абсолют үзгәрмәүчәнлеге турындагы күзаллауны юкка чыгара. Бер мәртәбә ниндидер аңлашылмый торган көч тарафыннан кузгатып җибәрелгән планеталар һәм юлдаш-спутниклар аларга язган эллипслар буенча мәңге, яки ахырзаманга кадәр әйләнеп йөрергә тиеш. Җир шарының биш кыйтгасы һәрчак яшәеш иткән, алардагы таулар, үзән һәм елгалар, үсемлек һәм җәнлекләре әлмисактан һич үзгәрешсез безнең заманга кадәр килеп җиткән.

“Табигый тарих” битләрендә Бюффон табигатьнең трансформистик картинасын күрсәтә. Аның игътибар үзәгендә күбрәк биология булса да, иң тирән һәм эзлекле фикерләрне ул космология һәм геологиягә карата әйтә. “Җир шарының тарихы һәм теориясе” (1 том) яңа космогоник теорияне тасвирлый. Җир шары, башка планеталар Кояшка бәрелеп киткән ниндидер комета йолкып алган матдәнең суыну процессында килеп чыгуын исбатлый. Теоретик биология өлкәсендә Бюффон карашлары Карл Линнейның – үсемлек һәм җәнлекләрнең фәнни систематикасына нигез салучының, фиксизмына[1] каршы трансформистик[2] альтернатива булып тора. Җир шарының пәйда булу вакытын билгеләгәндә, Бюффон Инҗилдә аңар бүлеп бирелгән 7000 елдан аз гына артык вакытын көлке дәрәҗәдә кечкенә сан итеп саный һәм, үз ягыннан, 75000 ел санын тәкъдим итә. XVIII гасыр кешеләрен таң калдырган бу санның түбәндәге өстенлеге була: ул фәнгә геологик вакыт төшенчәсен кертә һәм чынбарлыкка якынрак килә торган эзләнүләргә этәргеч биргән. Бюффон эзләре буйлап баручы Дидро өчен Бюффон ясаган күзәтүләр яңа төр җәнлекләрнең һәм яңа “дөнья”ларның барлыкка килү вакытын исәпләгәндә миллион еллар белән эш итәргә җитә торган фәнни нигез булып торган.

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Histoire naturelle générale et particulière, "Табигый тарих" (күптомлык)

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Д. Дидро — Сочинения в 2-х томах (Сер. Философское наследие) Год: 1986, 1991.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Фиксизм – үзгәрмәүчәнлек карашы
  2. трансформизм – үзгәреп тору